Урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында авыр тормыш шартларында калган пенсионерларга һәм урман хуҗалыгы ветераннарына ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән шәхси ихтыяҗлары өчен утын бүлеп биреләчәк.
Моннан тыш, учреждениеләрдә чәй табыннары артында, концерт программасы белән очрашулар оештырылачак. Мондый чараларда катнашу пенсионерларга аралашырга, урман хуҗалыгының ни рәвешле үсеш алуын белергә мөмкинлек тудыра.
Тармак ветераннарына министр Алмас Нәзиров мөрәҗәгать итте, гомер буе урман хуҗалыгына хезмәт итүләре, табигатьнең матурлыгын һәм бөеклеген саклаган өчен рәхмәтен җиткерде. “Үз хезмәтегезгә булган ярату хисләрен, алган белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне сез һич карусыз яшь урманчылар буынына тапшыра килдегез”, – дип ассызыклады министр.
Массакүләм чабышта министрлык командасына министрның беренче урынбасары Харис Мусин һәм министр урынбасары Рәис Гомәров җитәкчелек итте. Кросс дистанциясе “Казан аренасы” стадионы территориясендә ике чакрым тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары кырыйларында, бакчачылык ширкәтләрендә һәм сулык ярларында, коры җилле һава торышы булуга карамастан, контрольсез үлән яндыру, узган елдан калган, урылган кырларны, салам һәм коры камыш яндыру очраклары очрый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 мартындагы “2015 елда урманнарны янгыннардан саклау чаралары хакында” 194 номерлы карары нигезендә янгын чоры тәмамланганчыга кадәр дәүләти урман инспекторлары республика территориясендәге урманнарны саклау, урман янгыннарын кисәтү һәм булдырмый калу буенча контрольлек чараларын дәвам иттерә.
Урман хезмәткәрләре көне һөнәри бәйрәмендә Лубян урман техника көллияте стадионында Киров өлкәсенең “Ватан уллары” Патриотик һәм спорт тәрбиясен үстерүгә теләктәшлек ассоциациясенең күрсәтмә чыгышлары булды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүченең 70 еллыгына багышланды.
Ассоциация спортчыларын директор Афанасий Данилов сәламләде, ул ассызыклап үткәнчә, осталык, җитезлек, төгәл хәрәкәтләр, 16-17 яшьлек яшүсмерләрнең корал белән эш итү сәләте манзара кылына торган мондый чыгышлар патриотик тәрбияне, көллият студентларының сәламәт яшәү рәвешен алып баруын пропагандалау өчен мөһим. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторы белән җитәкләүче Айрат Әхмәров кунакларга рәхмәт җиткерде, ул көллияттәге укытучыларны һәм студентларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм, спортчыларга мөрәҗәгать итеп, урманны саклау – Ватанны саклау дигән сүз, без барыбыз да уртак зур эш башкарабыз, диде.
2015 елның 18-19 сентябрь көннәрендә “Казан аренасы” территориясендә агач аударучылар арасында 3нче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты узды, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Центрлесэкспо” ААҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ оештырды. Россия ярышлары агач аударучылар арасында Халыкара IALC (International Association Logging Championships) чемпионатлары ассоциациясе таләпләрен төгәл үтәп үткәрелде.
Илкүләм беренчелектә бензомоторлы пычкылар ярдәмендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән агач аударучылар һәм агач эшкәртү машинасы операторлары катнашты. “Урман кисүче-2015” чемпионатында катнашучылар агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү белән кисү, төгәл кисү, ботаклар кисү, эстафета кебек дисциплиналар буенча көч сынашты. Чемпион титулын Карелия Республикасыннан килгән агач кисүчеләр саклап калды, икенче урынны Татарстан Республикасы, 3 нче урынны Чуашия Республикасы яулады. Ләкин “Бензопычкы белән агач аудару” дисциплинасында дөнья рекорды кую дәрәҗәсенә ирешү Татарстан Республикасының Нурлат урман хуҗалыгыннан агач кисүче Олег Алексеевка тәтеде. 3 нче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатында җиңүчеләр илнең җыелма командасы составына керәчәк һәм 2016 елда Польшада узачак дөнья беренчелегендә Россия данын яклаячак.
Казан 2018 елда агач аударучылар арасында Дөнья чемпионаты уздыруга карата ил-кандидат буларак Россияне таныту хокукына гариза тапшырды. Әгәр дә Казанның бу үтенече хуплау тапса, Татарстан башкаласының 2018 елда “Казан” аэропорты районында төзелүче “Казан Экспо” Халыкара корылтай-күргәзмә үзәге мәйданында агач кисүчеләрнең дөнья беренчелеген кабул итү мөмкинлеге булачак.
(“Казан ярминкәсе” ААҖ мәгълүматлары һәм фотоматериаллары файдаланылды).
Республиканың урман хуҗалыгындагы иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары в.б. Алексей Песошин, РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, РФ Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге президенты Мирон Тацюн һәм ТР урман хуҗалыгы министры в.б. Алмас Нәзиров катнашты.
