ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

 

2015 елда үткәрелгән кисәтү чаралары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясенең урман фондында урман янгыннарына юл куелмады.

Быел, урманнарны янгыннардан саклау, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне янгын куркынычы янаган чорга үз вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру һәм урманнан файдаланучыларның янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвен контрольдә тоту өчен министрлык тарафыннан кисәтү чараларының планы расланды.  Хәзерге вакытта барлык урманчылыкларда да аларның эшчәнлек зоналарында ирекле янгын дружиналары оештырылды һәм өйрәнүләр үткәрелә, урман территорияләрен җир өстеннән патрульләү буенча маршрутлар эшләнде, графиклар раслана.

Ел саен урман янгыннары чоры башланыр алдыннан Лубян урман-техника көллиятендә урман янгыннарын сүндерү буенча җитәкчеләрне әзерләү эш башкарыла. Өйрәтү чаралары теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Моннан тыш, курсларда халыкны коткару кагыйдәләренә һәм янгында зыян алучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

 

“Озын Алан” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре “Әкият” катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Тәтеш шәһәре мәктәпләрендә укучылар өчен кызыклы тематик дәрес үткәрделәр. Үтемле итеп һәм уен рәвешендә райондагы каурыйлыларның күптөрлелеге, аларның табигатьтәге роле, елның авыр чорында ярдәм кирәклеге турында сөйләделәр.

Лекциядән соң викторина үткәрелде, анда балалар, сорауларга җавап биреп һәм табышмакларны чишеп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Алар арасыннан иң активларына “Озын Алан” ДТПТ бүләкләре бирелде.

Республиканың барлык урманчылыкларында да язгы чорда утырту материалын саклау өчен “кар өемнәре” оештыру буенча эшләр башкарылды, бу Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләрнең барлык ихтыяҗларын да тулы күләмдә канәгатьләндерәчәк.

Әзерлек эшләре база урман питомникларында да үткәрелә. Әһәмиятле чараларның берсе – кар каралту. Көлне яки торфны, кар эрүне тизләтү һәм чәчкеннәрнең шютте кебек авырулары таралудан саклау өчен чәчүлекләр астына салалар. Моннан тыш, питомникларда эшләүчеләр җыелган орлыкларны туфрак-климат шартларына яраклаштыру өчен төп урман булдыручы токымнарның орлыкларын сертификацияләүгә салалар.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Харвестер һәм форвардер операторларының ярышларында 7 урман хуҗалыгы үз командасын тәкъдим итте: Әлки, Арча, Бөгелмә, Биләр, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Мамадыш һәм Лубян урман-техника көллияте. Ярышларның баш хөкемдары – министр урынбасары Рәис Гомәров.

         Ярышларның берничә этабы узганнан соң хөкемдарлар бригадасы җиңүчеләрне билгеләде. Харвестерларда иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге операторлар күрсәтте: А. Вәлиуллин (Лубян урман-техника көллияте), М. Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), А. Нуриев (Мамадыш урман хуҗалыгы).

        Форвардер операторлары арасында I урынны Р. Ситдыйков (Арча урман хуҗалыгы), К.Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), Ф. Гарифуллин (Лубян урман-техника көллияте) яулады.

Этаплы ярышларда җиңүчеләргә һәм иң яхшы операторларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Киңәшмәдә министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм бүлекләрнең җитәкчеләре катнашты. Урман культураларын әзерләү буенча быелның беренче айларындагы эш нәтиҗәләре турында министрның беренче урынбасары Харис Мусин җиткерде. Ул билгеләп узганча, даими урман-орлык базасының объектлары потенциалын тагын да интенсиврак файдаланырга һәм урман питомникларында зур күләмле утырту материалларының җимешле-җиләкле, агач-куак токымнары буенча мәктәп бүлекләре булдырырга кирәк, ул шулай ук оптималь агро-техника чорларында урман торгызу һәм яклаучы урманнарны үрчетү буенча язгы кыр эшләре үткәрүне йөкләде. Үз чыгышында Х.Г.Мусин шулай ук урманны саклау һәм яклау мәсьәләләренә дә тукталды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров учреждениеләрнең тәүлек дәвамында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына үзагач әзерләү һәм җиткерүне тәэмин итү буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар Лубян урманчылыгының җитештерү объектларында булдылар.

Спартакиадада министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослесинфорг” ФБУ Казан филиалында, “Восточно-Европейская ЛОС” ФБУ ВНИИЛМ филиалында, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ эшләүчеләр, Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техника көллияте студентлары арасыннан төрле яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашты.

