Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов, ТКР башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама хакимияте вәкилләре, шулай ук шәһәрдәге предприятиеләрнең, оешмаларның һәм идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре катнашты.
“Татарстанның яшел калканы” республика проектына Түбән Каманың санитар-саклык зонасы районында старт бирелде, бу урын сәнәгать зонасы һәм шәһәр арасында урнашкан. Бүген биредә биеклеге 1,5 метр булган 220 эре үсенте утыртылды. Болар – чыршылар, наратлар, каеннар, миләш, корычагач үсентеләре, алар Түбән Кама урман хуҗалыгы питомнигында җитештерелгән, һәм Саба урман хуҗалыгыннан алып киленгән ике яшьлек 1800 нарат чәчкеннәренә гомер бирелде. Яшь утыртмаларны биредә 11 ел эчек Түбән Камада 2006 елда башланып киткән “Яшел калкан” муниципаль проекты кысаларында утыртылган агачлар янәшәсендә утырттылар.
2017 елның 10 октябрендә Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында “Җир сулышы” IV Балалар һәвәскәрлек берләшмәләре республика конкурсына йомгак ясалды.
Бу көнне чарада катнашучылар Лесхоз бистәсенең Мәдәният йортына җыелды, биредә аларны коймак, самовардан ясалган чәй, чәчәк балы һәм башка табигый продуктлар белән сыйладылар. Шулай ук биредә алар “Туган төбәкнең матурлыгы” темасына фотолар, яраксыз материаллардан ясалган күргәзмә, шулай ук Саба урман хуҗалыгында калдыксыз җитештерү принцибы белән җитештерлә торган товарлар белән дә таныша ала иде.
Алга таба йомгак ясау чарасының тантаналы өлеше дәвам итте, биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; “Саба урманчылыгы” ДБУ җитәкче-урманчысы Вәсил Нурулла улы Гыйззәтуллин; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәният үсешенең республика үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Завгарова; “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Абдрахман кызы Тарханова; ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йосыпова Рәзилә Равил кызы; ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге әйдәп баручы белгече Гыйльмиҗанова Елена Геннадьевна катнашты.
Әлбәттә инде, сәламләү сүзләре белән Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады. Кунаклар “Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” конкурсындагы лауреатларның күркәм презентацияләре белән танышты, бу эшләр туган төбәкнең табигать байлыкларын яклау, саклау һәм арттыру буенча әһәмиятле һәм актуаль темаларны яктырта иде.
Яраксыз материаллардан төрле әйберләр эшләү буенча мастер-класслар балаларны һәм яшүсмерләрне генә түгел, тантанага килгән өлкән кунакларны да битараф калдырмады, зур кызыксыну уятты.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, кунакларны Урман музеена, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә, Нургали Миңнехан улы Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына һәм сувенирлар цехына экскурсиягә чакырдылар. Дендрология бакчасы территориясендә балаларны җиңүчеләр өчен махсус әзерләнгән бүләкләр белән квест-программа көтә иде. Ләкин беркем дә буш кул белән китмәде: һәркем үзе белән иң яхшы бүләкне – Саба төбәгендә үстерелгән үсентене алып китә алды, яшь агач киләчәк буыннарны да әле бик күп еллар дәвамында сөендереп торачак.
“Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясе активлашканнан активлаша бара. Исегезгә төшерәбез, республика акциясе 7 октябрьдә старт алды һәм “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында уза. Иртәгә, 2017 елның 13 октябрендә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы Рус-Алман Швейцариясе территориясендә (Казансу елгасы янәшәсендә, Арча зираты янында) су саклау агачлары утыртылачак һәм территориядә каты-көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре үткәреләчәк, бу чарада министрлыкларда эшләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Чара барышында урманчылар агачларны урман хуҗалыгында чәчкеннәрне утыртканда кулланыла торган махсус кораллар (Колесов кылычы һәм Саба кылычы) ярдәмендә утырту буенча мастер-класс үткәрәчәк.
2017 елның 12 октябрендә Түбән Кама районында Татарстан Республикасында Экология елын үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Чараны оештыручы булып ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тора. Әлеге чара кысаларында урманчылар тарафыннан яшь агач үсентеләре утыртылачак, бу эш “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясенә багышлана.