“Быел шулай килеп чыкты инде, агач аударучылар арасында “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатын үткәрү очраклы рәвештә урман хезмәткәрләре бәйрәме белән бергә туры килде. Мин сезне әлеге бәйрәм һәм әлеге ике чараны яхшы гына туры китерүебез белән тәбрик итәм”, – диде үзенең чыгышында Алексей Песошин.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте тармакны үстерүгә зур игътибар бирә һәм урман торгызу юлында аңа теләктәшлек күрсәтә. Европада иң зур, елына 12 миллион кәлшә үстерү буенча урман селекция-орлыкчылык үзәген ачу моның ачык мисалы булып тора. Инде берничә чор рәттән урман янгыннары республиканы урап уза. “Әлеге тенденция киләчәктә тә сакланыр дип өметләнәм. Без бергә моның өчен максималь тырышлык куячакбыз”, – дип ассызыклады ТР Премьер-министрының беренче урынбасары в.б.
Ул шулай ук тармактагы ветераннарның Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә керткән бәһасез өлеше, шулай ук бүген мәктәп урманчылыкларында яшь буын белән эшләүнең әһәмияте турында да искәртеп узды.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы үз чиратында Татарстанның урман тармагына һәрчак зур игътибар бирелгәнлеген әйтте.
“Агач кисүчеләр арасында Россия чемпионаты үткәрү мәйданы буларак республика юктан гына сайланмады. Минем уйлавымча, республикада урман хуҗалыгы үссен һәм урманчы, урман хезмәткәре һөнәрләре тагын да кызыклырак булсын өчен барысы да эшләнгән, – диде Иван Валентик. – Урман – безнең милли байлыгыбыз һәм Татарстанда бу байлыкка бик зур хөрмәт белән карыйлар”.
Урман хуҗалыгы вәкилләрен, урман хезмәткәрләрен аларның һөнәри бәйрәме белән котлаганнан соң мактаулы кунаклар аеруча танылган белгечләрне бүләкләде.
Шулай итеп, “Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк тамгасы белән ТР урман хуҗалыгы министры в.б. Алмас Нәзиров һәм Кәләй урманчылыгының урман торгызу инженеры Мимоза Тимербаева бүләкләнде. Шулай ук мактау грамоталары һәм “ТР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Шуннан соң Алексей Песошин Алмас Нәзиров җитәкләгән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, бәйрәм уңаеннан, урманга хезмәт итүдәге һөнәри вазифаларны үтәү өчен, берьюлы 31 “Нива” автомобильләренең чын ачкычлары символы буларак зур ачкыч бүләк итте.
Чара тантаналы бәйрәм табыны артында концерт программасы белән төгәлләндеЯрышларда катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатендә болай диелә: “Быел Татарстанга беренче тапкыр агач аударучылар арасында “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатында катнашу өчен илнең иң яхшы урманчыларын җыю хокукы бирелде.
Безнең республика, Чемпионатны оештыручы буларак, ярышлар яхшы шартларда үтсен, барысы да кирәкле техник таләпләрне исәпкә алып корылсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләде. Татарстан Республикасы икътисады структурасында нефть табу, нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше өстенлек итә. Шуңа бәйле рәвештә урманнарны саклау мәсьәләсе аеруча актуаль. Һәм без, әлеге проблеманың барлык әһәмиятен аңлап, актив рәвештә урман үсешен һәм агач эшкәртү сәнәгатен инвестициялибез.”
Президент ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Бүген “Казан Аренасы” стадионында агач аударучылар арасында “Урман кисүче – 2015” Россия чемпионаты ачыла. Төрле номинацияләрдә ике көн дәвамында утызга якын команда көч сынашачак.
Ярышлар барышында тамашачыларны зур күңел ачу программасы көтә: Урман Сабан туе, концерт, республиканың урман хуҗалыкларында агач эшкәртүдән барлыкка килгән эшләнмәләр күргәзмәсе һәм алар белән сату итү.
Агач аударучылар арасында Россия чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Аны үткәрүнең төп максаты – эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, һөнәри белемнәрне һәм эш ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә теләктәшлек күрсәтү. Гадәттәгечә Россия чемпионаты ике этапта – региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Региональ этапта җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашу өчен номинацияләнә, ә илкүләм беренчелектә җиңүчеләр ике елга бер тапкыр дөньякүләм чемпионатка җибәрелә. Мисал өчен, “Урман кисүче-2015” һәм “Урман кисүче-2016” Чемпионатында җиңүчеләр Россия җыелмасына керәчәк һәм 2016 елда Польшада агач аударучылар арасында узачак 32 нче Чемпионатта Россия данын яклаячак.
“Урман кисүче-2015” чемпионатына 30 якын Россия командасы киләчәк. Беларусьтан да агач аударучылар командасы булачак.
3 нче урта гомумбелем мәктәбе урманчылыгы (җитәкчесе – Т.И. Чибидина), Нурлат урман хуҗалыгы белән берлектә, “Салават күпере” проектын тормышка ашыра. Алар сугыш һәм хезмәт ветераннары яши торган күрше мәктәп ишегалларында чәчәклекләрнең коймалары начар торышта булуына искәртте. Нурлат урманчылыгы мәктәп укучыларына штакетниклар һәм буяулар тапшырды. 6а һәм 8б, 9б сыйныфы малайлары беренчеләрдән булып эшкә кереште: аларны кирәкле зурлыкларда кистеләр, ә 8б сыйныфы кызлары төрле төсләргә буядылар. Проект белән Ксения Соснова җитәкчелек итте.
Хәзер ветераннарның ишегалларын төрле төсле коймалар бизи.