“Урман чаңгы юллары 2016” ярышларының нәтиҗәләре:

       30 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1. Миңнеханова Гөлсем (Саба урманчылыгы);

2. Галимуллина Лилия (Саба тәҗрибә урман хуҗалыгы);

3. Лаврентьева Оксана (Лубян урман-техника көллияте).

         30 яшьтән олырак ир-атлар арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1. Миңнеханов Азат (Саба тәҗрибә урман хуҗалыгы)

2. Кулагин Дмитрий (“Рослесозащита” ФБУ, “ТР Урманны яклау үзәге”);

3. Мөхәммәтҗанов Данис (Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы)

16 яшьтән алып 25 яшькәчә кадәрге студент егетләр арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1. Гусев Михаил  (Лубян урман-техника көллияте);

2. Семенов Александр (Лубян урман-техника көллияте)

3. Николаев Андрей (Лубян урман-техника көллияте)

16 яшьтән алып 25 яшькәчә кадәрге студент кызлар арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1. Гостева Анастасия (Лубян урман-техника көллияте);

2. Әхмәтҗанова Алсу (Лубян урман-техника көллияте);

3. Федорова Надежда (Лубян урман-техника көллияте)

Гомумкоманда буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1. “Саба урманчылыгы” ДКУ белән “Саба тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ;

2. “Лубян урман-техника көллияте” ДББУ

3. “Рослесозащита” ФБУ, “ТР Урманны яклау үзәге”.

Чаңгы ярышларында җиңүчеләргә Республиканың урман тармагында эшләүчеләрнең профсоюз комитетыннан кыйммәтле призлар тапшырылды.

 


11
март, 2016 ел
җомга

Кошларның урман өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Иң беренче чиратта, алар урман утыртмалары корткычларын юк итүдә кешеләрнең алыштыргысыз ярдәмчеләре булып тора. Аннан соң кошлар шау-шуыннан һәм җырыннан башка урман яртылаш үле булыр иде. Кышын гына тыныч тора ул, ләкин озакламый аны карабүрек, чебенче чәрелдәве, миләш чыпчыгы белән шәүлегән сызгыруы уятачак.

Минзәлә урманчылыгында эшләүчеләр, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә торган 1 апрельне көтеп тормыйча, Минзәлә шәһәренең 1 санлы мәктәбендә укытучылар белән бергә сыерчык ояларын ясау эшенә кереште. “Урман” чишмәсе янәшәсендәге урман массивы аларны элү урыны итеп сайланды. Тиздән яңа йортларда шушы урманнарда көн күрүче сыерчыклар, песнәкләр һәм кыргый күгәрченнәр пәйда булачак. Иртән уянып, кошларның салмак кына сызгырып җырлавын тыңлавы, дөньяда  табигать белән бәйли торган, яз, тормыш һәм мәхәббәт хакына сайрый торган нәни тылсымчылар барлыгы турында уйлавы ничек рәхәт!

(Мәгълүмат Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде).

 

 

Чираттагы дәреснең темасы – “Су һәм аның кеше тормышындагы роле”. Тыюлык белгече Римма Гайнетдинова А.С. Пушкин ис. 9 санлы лицейда укучыларга су саклау зоналарының әһәмияте турында сөйләде, Яшел Үзән районындагы күлләр һәм буалар турында видеофильм күрсәтте, яр буе полосасының саклык чаралары белән таныштырды. Балалар тату һәм күңелле рәвештә “Су – тормыш нигезе” викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, үзләренең әйләнә-тирә мохит һәм су буенда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм китаплар бирелде.

Спартакиадада министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослесинфорг” ФБУ Казан филиалында, “Восточно-Европейская ЛОС” ФБУ ВНИИЛМ филиалында, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ эшләүчеләр, Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техника көллияте студентлары арасыннан төрле яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашачак.

Республиканың барлык урман берләшмәсен җыя торган спартакиада гадәттәгечә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында уза.


4
март, 2016 ел
җомга

Төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт табигый тыюлыклары инспекторлары тарафыннан рейд чаралары дәвам иттерелә.

Ел башыннан бирле махсус сакланучы табигый территорияләрдәге режим бозылуның 114 очрагы ачыкланды, аларның зур өлеше (57%) Балык тоту кагыйдәләрен бозуга бәйле. 105 административ беркетмә, шул исәптән тоту коралын тартып алу буенча 89 беркетмә төзелде. Хокук бозучылардан 123, шул исәптән “Спас” ДТКТ инспекторлары тарафыннан – 47, “Чиста болыннар” – 28, “Кичке таң” ДТКТ – 24, “Свияжск” ДТКТ – 22, “Ашыт” ДТКТ инспекторлары тарафыннан 2 ятьмә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International