06.04.2016
Татарстан Республикасының Спас һәм Арча районнарында Халыкара кошлар көнен билгеләп уздылар. “Спас” һәм “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыклары белгечләре Спас районының “Колосок” балалар бакчасы” МББТУ һәм Арча районының “Кояшкай” балалар бакчасы” МББТУ бәйрәмнәрендә катнаштылар. Тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар канатлы дусларны каршы алырга әзерләнгәннәр – оялар ясаганнар. Тыюлыклардагы белгечләр балаларга табигатьнең һәм әйләнә-тирәдә булган һәр тереклекнең әһәмияте турында сөйләделәр, “Чишмәгә ярдәм итик” дәресен, “Кошны кем тизрәк җыяр” конкурсын, “Табигатьне саклагыз” викторинасын үткәрделәр.
Балалар безнең якларда тереклек итүче, кышлаучы һәм җылы якларга очып китүче кошлар турында бик белемле булып чыктылар, аларны тавышларыннан аеру сәләтләрен күрсәттеләр. Кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара азагында барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Алардан 486,1 кг – ылыслы токым, шул исәптән 335,3 кг – гади нарат, 97,8 кг – Европа чыршысы, 53 кг – Себер карагачы һәм 10 кг яфраклы токым – вак яфраклы юкә.
Орлыкларның сыйфат анализы үткәрелде: әзерләнгән орлыкларның гомуми күләменнән 90%ы беренче сыйфат классына карый, 10%ы – икенче класска. Күркә киптергечләрдә күркәләрнең орлыкларны алына, алар канатсызландырыла, төрле кушылмалардан чистартыла һәм кирәкле дымлылыкка җиткәнче киптерелә.
“Минзәлә урман хуҗалыгы” ТР ДБУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ТР ДБУ хуҗалыкларында ылыслы токым орлыклары барыннан да күбрәк әзерләнде – тиешенчә, 168 һәм 146,3 кг.
Урман ресурсларының әһәмияте, урман турында кызыклы фактлар һәм анда тереклек итүчеләр турындагы лекцияләрдән тыш, урманчылар, бүләкләр һәм Мактау грамоталарын тапшырып, “Урманны янгыннардан саклагыз” дигән плакат конкурсын оештырдылар. Иң яхшы плакатлар якынлашып килүче янгын куркынычы чорында күрсәтмә агитация буларак файдаланылачак.
Уеннар, кроссвордлар, ребуслар, кошларның тавышларын тану, табышмакларга җаваплар табу – боларның барысы да укучылар белән тамашачылар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы булды, алар кошлар, аларның табигатьтәге роле, канатлы кошларга ярдәм кирәклеге хакында бик күп яңалык белделәр.
Чара азагында викторинага һәм “Безнең дуслар өчен йорт” дигән сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды. Иң активларга дипломнар һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Аксубай урманчылыгында тулы бер пропаганда десанты оештырылды: урман культуралары инженеры Марсель Моратшин, кишәрлек урманчылары Алексей Данилов, Илдар Хәмидуллин, Николай Горбунов – Аксубай муниципаль районындагы гимназияләрдә һәм мәктәпләрдә булдылар, анда Урман дәресләре үткәрделәр, балаларга үзләренең хезмәте һәм урманнарның файдасы турында сөйләделәр. Укучыларның күп кенә сорауларына җавап биреп, аларны булган урманнарны сакларга, ял вакытында урманнарда булу кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.
Буа шәһәре кубогына барган ярышларда 25 балыкчы катнашты. Күзәтүчеләр буларак ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы урынбасары, “Зөя буйлары” ДТКТ башлыгы И. Гыйбадуллин һәм ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 1 категорияле белгеч Н. Белов катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан алар катнашучыларны “Балык тоту максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләре” белән таныштырдылар.
Ярышларда тәҗрибәле һәвәскәр балыкчы Рөстәм Галиәкбәров җиңде, ул 2 кило да 750 грамм балык тотты. Җиңүче балыкчыларга тыюлык белгечләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
“М.Е. Сергеев ис. Нурлат гимназиясе” МАБУ мәктәп урманчылыгы әле күптән түгел, 2015 елның октябрендә генә оештырылды. Мәктән урманчылыгының җитәкчесе – Фәнис Гаязов, технология укытучысы. Мәктәп урманчылыгында катнашучылар – 6-8 сыйныф укучылары. Гамәли һәм сынап-тикшереп карау эшләрен алып бару өчен “Нурлат урманчылыгы” ДКУ урман фондыннан аларга гомуми мәйданы 50 гектар булган урман кишәрлеге бүлеп бирелде.
Шушы көннәрдә Нурлат урманчылыгында эшләүчеләр, шәһәр гимназиясенең шефлыкка алынган Мәктәп урманчылыгы белән берлектә Чияле-Аланлы кишәрлеге урманчылыгы аша үтә торган юл буендагы агачларга 20 артык сыерчык оясы элеп чыктылар.
Ояларны гимназия укучылары хезмәт дәресләрендә Фәнис Гаязов җитәкчелегендә әзерләгәннәр.
Директор Афанасий Данилов студентларны көллият кунаклары – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Евгений Гуськов һәм Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов белән таныштырды.
Урман хуҗалыгы ветераны Евгений Александрович Гуськов урман хуҗалыгы техникумында узган студент еллары, үзенең һөнәри юлы турында сөйләде, заманча урман хуҗалыгын үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм хәзерге студентларга үзенең киңәшләрен бирде.
Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов үз оешмасының эш юнәлеше турында сөйләде, студентларны җитештерү тәҗрибәсенә чакырды.
Республиканың уку йортларында Урман дәресләре уза. “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторларыннан бертуган Бубыйлар исемендәге “Иж-Бубый” МДБУ укучы балалар урман һәм аның кеше өчен файдасы турында бик күп мәгълүмат белделәр.
Тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин үз чыгышында билгеләп узганча: “Әгәр дә безнең борынгы ата-бабаларыбыз урманнан яшәр өчен файдаланырга мәҗбүр булган булса, хәзерге урманчылар өчен исә аны торгызу чоры килеп җитте. Урманчыларга агач утыртуда һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен республикада елга ике тапкыр – язын һәм көзен – “Урман утырту көне” акцияләре уза”.
Дәрестән соң “21 март – Халыкара урман көне” анкеталары таратылды, барлык катнашучылар да аларны зур теләк белән тутырды, үзләренең урман һәм аны саклаучы кешеләр турында белемнәрен күрсәтте.
Алар Буаның берничә мәктәбендә булдылар. Лекцияләр барышында “Зөя буйлары” ДТКТның 2 категорияле белгече Л.Зарипова мәктәптә укучыларга су саклау зоналары, аларның башка территория зоналарыннан аермасы, хуҗалык эшчәнлеген чикләү зарурлыгы хакында сөйләде.
Лекциядән соң викторина уздырылды, актив катнашучы укучыларга тыюлык бүләкләре тапшырылды.