ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

25 март көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Махсус сакланучы табигать территорияләрендә танып-белү туризмы һәм экологик агарту" дип аталган бөтенроссия гамәли семинары булды. Аны "Яшел планета" гомумроссия балалар иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды. Семинарда катнашу өчен Казанга Карелия, Чувашия, Марий-Эл республикаларыннан, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан делегатлар җыелды.

Үз эшләре турында "Кивач", "Большая Кокшага" тыюлыкларының, "Чаваш вармане" милли паркының экология-агарту бүлекләре хезмәткәрләре сөйләде. Казан педагоглары "Плещеево күле" милли паркында ел саен уздырыла торган "Без - Идел балалары" экспедициясендә катнашуларын сөйләделәр.

Чарада "Чулпан" дәүләт табигать заказнигы начальнигы катнашып, килүчеләр белән үзенең экология-агарту эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен уртаклашты.

 


24
март, 2017 ел
җомга

“Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 2017-2018 уку елына абитуриентлар җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысасында 24 мартта “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чарада укучылар, ата-аналар, “Лесхоз” ДБУның “Урманчылык” ДКУ җитәкчеләре катнашты. Укучылар һәм аларның ата-аналары көллияткә кабул итү кагыйдәләре, студентларның уку һәм яшәү шартлары турында мәгълүмат алды.

Бер үк вакытта чыгарылыш төркемнәре студентларының урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашуы да оештырылды. Җитәкчеләр балаларны урман хуҗалыгындагы вакантлы урыннар һәм эш шартлары белән таныштырды.

 


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конференция барышында РФ субъектларының урман хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды, шулай ук янгын чыгу куркынычы булган якынлашып килүче сезонга әзерлек турында да фикер алыштылар.

Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбендәге чара шундый шигарь белән үтте. Аны “Ашыт” ДКТЗ белгечләре 3 нче сыйныф укучылары белән уздырды. Заказник белгечләре балаларны туган якның махсус сакланучы табигать территорияләре белән таныштырдылар. КВН рәвешендә үткән чараның төп максаты – үсеп килүче буынга экологик белем бирү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт уяту, игътибарларын экология проблемаларына җәлеп итү. Бу чараны балалар иҗади итеп уздырдылар: нәфис сүз дә, музыкаль номерлар да файдаланылды. Катнашучыларга чара ахырында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен урманга бару чып-чын бәйрәмгә әверелде. Балаларны табигатькә Әгерҗе урманчылыгы белгечләре алып чыкты. Экскурсияне җитәкче-урманчының урынбасары В.Л. Ишморатов һәм Әгерҗе участок урманчылыгының участок урманчысы А.Т. Шәйхетдинов уздырды. “Табигатьне ярату – аның матурлыгына соклану гына түгел, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу да ул”, – диделәр урман тармагы хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә вакытында. Урманчылар балаларга урманның әһәмияте, анда үз-үзеңне тоту һәм яшел утыртмаларны тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде.

Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергәләп алдан ук ясаган җимлекләр һәм сыерчык оялары урман аллеясындагы агачларга җайлы гына урнаштырып куелды. Балаларны кошларның күңелле итеп сайравы гына түгел, үзләренең аларны кайгыртуы да шатландырды.

Ул көнне балалар урман турында, бездә кышлаучы кошлар, хайваннар дөньясы турында кызыклы күп яңалыклар белде. Чара ахырында укучыларның үзләренә дә татлы бүләкләр эләкте.

 

Сулыкларны аэрацияләү суны кислород белән баету процессыннан гыйбарәт. Ул сулыкта яшәүчеләрнең барысының да, шул исәптән су үсемлекләренең дә исән булуы өчен әһәмиятле һәм кирәкле эш булып тора. Аэрацияләү балыкларга, аларның активлыгына уңай йогынты ясый, сулыкта тиешле экологик баланс урнашуга ярдәм итә.

Балыклар барысы да суда эрегән кислородны сулый, шуңа күрә аның булуы балыклар өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Су хайваннарына сулыш алу шактый авыр, суда кислородның 21 тапкыр кимрәк булуы өчен генә дә түгел, суның һавага караганда 800 тапкыр тыгызрак булуы аркасында да шулай ул. Кислород балыкларга энергия алмашын тәэмин итү өчен кирәк, кислородсыз алар бик аз вакыт кына, яшәүләренең иң иртә стадияләрендә генә тора ала.

