Урманчы вазифасына – 190 яшь

2016 елның 23 сентябре, җомга

XVII гасыр азагында,  Воронеж верфендә 1685 елда хәрби-диңгез флоты төзелә башлагач, Россия дәүләте урманнарын таныту, урманнан файдалануны регламентлау, урман законнарын язу зарурлыгы килеп туа.

Инде 1702 елда Бөек Петр елга ярлары буйлап урманнан файдалануга карата дәүләт тарафыннан җитди җайга салуны кертә, тыюлыклы урманнарны таныту боерыгын бирә. Кораб агачлыкларын яклау өчен урман сагы һәм махсус дәүләт вальдмейстерлар хезмәте булдырыла.

1723 елда Петр I тарафыннан “Инструкция обер-вальдмейстеру” – урман турында элек бастырылган күпчелек указларны берләштрүче һәм тәгаенләүче һәм урманнан даими һәм арыктырмыйча файдалану принцибына нигез салган документ имзалана.

Патша Павел  I заманында Урман департаменты төзелә, анда бөтен түрәләрне, форстмейстерларны һәм вальдмейстерларны билгелиләр. Шул рәвешле 1798 елда урманнар белән идарә итү вазифасы махсус вәкаләт бирелгән дәүләт органына йөкләнә.

1986 елның 19 июнендә патша Николай I тарафыннан “Положение о новом устройстве лесной части” раслана, ул губерналарны округларга, урманчылыкларга, урман кишәрлекләренә һәм дистанцияләргә бүлүне күздә тота. Россия территориясендә хәзерге мәгънәсендә урман хуҗалыгы барлыкка килә. Патша тарафыннан күрсәтелгән “Нигезләмәләр” эчетәлеге буенча урманчылыкка карата “форштмейстер” куллануга китерә.

1839 елда “губерна урман идарәсенең һәм белем бирү буенча урман биналарының барлык түрәләре, ягъни даими урман сагы” “Урманчылар корпусы” исемендәге бер составка берләштерелә.

1843 елның 18 гыйнварында 1811 елда Финанс министрлыгы составында үзенең “аерым яшәвен” туктаткан Урман департаменты 1837 елда булдырылган Дәүләт милекләре министрлыгы составында гамәлгә куела. Урман департаментын директор – Урманчылар корпусы генералы җитәкли.

Урманчылар корпусының 80 еллык тарихында урманнар белән идарә итүнең һәм аларны саклауны оештыруның төз системасы төзелә. Урманчылар әлеге системаның нигезен тәшкил итәләр.

1918 елның 27 маенда “Урманнар турында” ЮСКҮ декреты кабул ителә, 1923 елның 1 августында РСФСР Урман кодексы гамәлгә керә. 1939 елның  26 августында СССР Дәүләт урман сагы турында нигезләмә раслана. Документ әлеге хезмәтнең төп бурычларын билгели: “СССР урман байлыкларын саклау һәм алга таба үстерү өчен көрәшү; урман янгыннары, урман караклыклары һәм урманнарны юк итү очраклары белән көрәшү; аларга карата кисәтү чараларын үткәрү; урманнардан файдалану кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү; зарарлы бөҗәкләрнең һәм урман чирләренең таралуына карата кисәтү чараларын үткәрү”.

1947 елның апрелендә Дәүләт урман сагы базасында берләшмәле-республикалы Урман хуҗалыгы министрлыгы төзелә. Урман ведомствосы мөстәкыйльлек ала. СССР Урман хуҗалыгының эше барлык фонд тотучылардан урман фондын кабул итүдән башлана.

Җирдәге урман сагын көчәйтү таләп ителә. Дәүләт урман сагы хезмәте каршысында урманчыларның һәм сакчыларның санын 149 мең кешегә кадәр җиткерү бурычы куела. Аларны кисү коралы белән коралландыру кирәк була, авыл хуҗалыгы буенча салым ташламасы һәм эшләгән еллар өчен өстәмә түләүләрне билгеләү, махсус исемнәр кертү, кием рәвешен билгеләү таләп ителә. Ләкин 1953 елның март ае уртасында СССР бетерелә, ә урман хуҗалыгы системасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырыла.

1965 ел азагында, СССР МС Дәүләт урман хуҗалыгы комитеты төзелгәч, ә РСФСР Дәүләт урман хуҗалыгы РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелгәч, урман хуҗалыгы үзенең бәйсез идарәсенә кайта.

1966 елның 21-23 июлендә  Свердлауда вәкиллекле Россиякүләм урманчылар киңәшмәсе була. Аның эшендә барлык өлкәләрнең идарәләреннән һәм РСФСР автомонияле республикалары урман хуҗалыгы министрлыкларыннан 1110 делегат, шул исәптән 670 урманчы катнаша. 1966 елгы Россиякүләм урманчылар киңәшмәсе карап тикшерелгән мәсьәләләрнең күләме, тирәнлеге һәм әһәмияте, урман тармагындагы барлык өлкәләрне колачлап алу даирәсе буенча аның алдагы дистә елларга үсеш алуына көчле  импульс бирә. Нәкъ менә шул елны урман тармагы үзенең һөнәри бәйрәменә – Урман хезмәткәрләре көненә лаек була.

2016 ел башына булган мәгълүматларга караганда, урманнар ил территориясенең 46,4%ын биләп торалар. Хәзерге вакытта Россиянең урман хуҗалыгында 1779 урманчы һәм 3580 кишәрлек урманчысы хезмәт куя, алар Россия фондының 1146,8 миллион га җире белән эш итә. Уртача, һәр урманчыга 200 меңнән артык гектар урман фонды туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International