ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Алмас Нәзиров Татарстан делегациясе составында Төркия Республикасында сәфәрдә. Визит кысаларында Төркия Республикасының икътисад министры Нихот Зейбекджи һәм бизнес вәкилләре катнашында Төркия-Татарстанның эш форумы узачак.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы көрәш буенча лекция укылды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашты. Урман хуҗалыгы белгечләренә коррупциячел хокук бозулар турында видеоролик күрсәтелде, аннан соң докладлар тыңланды.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор җитәкчесе Г.А. Шәмсетдинова коррупцияне кисәтү буенча төп чаралар, хезмәт тәртибенә карата чикләмәләр, тыюлар, таләпләр һәм дәүләт гражданлык хезмәтен үтүгә бәйле коррупциячел хокук бозуларны кисәтү турында сөйләде, шулай ук урман тармагына караган берничә төп мәсьәләгә ныклабрак тукталды. Юридик бүлек башлыгы М.В. Зайцева, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Н.М. Таҗмиев, урман фондын саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Н.М. Мирсияпов үзләренең чыгышларында вазифаи бурычларны үтәгәндә коррупциячел күренешләрне юкка чыгару мәсьәләләренә тукталдылар.

Тулаем алганда, лекция барышында 2008 елның 25 декабрендәге № 273-ФЗ Федераль законның максатлары, төп принциплары, бурычлары ачылды. Бу сөйләшү билгеле бер мисаллар, аналитик нәтиҗәләр һәм аңлатмалар белән баетылган тере, кызыклы әңгәмә булды.

Чарага түбәндәгеләр чакырылган иде:

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары И.Н. Зарипов;

- Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеге, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге һәм гражданлык оборонасы бүлеге башлыгы урынбасары Д.И. Зарипов;

- "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры А.Я. Йосыпов. 


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында 10 декабрь көнне баскетбол ярышлары узды. Уеннар Баскет Холл спорт комплексында булды. Министрлык командасының көндәшләре буларак Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы командалары уйнады. Бу ярышларда Министрлык командасы исеменнән министр ярдәмчесе Раил Гомәров, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлеге башлыгы Нияз Имамиев, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Тимур Галиев, саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Наил Мирсияпов, аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче белгече Рамил Илдарханов, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлегенең әйдәүче консультанты Рамил Нурмөхәммәтов, биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Риант Габидуллин уйнады.

2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара булачак, анда аеруча әһәмиятле мәсьәләләр карап тикшереләчәк: дәүләт гражданлык хезмәтендәге тыюлар, шул исәптән бүләкләр алу, түләнә торган башка төрле эшчәнлек башкару, мәнфәгатьләр каршылыгыннан качу. Шулай ук чарада 2013 елның 28 декабрендәге № 415-ФЗ һәм 2014 елның 29 декабрендәге № 455-ФЗ Федераль законнарының үтәлеше дә каралачак.

 

Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:

          - гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;

          - вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;

          - юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.

2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;

          - вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;

          - юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.

3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга 5,0 мең сум;

          - вазифаи затларга 50,0 мең сум;

          - юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.

Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисү очракларын кисәтү буенча кирәкле чараларны үтәү максатларында, 1 декабрьдән башлап, урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урманны саклау һәм аңа карата сакчыл караш, яңа ел бәйрәмнәрендә ылыслы яшь агачларны һәлак итүгә юл куймау, шулай ук законсыз агач кисүгә һәм урман үсемлекләренә зыян салуга карата законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары буенча аңлату эшләре алып барылачак.

2016 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр булган чорда урман тармагында эшләүчеләр ылыслы үсентеләр күп үсә торган урман кишәрлекләрендә патрульлек эшләрен арттырачак. Урман законнарын бозу очраклары ачыкланганда урманчылар эш кузгату һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча оператив чаралар күрәчәк. Урман хуҗалыгына 5 мең сумлык яки аннан да күбрәк суммадагы зыян салынган очракта материалларны җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына юллаячаклар.

Сәламәтлек көне кысаларында 2016 елның 10 декабрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ учрежденисендә Лубян-Кызыл Алан командалары катнашында хоккей уены булды. 11:4 исәбе белән Лубян командасы җиңү яулады. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

 

2016 елның 10 декабрендә Лубян авылында кышкы чорны ачып җибәрүгә багышланган "Сәламәтлек көне!" чарасы булып узды. Анда Лубян көллияте студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Чара Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхрәзиев, Лубян мәчете, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, мәктәп, "Атлант" яшьләр клубы ярдәмендә оештырылды. Бу чын мәгънәсендә спорт, тынычлык, дуслык һәм шәф кәеф бәйрәме булды. Көллият студентлары концерт программасы белән чыгыш ясады, ә чарага килгән кунаклар – Кукмараның "Олимп" боз сараенда тәрбияләнүчеләр бозда матур номерлар ясап күрсәттеләр. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле призлар тапшырылды. Ә тамашачылар сәламәт яшәү рәвеше белән дәртләнде.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

"Кичке Таң" дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсында "Гражданнар" номинациясендә призер булды.Өченчедәрәҗәледипломбеләнсертификатны 2016 елның 8 декабрендәҗиңүчеләрнебүләкләүтантанасындаИделтөбәкаратабигатьнесаклаупрокурорыВениаминСелифановтапшырды.

Билгеләпүтәбез, Ә.Г. ФәйзуллинТатарстанРеспубликасыУрманхуҗалыгыминистрлыгының "Уылдык чәчү-2016" операциясенүткәрүдәгеүзгәлегеөчен" дипломыбеләнбүләкләнде.

"Мәгариф оешмалары" номинациясендә икенче дәрәҗәле диплом "Кичке таң УГБМ" МБМУ директоры Зиннәтова Нәзилә Мөхәммәтнур кызына тапшырылды.

 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында шәһәрләрдә (Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама) яшел зона урманнарының торышы каралды. Утырыш  Е.А. Гуськов җитәкчелегендә узды. Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урманчылыклары урманчылары – җитәкчеләре хисаплар белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International