ТР Чирмешән муниципаль районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга актив әзерлек эше алып барыла. Исегезгә төшерик, Татарстанда ул быелның 15 апрелендә башланып китәчәк.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында студентлар һәм югары белем бирү йортын тәмамлап чыгучылар өчен вакансияләр ярминкәсе булды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, факультет деканы Людмила Пухачева, Чыгарылыш укучыларын югары уку йортына керер алдыннан әзерләү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары вәкилләре катнашты.
2019 елның 11 апрелендә Пермьда "GREENindustry: ЛесЕГАИС" семинары булачак.
Яр Чаллы шәһәренең 24 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында А.С.Тайсин исемендәге "Мин яшәгән төбәк" дигән VIII республика фәнни-гамәли укулары узды. Чараны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт автоном университеты һ.б.
ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ белгечләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгынга каршы пропаганда алып бара. Кичә, 18 март көнне, әйтик, Лаеш муниципаль районында урнашкан III типлы янгын-химия станциясе җитәкчесе Фәрхәт Абдуллин 2 нче санлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урман утыртмаларын законсыз кисүнең 11 очрагын ачыклаган. Шул исәптән ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 3 факты теркәлгән.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге"ндә урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә. Мартның беренче яртысында учреждениегә яңа әзерләнгән 14 партия һәм саклана торган 21 партия орлык килгән.
Урман хуҗалыгы тармагы белгечләре Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар өчен дәресләр уздыра. Узган атна ахырында, әйтик, ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ Зәй-Каратай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы в.б. Роза Якупова Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 9 сыйныфларында укучылар белән очрашты.
Бүген Казан шәһәрендә Главгосэкспертизаның "Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә проект документациясенең ярашлылыгын бәяләү, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү. Инженер-экологик эзләнүләр буенча техник документлар проблематикасы. Федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җәелдерү" темасына төбәк киңәшмәсе узды.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне департамент җитәкчесе Александр Орнатский уздырды.