ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов “Чиста Татарстан” программасының туры эфирында чыгыш ясады. Сүз Экология елы кысасында урман үстерүчеләр тарафыннан уздырылган чаралар турында, табигатьне саклау акцияләренең әһәмияте турында, халыкны экологик яктан агарту һәм мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге турында барды.

Гражданнарны экологик агарту урман үстерүчеләр миссияләренең берсе булып тора. Ел саен Министрлык һәм Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең белгечләре республика мәктәпләрендә Урман дәресләре уздыра. Анда балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйлиләр. Быел республиканың һәр районында мәгариф учреждениеләрендә меңнән артык шундый дәрес уздырылды. Экологик агарту кысасында министрлык “Татарстанның чиста урманнары”, “Урман утырту көне”, “Урман атнасы” дигән акцияләр, балалар өчен экология юнәлешендәге төрледән-төрле конкурслар уздыра, янгынга каршы тематикага багышланган өләшмә материаллар – плакатлар, буклетлар, листовкалар һәм күп кенә башка әйберләр бастырып чыгара.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукционнар турында да сөйләшү булды. Алар Министрлыкта айга 2-3 тапкыр үткәрелә, ел башыннан бирле 16 аукцион үткәрелеп, аларда 70кә якын эшкуар катнашкан. Бу аукционнар урманнарның санитар халәтенең тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыруы, урманнарны яклау буенча чаралар уздырырга киңәш ителә торган урман кишәрлекләре һәм хисап мәгълүматлары реестрын алып баруы” дигән темага киңәшмә була. Киңәшмәдә Министрлык аппараты, Урманны саклау үзәге белгечләре, җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы инженерлары катнашачак.

Чарада министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау буенча эшен анализлау, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, аренда мөнәсәбәтләренә кагылышлы көн кадагындагы мәсьәләләр һ.б. турында фикер алышырга ниятлиләр.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” кысаларында Урман-Кәләй УГБМ МБМУ учреждениесендә Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең “Җир – безнең уртак йортыбыз” темасына экология буенча семинар-киңәшмәсе булып узды. Җитәкче-урманчы Д.Г. Миндрахманов укучыларга урманчылыкның эше турында сөйләде. Нефть табучы төбәктәге урманнарның экология проблемаларына басым ясалды. УГБМ укытучылары тарафыннан калдыклардан файдалану буенча мастер-класслар – яраксыз материалдан кул эшләнмәләре күрсәтелде. Шулай ук укучыларның, мәктәп урманчылык әгъзаларының докладлары, укучыларның экология буенча проект-эзләнү эшчәнлеген оештыру турындагы чыгышлары тыңланды. Семинар азагында төбәк әһәмиятендәге “Акташ чокыры” табигать ядкәренә экскурсия оештырылды.

Безнең һәркайсыбыз табигатьнең аерылгысыз өлеше булып тора. Безгә язның беренче хәбәрчесе булган тәүге тамчыларны; ак әкияткә әвереләчәк тәүге карны; җирне алтын келәмгә күмәчәк яфрак коелуны күзәтүе ошый. Ләкин бу гүзәллекнең күп очракта безгә, табигатькә карата булган мөнәсәбәтебезгә бәйле булуы турында онытып җибәрәбез. Урманнар мәһабәт агачлары, хуш исле үләннәре, чиста елгалары белән сөендерергә тиеш. Әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында 2017 елның 19 октябрендә “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова һәм “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкиле А.А. Нигъмәтуллин белән берлектә “Татарстанның чиста урманнары” акциясен үткәрделәр. Урман авызын һәм янәшәдә агучы чишмә тирәсен чүп-чардан чистарттылар. Акциянең шигаре: “Иминлекле урман – чиста урман”, – иде. Урманның безнең милли байлыгыбыз булуы турында истә тотарга кирәк. Аны саклау, иминлекле итү – безнең уртак бурыч.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Федераль башкарма хакимият органнары каршында иҗтимагый советлар формалаштыру вәкаләтенә ия булган Россиянең Иҗтимагый палатасы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына кандидатураларны конкурста сайлап алуның үткәрелүе турында карар кабул итте. Конкурста кызыксынган барлык затларны, потенциаль кандидатларны, шулай ук профильле җәмәгать берләшмәләрен һәм дәүләткә карамаган коммерциячел булмаган бүтән оешмаларны урман хуҗалыгы өчен бик тә әһәмиятле булган чарада катнашырга чакырабыз. 23 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы урман хуҗалыгында эш тәҗрибәсе һәм күздә тотылган эшчәнлекне гамәлгә ашыру, урман өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау белән шөгыльләнү сәләте буенча бәйсез позициягә ия булган гражданнардан гаризалар кабул итә.

Конкурста катнашу тәртибе турында төгәлрәк мәгълүматлар иҗтимагый советлар порталында урнаштырылды: os.oprf.ru

Исегезгә төшерәбез, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче составы 2005 елда расланган иде. 2007 елдан башлап 2014 елга кадәр ул Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый экология советы исеме белән эшләде. 2014 елның апрелендә Совет янәдән Иҗтимагый булды. Ләкин аннан соңгы елда, – Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иҗтимагый советлар эшчәнлегенең яңа стандарты буенча, – федераль башкарма хакимият органнары каршында эшләүче иҗтимагый советларны “үзгәртү эше” башланды. Кызганыч, Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советка бу хәл кагылмады.