Суда эрегән кислородның җитмәве балыкларның һәлак булуына һәм төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин. Кышын аэрацияләү эшләре суны боз катламы астында җыелып торучы һәм сулыкның кислород режимына җитди тискәре йогынты ясаучы зыянлы газлардан арындыра. Балыкларның төрле төрләре өчен кислородның концентрациясе төрлечә була. Эрегән кислородның судагы иң кулай микъдары кышкы чорда – 12-13 мг/л, җәен 6-8 мг/л чамасы.

ТРның Махсус сакланучы территорияләре елында “Спас” заказнигы белгечләре, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергәләп, Спас муниципаль районының Өчкүл авылындагы табигать һәйкәлләре булып торучы “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” дигән күлләрдәге балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен, мелиорация чаралары уздырды. Бензинда эшли торган боз кискеч ярдәмендә калын боз катламын тишеп, 90нан артык бәке ясалды. Катмасыннар һәм һава кереп торсын өчен, бәкеләргә салам тутырылды. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм кабат торгызу буенча уздырылучы чараларның сыйфатын арттыру максатыннан, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ территориясендә семинар-киңәшмә уза. Бу чарада катнашалар: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, участок урманчылары, инженерлар, “Әлмәт урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Лениногорск урманчылыгы”, “Азнакай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кәләй урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкчеләре-урманчыларның урынбасарлары, “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Мәктәп урманчылыгы башкарган игелекле эшләр елдан-ел арта бара. Арча мәктәп урманчылыгының “Табигать варислары” яшь урманчылары урман байлыклары белән белеп һәм сакчыл эш итә. Гадәт буенча, март аенда Мәктәп урманчылыгы советы “Яшел даруханә” операциясе уздыра. 2016 елда мәктәп урманчылыгы әгъзалары 11 кг каен бөресе, 17 кг нарат бөресе җыйган иде. Дару чималы әзерләү операциясен уздырганда, балалар урманнарны яратырга һәм сакларга гына түгел, бергәләп башкарылган коллектив хезмәт күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен тормышта кулланырга да өйрәнә.

20 мартта “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесендәге Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының Өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәгендә “Геодезия, маркшейдерлык, җирләрне тәртипкә китерү эшләрен оештыру һәм башкаруның актуаль мәсьәләләре һәм нефть-газ ятмаларының заманча геодезия инфраструктурасын төзү” дигән темага семинар булды. Аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Ф.Ф. Әхмәдуллин “Нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләүнең, урман кишәрлекләрендә маркшейдерлык һәм геодезия эшләрен башкаруның актуаль мәсьәләләре” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Шулай дип аталган дәрес Халыкара урман көне һәм Махсус сакланучы территорияләр елы кысаларында ТР Спас муниципаль районының “Колосок” балалар бакчасында үткәрелде. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар, кошлар, табигатькә сакчыл караш турында сөйләделәр. “Спас” заказнигы белгече Любовь Мурзак дәрес барышында нәниләргә урманның файдасы турында сөйләде: “Урманнар климатны йомшата, елгалардагы суның агышын җайга сала, туфракны су һәм җил ашаудан саклый, агач материаллары, кыйммәтле дару үләннәре, туклану продуктлары чыганагы булып тора, кешеләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, шуңа күрә урманнарның роле бәяләп бетергесез. Табигать – бөек һәм акыллы укытучы. Кызганыч ки, әле күпләр табигатьнең матурлыгына һәм гармониясенә битараф булып кала. Хайваннар һәм үсемлекләрдән башка тормышыбызның никадәр ярлы булырын, аларның кирәклеген, файдасын, зарурлыгын күз алдына китерә алмагангадыр, бәлки. Безнең бурыч – табигать ярату һәм саклау”.

Бәйрәм тәмамланганнан соң, балаларга “Безнең урманнардагы кошлар”, “Күбәләкләрнең гаҗәп дөньясы”, “Әйләнә-тирәбездәге агачлар һәм куаклыклар”, “Нәниләр өчен экология” дигән китаплар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International