ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенә әйдәп баручы консультант вазыйфасын биләүгә конкурс булып узды.


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 10 аенда төп урман хасил итүче токымнарның орлыкларын әзерләү күләме 2494 кг тәшкил итте, шуның 1184 кг – ылыслы токым (шул исәптән 605 кг – гади нарат, 285 кг – Европа чыршысы,291 кг – Себер карагае орлыгы) һәм 1310 кг – яфраклы токым (шул исәптән 650 кг – сабаклы имән һәм 550 кг – иенке каен). Хәзерге вакытта ылыслы токым орлыкларын әзерләү буенча “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ, “Алабуга урман хуҗалыгы” ДБУ, “Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы” ДБУ, “Мамадыш урман хуҗалыгы” ДБУ, “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ һәм “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ лидер булып тора.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Ведомствога буйсынучы учреждениеләрдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча чараларны гамәлгә ашыру, урманнарны яклау буенча чаралар үткәрелергә тиешле урман кишәрлекләре реестрын һәм хисап белешмәләрен алып бару” темасына киңәшмә булып узды. Утырышта Министрлык Аппараты белгечләре, Урманны яклау үзәге вәкилләре, җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы инженерлары катнашты. Киңәшмә барышында юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан хокук бозылуларны кисәтү төрләре һәм чаралары, зарури таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару чаралары каралды.

“Урман ташу” ведомствоара оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды. Бу операцияне ел азагына кадәр озайту һәм хокук саклау органнары белән бергәләшеп уздырыла торган рейдларның санын арттыру турында карар кабул ителде. Кисү материалларын транспортлауга аеруча зур игътибар юнәлтелде: законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алырга кирәклегенә басым ясалды. Шулай ук законнарга кертелгән, санитар-савыктыру чараларын уздыруга һәм халыкка шәхси ихтыяҗлары өчен агач җибәрүгә бәйле яңа үзгәрешләр дә каралды. Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзегәндә еш очрый торган кисәтүләр билгеләп үтелде.

“Рослесозащита” ФДБУ филиалы “Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге” белән хезмәттәшлек итү турында гамәлдә булган килешү кысаларында филиал хезмәткәрләре һәм филиал җитәкчесе чыгыш ясады. Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү темасына зур игътибар бирелде. Асылда урман культураларын утырту, урман культураларын урман белән капланган җирләргә күчереп утырту, агротехник яктан тәрбияләү һәм туфрак әзерләү, шулай ук урманчылыкларда документларны һәм хисапларны рәсмиләштерү буенча эшләр хакында сөйләштеләр.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017-2018 елгы Яңа ел алды сезонында урман утыртмаларын (Яңа ел чыршыларын, наратларын, ылыслы ботакларны) алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион уздыру турында игълан итә. Аукцион 2017 елның 2 ноябрендә 12.00 сәгатьтә 420124, Казан ш., Ямашев проспекты, 37А й., 4 кат. 416, 420 каб. адресы буенча уздырыла. Телефон: (843) 221-37-42(43). Аукционга 31 лот куелган (барлык урманчылыклар буенча).

Хәбәр язуы һәм аукцион документлары Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтына (www.torgi.gov.ru) урнаштырылган. Анда түбәндәге мәгълүматлар бар: аукционны оештыручы турында; аукцион предметы, шул исәптән урман утыртмаларының урнашу урыны турында, урман кишәрлекләренең мәйданы һәм чикләре турында, әзерләнергә тиешле урман ресурсларының күләме турында, урман кишәрлекләре белән эш итүгә комачаулыклар турында, урманнардан файдалануның чикләнүе турында, урман кишәрлекләренең кадастр номерлары турында, урманнардан файдалану төрләре һәм урман хуҗалыгы регламенты билгеләп куйган параметрлары турында; аукционда катнашуга гаризалар бирү урыны, бирү срогының башлану һәм тәмамлану көннәре һәм аукционны уздыру көне турында; аукцион предметының башлангыч бәясе (әзерләнүче агач материалының башлангыч бәясе) турында; аукцион нәтиҗәләре буенча урман утыртмаларын алу-сату килешүе төзелергә тиешле срок турында; урман утыртмаларының урнашу урыны турында мәгълүматлар; аукцион предметының башлангыч бәясен күтәрү зурлыгы (“аукцион адымы”) турында мәгълүматлар; аукционда катнашуга гариза формасы, аны бирү тәртибе һәм сроклары турында мәгълүматлар; задаток күләме, аны кертү срогы һәм тәртибе турында мәгълүматлар, задаток күчерү өчен счет реквизитлары; урман утыртмаларын алу-сату килешүе проекты.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов “Чиста Татарстан” программасының туры эфирында чыгыш ясады. Сүз Экология елы кысасында урман үстерүчеләр тарафыннан уздырылган чаралар турында, табигатьне саклау акцияләренең әһәмияте турында, халыкны экологик яктан агарту һәм мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге турында барды.

