2019 елның 21 мартында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ Ачык ишекләр көне булачак.
Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.
Кичә, 13 март көнне, Буа шәһәрендә Халыкара урманнар көненә багышланган "Идел аръягы урманнарын саклыйк!" I ачык конкурсына йомгак ясалды.
"Түбән Кама индустриаль техникумы" ДАҺББУ базасында "Бергәләп киләчәк сайлыйбыз" фәнни студент форумы узды. Чарага 80 артык кеше җыелды, болар – Казан, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән урта һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләре студентлары һәм укытучылары.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "2019 елда дәүләт граждан хезмәткәренең, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру" темасына хезмәткәрләр өчен семинар узды. Төп спикер сыйфатында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
Кичә, 12 март көнне, Нурлат шәһәренең М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе базасында мәктәп урманчылыкларының район слеты узды. Чарада 6 мәктәп урманчылыгыннан 50дән артык кеше катнашты, аларның 5се 2019 елда оештырылган.
Ютазы урта белем бирү мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Переработка" россиякүләм эко-марафонына кушылды. Балалар 569 кг макулатура җыеп тапшырган.
Әлмәт муниципаль районы Урман-Кәләй урта белем бирү мәктәбе базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Ярышларда 4 команда катнашты, алар 8 нче сыйныф укучыларыннан формалаштырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сертификат программалары директоры Алексей Савулиди белән очрашты. Очрашуда министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сыйфат буенча директоры Евгений Викулов катнашты.
Бүген Министрлыкта "Урман транспорт компаниясе" АҖ 2018 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык бүлекләре башлыклары катнашты.