Утырту материалын “Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ җиткерәчәк. Акциядә катнашучылар 4 меңнән артык үсентегә гомер бирәчәк: чыршы, миләш, юкә, нарат, каен агачлары утыртылачак. Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов катнашачак.
Саба урман хуҗалыгында шундый исем астында урман тармагы һөнәрләре вәкилләре арасында ел саен үткәрелә торган ярышлар булып узды.
Ярышлар берничә этапта узды. Алар Ленин кишәрлегендә башланып китте, биредә станокчылар һәм төрле кишәрлекләрнең станокларга хезмәт күрсәтүче персоналы һөнәри осталыкта көч сынашты. Быел беренче урынны Ленин кишәрлеге цехы яулады.
Ярышлар агач эшкәртү комплексында дәвам итте, биредә һәр цех хезмәткәрләре зур тырышлык белән эшкә алынды һәм менә дигән нәтиҗәләрне күрсәтте.
Җиңел машина, йөк автомобильләрен йөртүчеләр, агач ташучылар, харвестер, форвадер операторлары, яссы һәм сөзәк урыннарда урман утырту эшләрендә катнашучы тракторчылар да игътибардан читтә калмады. Һәр эш төре өчен тиешле этаплар әзерләнгән иде.
Ярышларның иң зур йомгаклау өлеше “Карпатлар” исеме астындагы бик гүзәл урында узды. Биредә алты кишәрлек урманчылыгы, селекция-орлыкчылык үзәге, янгын-химия станцияләре, агач эшкәртү комплексы вәкилләре, шулай ук умартачылар һәм егерьләр көч сынашты. Урманчылар ярышы өчен барлыгы 13 төрле ярыш әзерләнгән иде. Алар нәтиҗәсендә беренчелекне Шәмәрдән кишәрлеге урманчылыгы командасы яулады, икенче урында – Корса урманчылыгы, өченчедә – Мишәбәш.
Ярышлар тәмамланганнан соң Сабантуй оештырылды, биредә теләге булган һәркем гореф-гадәткә әверелгән, милли бәйрәм барышында үткәрелә торган уеннарда да көчен сынап карый алды. Бөтен гомерен урманга багышлаган урман хуҗалыгы ветераннары әлеге бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Р.К. Гомәров, ТР Урман тармаклары хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты рәисе И.И. Гыймадиев, Инвестицион һәм территориаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – инвестицион үсеш буенча бүлек башлыгы И.И.Котдусов катнашты. Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде – алар урман хезмәтчәннәренең эшен югары бәяләделәр һәм Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү Урман хезмәткәрләре көненең мантыйкый азагына әверелде.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары республиканың Биектау районында уртак рейд үткәрделәр. Урман фондына янәшә торучы территориядә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларыннан санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев бу урманнарның яклау вазыйфасын үтәве хакында әйтте – алар Казан шәһәренең экологик каркасы булып торалар, халыкны кислород белән тәэмин итәләр. Бу территориянең тиешле санитар торышта булуын тәэмин итү төп бурыч булып тора. Сүз уңаеннан, бу атнада Татарстанда “Урман атнасы” табигать саклау акциясе уза, аның кысаларында урманчылар тарафыннан урман фондында 50 тоннадан картык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм чыгарылды.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Рүзил Сибгатуллин сүзләренә караганда, табигатьне саклау законнарын бозган штраф һәм җитешсезлек очрагын бетерү турында кисәтү яный. Әлеге чүплек урыны начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклады белгечләр. Яңгыр һәм кар эрегән сулар аркасында пычрак грунт суларына үтеп керергә мөмкин, нәтиҗәдә агачларга зыян салыну куркынычы бар. Якын арада бу чүплекне юкка чыгарырга кирәк.
“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Хөкүмәте Йортында булып узган брифингта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров катнашты. Чара барышында журналистларга республикада үткәрелә торган табигать саклау акцияләре турында сөйләделәр.
