ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген FIFA җанатарлары өчен мәйдан ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Fan Fest мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Рубин" уенчылары чыгыш ясады. Соңрак Россия-Согыд Гарәбстаны мундиаленең беренче матчы күрсәтелә башлады. Сүз уңаеннан, барлык 64 матчны карау өчен бердәнбер рәсми мәйданчык "Казан" гаилә үзәге каршысында урнашкан.

Эшлекле сәфәр кысаларында Башкортстан Республикасы урманчылары Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару эше белән танышты, асылда, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү, Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү комбинатында агач материалын тирәнтен эшкәртү эшен, шулай ук дендрологик бакчаны карады. Ахырдан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белән берлектә истәлекле урман культураларын утыртты.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елга булган дәүләт биреме кысаларында "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан ликвидсыз агач материалларын – коры-сарыны һәм ауган агачларны җыештыру эше дәвам итә. Ликвидсыз агач материалларын җыештыру җил аударган, давыл сындырган агачларны җыеп алу, шулай ук башкача зыян күргән агачларны җыю, аларны күчкә өю, асылынып төшкән агачларны алу, биек корыган түмәрләрне аудару юлы белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта "Идел" М-7 федераль автомобиль юлы буйлап "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ эшчәнлеге зонасында гомуми 79 гектар мәйданда 374 кбм күләмендә ликвидсыз агач җыеп алынды.

2018 елның 15-16 июнендә Кировта икенче төбәк Урман форумы узачак, анда илдә урман сәнәгате комплексын уңышлы үстерүдә мәнфәгатьле булган барлык затлар җыелачак. Чарада федераль структуралардан, РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан, илнең төрле шәһәрләреннән бизнес һәм фән бергәлекләре вәкилләре катнашачак.

Форум кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" өлкә чемпионаты узачак, анда күрше төбәкләрдән командаларны җәлеп итү планлаштырыла. Гадәткә әйләнгәнчә, ул чараның иң тамашалы этапларының берсе булып тора. Әлеге чемпионатның максаты – урман кисүче һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, шулай ук һөнәри осталыкны камилләштерү. Әлеге чарада Татарстан Республикасы командасында "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ урман аударучылары катнашачак. Хәзерге вакытта команда булачак ярышларга әзерләнә.

Татарстан Республикасы командасы составына түбәндәгеләр керде: Еливанов Спартак Николаевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ директоры - команда капитаны, Гришаков Николай Лаврентьевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы, Алексеев Олег Николаевич - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы, Һадиев Фидаил Наил улы - "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ агач аударучысы.


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров тәрбияви кисүләрне уздыру урыннарын, агач кисү буенча эш цехларын, 2018 елгы урман культураларын утырту кишәрлекләрен һәм базис урман питомнигын карады. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры “Буа урманчылыгы” ДКУ һәм “Буа урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре белән киңәшмә уздырды, киңәшмәдә шулай ук Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров та катнашты.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йөкләмәсе буенча Идел буе урманчылыгында "Урман әкияте" ял итү урынында реставрация эшләре башкарылды, аның хезмәткәрләре агач комплексны Футбол буенча FIFA2018 дөнья чемпионатына төзекләндерде һәм буяды. "Урман әкияте" Зөя кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, М7 трассасының 771 чакырымында урнашкан. Биредә тавык тәпиләрендә йорт, Убырлы карчык утырып тора, шулай ук урманнарның хуҗасы – аю. Бу фигураларның барысын да Идел буе урманчылыгы осталары кишәрлек урманчысы Виктор Пензин җитәкчелегендә эшләгән. "Хәзерге вакытта "Урман әкияте" балаларга бәйрәмнәр һәм туй мәҗелесләре уздыру өчен халыкның яраткан урынына әверелде", – дип билгели "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ибраһим Исмәгыйлов.

Нурлат ш. М.Е.Сергеев исемендәге гимназиянең мәктәп урманчылыгындагы 6 сыйныф укучылары ел саен сыерчык оялары һәм кош җимлекләре әзерли һәм элеп куя. Күптән түгел технология укытучысы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Гаязов Фәнзил Талиб улы рәислегендә балалар яңалык үзләштергән, технология дәресләрендә агач шахматлар ясаган һәм "Нурлат урманчылыгы" ДКУ музеена тапшырган, әлеге шахматлар 32 фигурадан торучы гадәти шахмат җыелмасының зурайтылган рәвешен тәшкил итә.

"Шахматларны без токарьлык станогында эшлибез, аны Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев бирде, балалар мондый дәресләрне бик ярата, аскы өлешен станокта кисәбез, ә ат кебек катлаулы фигураларның өске өлешен лобзик ярдәмендә камиллеккә якынайтабыз", – дип сөйли Фәниз Гаязов.

Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә балалар урман хуҗалыгы эшләрен башкаруда да актив катнаша: урман культураларын карый һәм питомникта чәчүлек эшендә булыша, шулай ук төп урман хуҗалыгы дисциплиналары, биология һәм башка төрле табигый фәннәр буенча өстәмә белемнәр ала. "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев Минсәлим улы төрле яклап ярдәм күрсәтә һәм мәктәп урманчылыгының функциональ тормышында, эшчәнлегендә булыша.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Соңгы вакытта Россиядә спортны үстерүгә җитди игътибар бирелә, Лубян урман-техника көллияте студентлары замана тенденцияләреннән калышмый һәм актив яшәү рәвешен алып бара. Кукмара районындагы "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББ учреждениесендә Россия Көненә багышланган баскетбол ярышлары узды. Анда техникумның һәр курсыннан 4әр команда катнашты. Спорт-патриот бәйрәменең максаты – спортның уен төрләрен популярлаштыру, шулай ук дәүләт бәйрәменең тарихын белү. Уен җанлы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды, сәламәтлек көндәшлек атмосферасы хөкем сөрде.

"Экологик культура. Тынычлык һәм татулык халыкара проекты 2012 елда В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәткә карамаган экология фонды, "ГРИНЛАЙТ" халыкара иҗтимагый оешмасы, "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә куела һәм тормышка ашырыла.

Халыкара проектның максаты – төрле максатчан төркемнәрдә экологик фикерләүне һәм дөньяга карашны үстерүгә юнәлдерелгән, гамәлгә ашырылган проектларны, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлекне тәэмин итү һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләре буенча мәгълүмати хезмәтне ачыклау һәм популярлаштыру.

Эколог көне уңаеннан "Экологик культура. Тынычлык һәм татулык халыкара проектына йомгак ясалды, әлеге чарада Россия һәм БДБ илләреннән вәкилләр катнашты. 2018 елда конкурска 506 тикшеренү эше тәкъдим ителгән.

Мәскәү шәһәренең Россия Федерациясе Президенты Хакимиятендә булып узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы "Урман-янгын үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров катнашты. Аның Татарстан Республикасы урман ресурсларын саклау һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау буенча "Урман дозоры" проекты жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм бу конкурста призер булды.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Шәһәр яны", "Кызыл Йолдыз", "Яшел Үзән" һәм "Лаеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Казан шәһәре янәшәсендә 30 май көнне булып узган гарасат нәтиҗәсендә җил аударган, давыл сындырган агачларны җыештыру буенча күләмле эш уздыра. Урманчылыкларның хезмәткәрләре шулай ук коры-сары һәм аунап яткан ботакларны да җыештыра. Көн саен 100дән артык кеше тырышлык күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International