ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2015 ел
шимбә

    Студентлар тарафыннан үткәрелгән яхшы һәм файдалы гамәлләр эстафетасына “Яхшылык аллеясы” кушылды. 60 кеше Лубян авылы янәшәсендәге урман территориясенә җыештыру өчен чыкты һәм җәй дәвамында урманнарга килүче намуссыз гражданнар тарафыннан калдырып китү нәтиҗәсендә тупланган көнкүреш калдыкларын җыеп алды.

 


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

Агач аударучылар арасында өченче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты Казанның “Казан аренасы” стадионында 17-19 сентябрь көннәрендә узачак. Чараның оештыручылары булып Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Центрлесэкспо” ААҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ катнаша.

Агач аударучылар арасында Россия чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Аны үткәрүнең төп максаты – эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, һөнәри белемнәрне һәм эшләү ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә карата теләктәшлек күрсәтү. Гадәттә Россия чемпионаты ике этапта – региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Региональ этапта җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашу өчен номинацияләнә, ә илкүләм беренчелектә җиңеп чыгучылар ике елга бер тапкыр дөньякүләм чемпионатка җибәрелә. Мисал өчен, “Урман кисүче - 2015” һәм “Урман кисүче - 2016” чемпионатында җиңүчеләр Россия җыелмасына керәчәк һәм Россия өчен 2016 елда Польшада узачак 32 нче Дөнья чемпионатында көч сынашачаклар.

Россия ярышлары катгый рәвештә дөньяви чемпионат кагыйдәләре нигезендә үткәрелә. Илкүләм беренчелектә бензомоторлы пычкысы булган агач аударучылар һәм урман әзерләү машинасы операторлары катнаша. Алар агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш итеп үлчәп кисү, төгәл итеп кисү, ботаклар кисү, эстафета дисциплиналары буенча ярышачак.

2015 елда ярышларда Россия Федерациясенең 30 субъектындагы команда вәкилләре һәм Белорусия Республикасы командасы катнашыр дип көтелә.

Агач аударучылар арасында “Урман кисүче - 2015” Россия чемпионаты урман әзерләү инструментлары һәм урман әзерләү техникасы белән эш итүне күрсәтүгә генә корылмаган, ә ямьле һәм кызыклы манзара да. Ярышлар арасындагы буш вакытларда тамашачылар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылачак: бензопычкы белән агачлардан фигуралар кисү буенча чыгышлар ясалачак; призлы махсус конкурслар оештырылачак, сәнгать үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

 

 

 

Быелгы язда “Җиңү паркы” проекты кысаларында Татарстан Республикасында төрле ассортименттагы 53 мең данә үсенте утыртылды.  2010-2015 елларда Урман утырту көннәрендә 875000 татарстанлы катнашты, 2.5 мең гектар мәйданда 11,3 миллион данә агач утыртылды.  

Яхшы традиция әлеге көздә дә дәвам итәчәк. Бу чорда Россиянең барча төбәкләрендә теләге булган һәркем урманнарны чүптән чистарту һәм урманга һәм шәһәрләрнең паркларына яшь агачлар утыртуда, һәйкәлләрнең һәм мемориалларның, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүдә, аллеялар булдыруда, орлыклар һәм имән чикләвекләре җыюда үзеннән өлеш кертә ала.

Чистартуда, төзекләндерүдә һәм туган як урманнарын һәм паркларларын торгызуда катнашкан һәм шәхси өлешен керткән һәр гражданга без шат булачакбыз, чөнки мондый инициатива кешелекнең төп байлыгын – планетабызның уникаль экосистемасын саклауга өмет өсти.

            Акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Көллияттәге укытучылар һәм студентлар “Көзге яхшылык атнасы – яхшы гамәлләр атнасы” Иреклелек акциясендә катнаша. Көллият стадионында кросста һәм эстафетада, канат тартышу, идәннән күтәрелү, армреслинг ярышларында катнашу өчен спорт өлкәсендә иң актив студентлар – 56 кеше җыелды.