Ә.Н.Бәдертдинов искәртеп узганча, “Урман атнасы” акциясе 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк: “Бүгенге көндә акция кысаларында республикада гомуми 320 гектар мәйданда 800 мең данә утырту материалы утыртылды. Моннан тыш, урман фондыннан 50 тонна каты көнкүреш калдыгы чыгарылды һәм 200 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды”, – диде Әмир Нуретдин улы. Спикер шулай ук 13 октябрьдә Казанда 3 гектар мәйданда яшь үсентеләр утырту эшенең башкарылачагы һәм Рус-Алман Швейцариясе территориясенең чистартылачагы турында да хәбәр итте. Бу чарада студентлар һәм мәктәп укучылары катнашачак. ТР урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясенең әһәмиятле булуына да тукталып үтте: “Урманнарны иминлекле санитар торышында тоту өчен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 3017 елның 31 мартындагы боерыгын үтәү максатларында 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе узачак. Язгы чорда бу акция барышында автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар тирәсендә территорияләр җыештырылды, 3 мең куб метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп алынды һәм чыгарылды”, – диде Ә.Н. Бәдертдинов.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров халыкны экологик мәгърифәтләү турында сөйләде: “Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм “#ЭКОяз2017 акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы дистәләрчә балалар бакчасы һәм мәктәпләр арасында “100 яшел почмакчык” конкурсы үткәрелде. Республиканың муниципаль районнарындагы һәм шәһәрләрендәге иң актив 100 балалар бакчасы һәм мәктәп үзләренең бакча кишәрлекләрен булдыру өчен утырту материалы алды. Яшь миләш агачлары, алмагачлар, чияләр, грушалар, сириннәр, карлыган һәм крыжовник үсентеләре республикадагы йөз балалар бакчасы һәм мәктәп янын бизәде. “100 яшел почмакчык” конкурсының максаты балаларда туган төбәк табигатен өйрәнүгә кызыксыну уятудан һәм балаларда әйләнә-тирә мохикә сакчыл караш тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Быелның яңалыгы: республиканың символы булган ак барс популяциясенә булышу максатында республиканың 5 шәһәрендә (Казанда, Чаллыда, Алабугада, Түбән Камада, Әлмәттә)
балаларның экология бәйрәмнәре, шулай ук урман темасына һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт проблемаларына багышланган чаралар булып узды. Аларда 5000 артык гаилә катнашты”.
Экология елы һәм Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында Азнакай муниципаль районында 2017 елның 6 октябрендә республиканың “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе булып узды. “Чатыр-Тау” дәүләт табигать заказнигы белгечләре, район җитәкчелегенең ярдәме белән, Стәрле елгасы табигать һәйкәле ярлары буйларына агачлар утыртты. Акциядә Азнакай шәһәрендәге барлык идарәләр һәм оешмалар (600 тирәсе кеше) катнашты. 6000 данәдән артык тупыл, имән, миләш агачы утыртылды. Акциянең максаты – Стәрле елгасы ярын ишелүдән туктату, бу исә аның флорасын һәм фаунасын сакларга ярдәм итәчәк.
Стәрле елгасы – төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре. Аның озынлыгы – 53,3 чакрым. Стәрле елгасы Бөгелмә-Бәләбәй материк яссылыгы буенча агып, гүзәл үзәнлек сөзәклекләре белән аерылып тора, аларда кечкенә һәм төрле үләнле, типчаклы дала урман кишәрлекләре сакланып калган.
Заказник территориясендә, Шубан авылы янәшәсендә ветеринария станциясе хезмәткәрләре белән берлектә агач утырту эше башкарылды. Барлыгы 150 үсенте утыртылды.
Россия Федерациясендә Экология елын, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрү кысаларында, шулай ук урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатларында, Әгерме муниципаль районында республиканың “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясе башланып китте. 200дән артык кеше (45 оешма) актив рәвештә туган шәһәрен яшелләндерү эшенә кушылды.
Шәһәр, Әгерҗе районы мәктәпләре һәм авыллары өчен барча утырту материалы питомниктан казып алынды һәм Әгерҗе урманчылыгы көче белән утырту урыннарына китерелде. Әзерләнгән үсентеләр арасында – нарат, юкә, каен, миләш, сирин, артыш. 2017 елның 9 октябреннән 15 октябренә кадәрге атна дәвамында акция урманда, калада һәм авыл җирлекләрендә агач утырту эше белән дәвам иттереләчәк.