ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Узган атнада, 2015 елның 7 сентябре иртәсенә карата, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров исеменнән студентларны һәм көллият укытучыларын эшләр белән идарә итүче Николай Золотов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләсе буенча сектор җитәкчесе Айрат Әхмәров сәламләде.

         Яңа уку елына багышланган тантаналы линейкада көллият директоры Афанасий Данилов беренче курсларга урман хуҗалыгы техникумының тарихы турында сөйләде һәм соңгы елларда Лубян көллиятендә урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча күп нәрсә эшләнгәнлеге турында искәртте. Әйтик, белем бирү бинасының матди-техник базасы нык яхшырган, белем бирү процессын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтарыла, студентлар тормышы өчен көнкүреш шартлары яхшырган.

         Көллияттәге иң яхшы укытучыларга, урман тармагына белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле эшләгән өчен, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты 1922 елда гамәлгә куела. Күп кенә үзгәртеп корулардан соң, 2007 елда анда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты торгызыла. Шул вакыттан бирле вуз Урман хуҗалыгы министрлыгы белән актив хезмәттәшлек итә башлый. Биредә урман тармагы өчен булачак белгечләр әзерләнә, урман хуҗалыгы өчен фәнни-тикшеренү эшләре буенча төп темалар эшләнә.

         “Белем алу – теләсә кайсы кеше эшчәнлегендә нигез булып тора. Бу нигез ныграк булган саен, кешенең тормышта да, һөнәрендә дә үз урынын табу дәрәҗәсе югарырак була”, – диде Рәис Гомәров, студентларга мөрәҗәгать итеп. Ул студентларга һәм укытучыларга укуда уңышлар, якты һәм кызыклы студент тормышы теләде.

1 сентябрь – Белем көнендә районның 35 белем бирү оешмасында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узды. Райондагы 594 бала өчен беренче уку елы башланып китте.

         Быел үз укучыларын унынчы тапкыр каршы алучы гимназия дә бу көнне бәйрәмчә үткәрде. Быел мәктәптә район җитәкчелеге һәм “ТатРИТЭКнефть” шефлары ярдәмендә ремонт үткәрелгән, автомашиналар өчен парковка ясалган, светофор урнаштырылган. Гимназиядә укучыларны һәм мөгаллимнәр коллективын бәйрәм белән котлау һәм аларның сөенечен уртаклашыр өчен район башлыгы Равил Кузюров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, “ТатРИТЭКнефть” ТҖП директоры урынбасары, баш геолог Николай Нефедовлар килгән иде.

         Чарада катнашкан район кураторы Харис Мусин Республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен дә укып узды.

         Гимназиядәге Белем көне агачлар утырту акциясе белән дәвам итте. Бу көнне район башлыгы Равил Кузюров һәм Харис Мусин, беренче һәм 11 сыйныф укучылары белән берлектә, Канададан кайтартылган лжетсуга агачларын утыртты.

         (Нурлат муниципаль районы сайты материаллары нигезендә).


28
август, 2015 ел
җомга

Авыл җирлегендә урнашкан паркны, Җир Хартиясе Аллеясын, “Җиңү урманы” агачлыклары үскән урыннарны, урман массивларын, сулыкларның ярларын чистартуда мәктәп укучысыннан алып, төрле яшьтәге, табигатькә карата битараф булмаган җирле халык катнашты. Өмәне башлар алдыннан дәүләт тыюлыгы башлыгы, ТР атказанган экологы Әһли Фәйзуллин анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, монда җыелган һәркемне “экологик бердәмлек” берләштерә һәм туган якны төзекләндерү мәсьәләсе һәркем өчен мөһим, дип ассызыклады.

Россия күләмендәге “Яшел Россия” экологик өмәсенә багышланган “Кичке таң” тыюлыгындагы өмә концерт белән тәмамланды, анда татар һәм удмурт фольклор коллективлары чыгыш ясады. Чарада иң актив катнашканнарга бүләкләр тапшырылды.


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман кисүчеләрнең Россия чемпионаты 18-19 сентябрь көннәрендә Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге инициативасы буенча үткәрелә.  Алданрак узган россиякүләм ярышларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урман кисүчеләрнең профессиональлек дәрәҗәсе артканнан арта бара. Россия осталарының әзерлек дәрәҗәсе шушы төр техник спорт өлкәсендә чагыштырырлык кына түгел, ә белгечләр бәяләгәнчә, күп кенә илләрдән килүче вәкилләрнең осталык дәрәҗәсен уздырып да җибәрә. Ярышларны сыйфатлы итеп уздыру, объектив хөкем итү өчен Лубян урман-техника көллияте базасында хөкемдарларны һәм ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучыларны укытулар оештырылды.

         Укуларны Россиянең җыелма командасы тренеры  Александр Гончаров (Мәскәү) һәм тренер-инструктор Владимир Богдановлар үткәрә.

 

    Аудитның максаты республика һәм Министрлык  урманчылыклары тарафыннан тормышка ашырыла торган урман белән идарә итүнең һәм эчке тәэмин ителеш челтәренең FSC схемасы буенча Россиянең илкүләм ирекле урман сертификациясе стандарты таләпләренә туры килүен раслаудан, шулай ук  урман хуҗалыкларындагы җитештерү эшчәнлегенең тәэмин итү буенча “җитештерүчедән кулланучыга” мульти-сайт челтәре стандартларына туры килүен раслаудан гыйбарәт.

         Аудит 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Кичке таң” ДТКТ территориясендә инспекторлык составы “Түбән Чулман” милли паркы җитәкчесе Айрат Имамов, “Алабуга урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-урманчысы Миннегаян Мөхәммәтҗанов белән очрашты.

         Очрашу барышында дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин тыюлыктагы биологик төрлелек, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайваннарның терлеклек итү һәм үсемлекләрнең үсеп китү урыннары турында сөйләде. Парк җитәкчесе исә су баса торган болыннарга, И.И. Шишкин исеме белән бәйле булган мемориал урыннарга карата үткәрелгән фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, “Түбән Чулман” милли паркындагы экосистеманың хәзерге торышы турында мәгълүмат җиткерде.

         Очрашуда катнашучылар Җир Хартиясе Аллеясын карады, анда истәлекле таш урнаштырылган һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

Акция урман утырту, аны чүп-чардан чистарту һәм урман-орлык чималын җыеп алу буенча Россия күләмендәге иҗтимагый чара булып тора. Ул октябрь азагына кадәр барачак, бөтен ил буйлап ел саен үткәрелә торган урман утырту көне быел 10 октябрьгә планлаштырылган.

Аларда урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге федераль башкарма хакимият органнары, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы җитәкчеләре һәм вәкилләре, регионнардагы җитәкчеләр һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре катнашачак. Чаралар Саба, Шәһәр яны урманчылыкларында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International