Һәм хәзерге вакытта Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый совет турында яңа Нигезләмә, Советта әгъза булуга дәгъвалаучы потенциаль кандидатларга критерийлар эшләргә, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы белән берлектә Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советның булачак әгъзаларын сайлап алуда үтәкүренмәле эш башкарырга кирәк.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы экспертлар, фән һәм гражданлык бергәлекләре белән хезмәттәшлек итүнең әлеге әһәмиятле иҗтимагый коралын сакларга һәм ныгытырга тырыша.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Уфа шәһәрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.О. Винокурова җитәкчелегендә 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәт һ.б. хакимият органнары вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнаша.

Киңәшмә кысаларында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләт бирелгән, ИФО чикләрендә урнашкан РФ субъектлары башкарма хакимият органнарының, шулай ук ведомствоара эш төркемнәре эшчәнлегендә барлыкка килүче, дәүләт урман реестры нигезендә урман җирләре категориясенә, ә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр нигезендә бүтән категория җирләренә караучы җир кишәрлекләренә карата хокуклар барлыкка килүнең законлы булуының үтәлешенә бәйле актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Агачны аны һәркем утырта ала, ләкин бу эштә күп кенә нечкәлекләрне һәм үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. “Балтач” ДТКЗ инспекторлары мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр, аның барышында яшь наратларны ни рәвешле утыртырга кирәклеге турында сөйләделәр, бу эшне эшләп тә күрсәттеләр. Һәр укучы үз агачын мөстәкыйль утыртып карау теләге белән янды. Шул рәвешле заказник территориясендә 800 данә агач утыртылды. Чара тәмамлангач аеруча актив укучыларга территорияне җыештыруда һәм үсентеләр утыртуда актив катнашкан өчен грамоталар тапшырылды.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Республиканың табигатьне саклау акциясе кысаларында беренче мәртәбә агачлар утырту нияте 2010 елда тормышка ашырыла һәм инде бүгенге көндә әлеге уңышлы идеяне башка төбәкләр дә эләктереп алдылар, шул дәвердән бирле ул россиякүләм дәрәҗәсенә иреште. Аның максаты – урман ресурсларын саклау һәм үрчетү, “яшел” байлыкка карата сакчыл караш тәрбияләү.

2017 елның 14 октябрендә Бөек Ватан Сугышының 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкилләре А.Р. Хафизова һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ Л.В. Садыйкова белән берлектә, “Ютазы УББМ” МБМУ территориясендә “Хәтер Аллеясы”н утыртты. Уртак хезмәт һәм урман

хуҗалыгы һәм урманчылык вәкилләре белән аралашу нәтиҗәсендә территориядә яңа агачлар булдырылды, шул ук вакытта акциядә катнашучыларның барысы да күңелле тәэссирләр алды.

“1945 елның язында безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары бүләк иткән яңа тормышны символлаштырып, бу агачларның ни рәвешле үсеш алачагын без һичшиксез күзәтеп торачакбыз”, – диде табигатьнең яшь сакчылары.

2017 елның 9-13 октябрендә Варшавада (Польша Республикасы) БДБ Европа Икътисад Комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы буенча комитетының һәм Берләштерелгән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының Урман хуҗалыгы буенча Европа комиссиясенең чираттагы Уртак утырышы булдып узды.

Сессиянең “Урманнар – безнең уртак байлыгыбыз” шигаре профильле дәүләт хакимияте органнарыннан, фән, бизнес һәм хакимияткә карамаган учреждениеләрдән – 40тан артык дәүләт вәкилләрен берләштерде.

Экспертлар 2016-2017 елларда Европа киңлегендә, шулай ук Үзәк Азия һәм Кавказ төбәгендә урман секторлары буенча үткәрелгән темаларга багышланган уртак эш нәтиҗәләрен карап тикшерде.

Сессиядә катнашучылар хәзерге вакытта башкарыла торган проектлар турында фикер алышты, 2018-2019 еллардагы эш буенча тәкъдимнәрне килештерде.

Сессия кысаларында 2018-2021 елларга урманнар буенча ЕЭК ООН/ФАО комплекслы эш планы әзерләнде һәм расланды. Әлеге программа дәүләтләрнең уртак эшчәнлегенә нигез салачак, асылда: урманнар белән тотрыклы идарә итүдә, урман комплексын үстерү буенча дәвамлы стратегияләр әзерләүдә, төбәктәге урманнарның торышын бәяләү өчен критерийлар һәм индикаторлар эшләүдәге аналитик тикшеренүләр, фәнни-тикшеренү проектларын үткәрү мәсьәләләре буенча потенциалны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу буенча эшләүдә.

Урманнардан файдалану һәм аларны яңадан җитештерү идарәсе башлыгы М.С. Доронин җитәкчелегендәге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы делегациясенә ВНИИЛМ ФБУ һәм “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре керде.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Балтач” комплекслы дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре тарафыннан Карадуган урта мәктәбендә укучылар һәм Карадуган авыл җирлегендә яшәүчеләр белән бергә Карадуган авылы янәшәсендәге заказник территориясендә үсенте утырту эшләре башкарылды. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә 1000 данә нарат үсентесенә гомер бирелде. Дустанә мөнәсәбәттә агач утырту эшләре тәмамланганнан соң активистлар тарафыннан территорияне һәм төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре булган Шушма елгасының су саклау зонасында тәртипкә китерү эшләре башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International