Гражданнарны экологик агарту урман үстерүчеләр миссияләренең берсе булып тора. Ел саен Министрлык һәм Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең белгечләре республика мәктәпләрендә Урман дәресләре уздыра. Анда балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйлиләр. Быел республиканың һәр районында мәгариф учреждениеләрендә меңнән артык шундый дәрес уздырылды. Экологик агарту кысасында министрлык “Татарстанның чиста урманнары”, “Урман утырту көне”, “Урман атнасы” дигән акцияләр, балалар өчен экология юнәлешендәге төрледән-төрле конкурслар уздыра, янгынга каршы тематикага багышланган өләшмә материаллар – плакатлар, буклетлар, листовкалар һәм күп кенә башка әйберләр бастырып чыгара.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукционнар турында да сөйләшү булды. Алар Министрлыкта айга 2-3 тапкыр үткәрелә, ел башыннан бирле 16 аукцион үткәрелеп, аларда 70кә якын эшкуар катнашкан. Бу аукционнар урманнарның санитар халәтенең тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыруы, урманнарны яклау буенча чаралар уздырырга киңәш ителә торган урман кишәрлекләре һәм хисап мәгълүматлары реестрын алып баруы” дигән темага киңәшмә була. Киңәшмәдә Министрлык аппараты, Урманны саклау үзәге белгечләре, җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы инженерлары катнашачак.

Чарада министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау буенча эшен анализлау, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, аренда мөнәсәбәтләренә кагылышлы көн кадагындагы мәсьәләләр һ.б. турында фикер алышырга ниятлиләр.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” кысаларында Урман-Кәләй УГБМ МБМУ учреждениесендә Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең “Җир – безнең уртак йортыбыз” темасына экология буенча семинар-киңәшмәсе булып узды. Җитәкче-урманчы Д.Г. Миндрахманов укучыларга урманчылыкның эше турында сөйләде. Нефть табучы төбәктәге урманнарның экология проблемаларына басым ясалды. УГБМ укытучылары тарафыннан калдыклардан файдалану буенча мастер-класслар – яраксыз материалдан кул эшләнмәләре күрсәтелде. Шулай ук укучыларның, мәктәп урманчылык әгъзаларының докладлары, укучыларның экология буенча проект-эзләнү эшчәнлеген оештыру турындагы чыгышлары тыңланды. Семинар азагында төбәк әһәмиятендәге “Акташ чокыры” табигать ядкәренә экскурсия оештырылды.

Безнең һәркайсыбыз табигатьнең аерылгысыз өлеше булып тора. Безгә язның беренче хәбәрчесе булган тәүге тамчыларны; ак әкияткә әвереләчәк тәүге карны; җирне алтын келәмгә күмәчәк яфрак коелуны күзәтүе ошый. Ләкин бу гүзәллекнең күп очракта безгә, табигатькә карата булган мөнәсәбәтебезгә бәйле булуы турында онытып җибәрәбез. Урманнар мәһабәт агачлары, хуш исле үләннәре, чиста елгалары белән сөендерергә тиеш. Әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында 2017 елның 19 октябрендә “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова һәм “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкиле А.А. Нигъмәтуллин белән берлектә “Татарстанның чиста урманнары” акциясен үткәрделәр. Урман авызын һәм янәшәдә агучы чишмә тирәсен чүп-чардан чистарттылар. Акциянең шигаре: “Иминлекле урман – чиста урман”, – иде. Урманның безнең милли байлыгыбыз булуы турында истә тотарга кирәк. Аны саклау, иминлекле итү – безнең уртак бурыч.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Федераль башкарма хакимият органнары каршында иҗтимагый советлар формалаштыру вәкаләтенә ия булган Россиянең Иҗтимагый палатасы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына кандидатураларны конкурста сайлап алуның үткәрелүе турында карар кабул итте. Конкурста кызыксынган барлык затларны, потенциаль кандидатларны, шулай ук профильле җәмәгать берләшмәләрен һәм дәүләткә карамаган коммерциячел булмаган бүтән оешмаларны урман хуҗалыгы өчен бик тә әһәмиятле булган чарада катнашырга чакырабыз. 23 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы урман хуҗалыгында эш тәҗрибәсе һәм күздә тотылган эшчәнлекне гамәлгә ашыру, урман өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау белән шөгыльләнү сәләте буенча бәйсез позициягә ия булган гражданнардан гаризалар кабул итә.

Конкурста катнашу тәртибе турында төгәлрәк мәгълүматлар иҗтимагый советлар порталында урнаштырылды: os.oprf.ru

Исегезгә төшерәбез, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче составы 2005 елда расланган иде. 2007 елдан башлап 2014 елга кадәр ул Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый экология советы исеме белән эшләде. 2014 елның апрелендә Совет янәдән Иҗтимагый булды. Ләкин аннан соңгы елда, – Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иҗтимагый советлар эшчәнлегенең яңа стандарты буенча, – федераль башкарма хакимият органнары каршында эшләүче иҗтимагый советларны “үзгәртү эше” башланды. Кызганыч, Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советка бу хәл кагылмады.

Һәм хәзерге вакытта Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый совет турында яңа Нигезләмә, Советта әгъза булуга дәгъвалаучы потенциаль кандидатларга критерийлар эшләргә, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы белән берлектә Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советның булачак әгъзаларын сайлап алуда үтәкүренмәле эш башкарырга кирәк.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы экспертлар, фән һәм гражданлык бергәлекләре белән хезмәттәшлек итүнең әлеге әһәмиятле иҗтимагый коралын сакларга һәм ныгытырга тырыша.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Уфа шәһәрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.О. Винокурова җитәкчелегендә 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәт һ.б. хакимият органнары вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнаша.

Киңәшмә кысаларында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләт бирелгән, ИФО чикләрендә урнашкан РФ субъектлары башкарма хакимият органнарының, шулай ук ведомствоара эш төркемнәре эшчәнлегендә барлыкка килүче, дәүләт урман реестры нигезендә урман җирләре категориясенә, ә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр нигезендә бүтән категория җирләренә караучы җир кишәрлекләренә карата хокуклар барлыкка килүнең законлы булуының үтәлешенә бәйле актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International