 

Тыюлык белгече Рамил Хаҗиев фикеренчә, үсеп килүче буын табигать, чисталык, экология турында кайгыртырга кирәклеген аңларга тиеш, алар экология проблемаларының бөтен асылын аңласын, әлеге проблемаларны хәл итәргә әзер булсын өчен – ә чүп мәсьәләсе хәзерге вакытта, кызганычка, бик актуаль – шуңа күрә балалар хәзерге вакытта калдыкларның ничек эшкәртелүен аңласын һәм урыннарда үзләренең нәрсәләр эшли алганлыгын белсен өчен, чүп җыю буенча экологик акцияләрнең әһәмиятлелегенә төшенсен өчен  мондый дәресләрне үткәрү – бик әһәмиятле.

         Белем тарату дәресе нәтиҗәсендә “Балтач урта мәктәбе” МББУ укучыларына экологик проблемаларның бөтен асылын аңлатырга тырыштылар, чөнки чүп мәсьәләсе соңгы вакытта актуальләшә бара.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

      Утырышта Комиссия әгъзалары, ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану буенча идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты, Казан федераль университеты, “Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгы” ФДБУ, “Түбән Чулман” милли паркы” ФДБУ хезмәткәрләре катнашты.

         Утырыш Татарстан Республикасының 2016 елда дөнья күрәчәк 3 нче Кызыл китабын әзерләүгә багышланган иде.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Көллияттәге укытучылар һәм студентлар  “Көзге яхшылык атнасы – яхшы гамәлләр эстафетасы” дигән Иреклелек акциясендә катнаша. Көллият китапханәсендә узган “Бергә эшләрбез” экология дәресендә студентлар чыгышлар ясады һәм анда фикер алышулар булды, аның барышында планетаны көнкүреш калдыклары белән чүпләү буенча коткы салучы очраклар турында сөйләштеләр.  Әйтик, мисал өчен, пластик калдыклары, төрә торган пленка табигый шартларда таркалмый, ә яндырганда атмосферага күп күләмле пычраткыч матдәләр бүлеп чыгара.

Акция кысаларында эрудитларның һәм китап укучыларның конкурслары, “Чәчәкле калейдоскоп” булды.

Слетта Әгерҗе районыннан 11 команда көч сынашты. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ коллективы слетта актив катнашты. Урманчылыкның һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының берләштерелгән “Урман-янгын командасы” туристлык маршрутын узып, кулинария бәйгесендә, спорт ярышларында һәм турист җыры конкурсында көч сынашты. Команданың спорт рухына хәтта кыска вакытлы яңгыр да комачау итә алмады. “Урман-янгын командасы” 4 урынга лаек булды.

 


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Харис Мусин 7-11 сентябрь көннәрендә Дурбан ш. (КАР) ачылачак һәм узачак корылтайдагы Россиянең рәсми делегациясе составына керә. Дөньякүләм урман бергәлеге өчен урман корылтайлары үткәрү иң әһәмиятле халыкара вакыйгаларның берсе булып тора, аларда кешелекнең урманнарга һәм урман хуҗалыгын алып баруга бәйле төп проблемалары карала.

         Чаралар барышында Россиянең Урман хуҗалыгы министрлыгы “Россия урманнары: хәзер һәм киләчәк” темасына “түгәрәк өстәл” оештырачак, анда Харис Мусин республиканың урман хуҗалыгын үстерү турында доклад белән чыгыш ясаячак.

Урам торак массив янәшәсендә урнашкан, анда яшәүчеләр һәм бирегә килеп ял итүчеләр янәшәдәге урыннарны чүплеккә әверелдергән. Өмәнең оештыручылары – “Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү үзәге” РМОО ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына өмә үткәрүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте, чара 5 сентябрьдә узды.

         Нәтиҗәдә урман кишәрлегендә 27 капчык чүп, аерым савытларга 4 капчык пыяла һәм 3 капчык пластик савытлар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International