Бүген "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәре һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Алар Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салды һәм шәмнәр кабызды. Чарада шулай ук Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге башлыгы Илгиз Галиев, шулай ук төрле оешмаларның хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. "Хәтер шәме" Россиякүләм акциясенә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы күпчелек учреждениеләре кушылды. Асылда, Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре дә.
Эшлекле сәфәр барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ һәм "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр барышын тикшерде. Министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, биредә нәтиҗәлелекне арттыруга бәйле, асылда төп урман хасил итүче токымнарның утырту материалын үстерү һәм урман культуралары утырту өлешендәге мәсьәләләр хакында сүз барды. "Уздырыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар бирергә кирәк. Эшнең сыйфаты – ул урманның киләчәге", – дип билгеләде министр.
Киңәшмә узгач Равил Кузюров янгынга каршы техниканы, агач кисү буенча җитештерү цехларын һәм урман питомнигын тикшерде. Министр шулай ук 2018 елгы урман культурасы утыртмаларын карады. Түбән Кама урманчылыгында язгы урман-культура чорында 39 гектарда урман культурасы утыртылган, алар арасында гади чыршы, гади нарат һәм иенке каен агачлары. Түбән Каманың муниципаль җирләрендә шулай ук 48 гектарда яклаучы урманнар утыртылган, киләчәктә алар әлеге зур сәнәгать шәһәре тирәли яшел калкан формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендәге дәүләт имтихан комиссиясе Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучы 21 кешедән имтихан алды. Алар “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы” белгечлеге буенча дәүләт йомгак аттестациясен тапшырды.
Лубян урман-техника көллияте – Татарстанда урман эше буенча төрле тармакларда соралучы дипломлы белгечләр әзерләп чыгара торган бердәнбер урта-һөнәри белем бирү йорты. Чыгарылыш студентларының күбесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында җитәкчеләр һәм әйдәп баручы белгечләр булып эшли. Лубян урман-тарихы көллияте тарихында уку йортында 9000 артык дипломлы белгеч әзерләп чыгарылды, алар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов кебек атаклы шәхесләр бар.
Бүгенге көндә Лубян урман-техника көллияте студентларны өч юнәлеш буенча укыта: “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Икътисад һәм бухгалтерия исәбе”. 2018 елда Лубян урман-техника көллияте дипломнары 82 студентка тапшырылачак. Яшь белгечләргә диплом бирү 29 июньдә планлаштырыла.
Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Тәтеш районында лагерьларның әзерлек дәрәҗәсен, ял һәм савыктыру шартларын, балалар белән эшләү программаларын һәм мөгаллимнәрнең квалификациясен тикшерде. Мондый рәвешле урынга чыгулар җәйге каникул дәвамында даими гамәлгә ашырылачак.
"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ каршындагы 84 нче Казан мәктәбенең мәктәп урманчылыгында укучылар Республиканың яшь натуралистлар фестивалендә катнашты, әлеге чара Россиядә юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Ярышларда Казан һәм Татарстан Республикасы укучыларыннан 16 команда катнашты. Чара кысаларында мәктәп укучылары квестлар рәвешендә конкурслар узды һәм баллар туплады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының "Урман-янгын үзәге" ДБУ хезмәткәрләре дә катнашты, алар балаларга урманнарда янгыннарның барлыкка килү сәбәпләре, аларны сүндерү ысуллары һәм методлары турында сөйләде. Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләү өлеше булды, "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ каршындагы мәктәп урманчылыгында укучы Татьяна Крайнова диплом алды.
"Идел" М-7 автомобиль юлының "Тула-1" ДПС стационар постында "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, агач материалын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү һәм эшкәртү максатында рейд уздырды. Рейд барышында 6 автомобиль туктатылды һәм 1 очракта агач кисү материалларын урман законнары нормаларын бозып тутырылган рөхсәт документы белән ташу факты ачыкланды. Әлеге факт буенча автомобиль милекчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
15-16 июнь көннәрендә Киров шәһәрендә икенче төбәк Урман форумы булып узды, аның кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" төбәкара чемпионаты булып узды. Конкурста катнашу өчен төрле төбәкләрдән: Татарстаннан, Чуашстаннан, Карелиядән, Түбән Новгородтан һәм Мәскәү өлкәсеннән командалар чакырылган иде. Агач кисүчеләр "Иң яхшы аударучы" абруйлы исемен яулау өчен көрәште. Конкурс кысаларында анда катнашучылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, ботаклар кисү буенча операцияләр башкарды.
Татарстан Республикасы командасында "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Олег Алексеев "Агач аудару" һәм "Чылбыр алмаштыру" дисциплиналарында – 3 нче, Фидаил Һадиев "Төгәл кисү" дисциплинасында 3 урынны алды, Николай Гришаков "Катнаш кисем белән кисү" дисциплинасында 2 нче урынга лаек булды. Абсолют беренчелектә Татарстан Республикасы командасы икенче урынны яулады. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасыннан Фидаил Һадиев ярышлардагы иң яшь катнашучы булып танылды, аңа – 21 яшь.
Спортка җәлеп итү, студентларга алынган белемнәрне тәҗрибәдә тикшереп карау һәм коллективта катнашучылар белән үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирү максатларында Лубян урман-техника көллиятендә урманчылык, көллият хезмәткәрләре һәм студентлар катнашында туристлар слеты булып узды. Туристлар лагеры Биек күпер районындагы Лубян елгасы ярында урнашты. Ярышларда катнашучылар көч, зирәклек һәм тапкырлык буенча ярышты. Ел саен уздырыла торган спорт бәйрәме 100дән артык кешене туплады. Тантаналы тезелеп басу өлешендә көллият директоры Рим Фәхраҗиев студентларны һәм хезмәткәрләрне туристлар слетының ачылуы белән котлады. "Барыгызга да вакытны файда белән үткәрергә телим, шулай ук әлеге көн мәшәкатьсез студент тормышындагы иң яхшы көннәрнең берсе буларак сакланып калсын", – диде Рим Фәхраҗиев.
Ярышларда катнашучыларны шулай ук Лубян авыл җирлеге башлыгы Виктор Костин да сәламләде.
Министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мөслим халкын һәм район кунакларын сәламләде. Равил Кузюров Сабантуй бәйрәменең әһәмиятле булуы, башка милли бәйрәмнәр белән бертигез дәрәҗәдә тату яшәү һәм үзара мәдәни муллык туплауның ачык мисалы булып торуы хакында искәртте. “Әлеге Сабантуй безнең барыбызга да бары тик уңай хис-тойгылар гына алып килсен һәм иҗат, хезмәт итү өчен яңа көч бирсен. Тынычлык, бәхет, мәрхәмәтлелек һәм иминлек сезгә!” – диде министр.
Сәламләү сүзләреннән соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Абхазия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында кунаклар Министрлыкның урман музеен карады, биредә аларга урман тармагының торгызылу тарихы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының хәзерге торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр.