ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга

Шундый исем астында узучы, һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көненә багышланган акция сентябрь аенда Россиянең барлык урман хуҗалыкларында да узачак. Бу көннәрдә Татарстан урманчылары мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән тематик очрашулар оештырачак һәм аларны урманчылыклардагы, урман хуҗалыкларындагы, янгын-химия станцияләрендәге, урман-орлык үзәкләрендәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар.

         Министрлык белгечләре Казанның югары уку йортларында лекцияләр белән чыгыш ясаячак.

Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет учреждениесе (ТатЛОС) белән берлектә, берничә ел дәвамында Тарандт урман мәктәбенең (Дрезденның техник университеты) галим-урман белгечләре белән ныклы хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Саксония урман белгечләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге аркасында “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” проектын тормышка ашыру карары барлыкка килде.

 

         Проект нигезендә, катнаш (имәнле-юкәле) имән утыртмалары булдыру, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы югары продуктлы агачлар формалаштыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән агачларын комплекслы тикшерү күздә тотыла.

 

         Хәзерге вакытта урманчылыкта үткәреләчәк тикшеренүләр өчен имәнле-юкәле утыртма кишәрлекләрен сайлау эшләре башкарыла.

 


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ике атна дәвамында “Крутушка” шифаханәсе базасында “Россиянең Студент Отрядлары” ЯГИОның Татарстандагы региональ бүлеге тарафыннан, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, палаткалы аланның “Урманны яклаучылар” сменасы үткәрелә.

  Республикадагы профильле сменаның төп максаты булып мәктәп урманчылыкларында укучыларның экологик һәм урманчылык белемнәрен өзлексез камилләштерүдән, аларны урманнарны саклау һәм яклау буенча иҗади һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүдән, туган як табигате турындагы белемнәрен арттырудан гыйбарәт.

  Аланда министрның беренче урынбасары Харис Мусин булды, һәм ул балалар белән очрашты.

Урман хокукы өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә стимул бирү һәм һөнәри белем алуда һәм тикшеренү эшчәнлегендә зур тырышлык күрсәтүче, аеруча талантлы студентларга һәм аспирантларга ярдәм итү максатында, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы югары уку йортларындагы студентлар һәм аспирантлар арасында 2015 елның 1 сентябреннән башлап 2015 елның 20 декабренә кадәрге чорда урман законнары өлкәсендә хокук куллану мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә Халыкара конкурс үткәрә.

Конкурс турындагы нигезләмә – матбугат релизында.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

Форумның төп максаты – коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган социаль проблемаларны дәүләт структуралары белән бергәләшеп хәл итү. Форум эше ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән узды. “Уртак тырышлык нәтиҗәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра алырбыз дип ышанам”, – диде бу хакта бүген III республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар  (КБО) форумының пленар утырышында вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

         Чара “Корстон” КСКАК мәйданында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль районнары башлыклары һ.б. катнашты.

         Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумы Татарстанда 2011 елдан бирле, республиканы алга таба инновацион үстерү һәм яшәү шартларын яхшырту максатларында гражданлык җәмгыяте институтларының һәм хакимият органнарының тырышлыкларын консолидацияләү өчен үткәрелә. Республика җитәкчелеге, Татарстанны социаль үстерү буенча әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә КБО – дәүләтнең җитди партнерлары булып тора, дип саный.   

         Бүген Татарстанда 400 тирәсе социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма исәпләнә. Татарстан җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе иҗтимагый контроль гамәлен торгызуга ярдәм итә. Республикада коммерциячел булмаган секторны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә җитәрлек тупланган. Социаль юнәлешле КБОның республика реестры төзелде. 2014-2016 елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү программасы буенча финанслау күләме 1 миллиард сум тәшкил итте.

         Бүгенге чыгышлар барышында билгеләп үтелгәнчә, узган 2 ел эчендә республикада күп санда яңа гражданлык һәм җәмәгатьчелек инициативалары тормышка ашырылган. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, “Безнең эш” иҗтимагый хәрәкәте, “Үлемсез полк” Гомумроссия гражданлык-патриотлык хәрәкәтенең региональ бүлеге һәм башкалар булдырылды һәм алар актив эшчәнлекләрен башлап җибәрде.

         “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенә керүче җәмәгатьчелек оешмалары форумда актив катнашты. Тематик секцияләр кысаларында алар гражданлык җәмгыятен үстерү, социаль яктан әһәмиятле булган проектларны җәелдерү, Татарстан территориясендә иҗтимагый оешмаларны үстерү һәм татарстанлыларның яшәү рәвешен яхшырту максаты белән дәүләт органнары белән җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

         Сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук яклау эшчәнлеге, хокукый тәрбия, социаль яклау, хәйрия һәм мәдәният кебек тормыш өлкәләрен бүген җәмәгатьчелекнең актив катнашуыннан башка гына күз алдына китереп тә булмый, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп. Татарстандагы активистларның күпчелеге – гражданлык позицияләре чәчрәп торган эшлекле һәм инициативалы кешеләр, диде вакытлыча ТР Президенты вазифаларын башкаручы. Ул Татарстанның иҗтимагый тормышында катнашучыларның барысына да, республиканы һәм аның гражданнарының иминлеген үстерү өчен кылынган күркәм гамәлләре өчен, хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.

         Рөстәм Миңнеханов, дәүләт белән гражданлык җәмгыяте арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре уртак кызыксынучанлыкка һәм бер-берсенең социаль миссиясен тануга нигезләнгән, дип белдерде. Казанда социаль юнәлешле КБО өчен ресурс үзәге төзелүне ул, позитив яктан кабул ителде, диде. Рөстәм Миңнеханов республиканың башка шәһәрләренә дә әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтергә тәкъдим итте.

         Вакытлыча ТР Президенты в.б. сүзләренә караганда, алга таба да КБОга дәүләт ярдәме күрсәтүнең рәвешләрен камилләштерергә кирәк. Ул республика хакимиятенә ел саен 10 миллион сум күләмендә коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант күләмнәрен карарга кушты. “Моннан тыш, КБО өчен муниципаль программалар да җитди ярдәм булып тора. Күпчелек районнар өчен Түбән Кама һәм Алабуга тәҗрибәсе уңай мисал булыр иде, анда бүген мондый программалар нәтиҗәле тормышка ашырыла. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра алырбыз, дип ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

         Ул искәртеп үткәнчә, тиздән Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасына 10 яшь тула. Шушы еллар эчендә ул иҗтимагый хәрәкәтне координацияләүнең танылган үзәгенә әверелде, халыкара һәм федераль дәрәҗәләрдәге җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләре системасында аның өлеше артты, дип ассызыклады вакытлыча ТР Президенты вазифаларын башкаручы. Республикадагы әһәмиятле карарлар Иҗтимагый палата фикерләрен исәпкә алып кабул ителә, диде ул. Дәүләт алга таба да, эзлекле рәвештә аның статусын ныгытачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. “Бу уңайдан республиканың Дәүләт Советына Иҗтимагый палатага аны алып бару мәсьәләләрендә закон чыгару инициативасы хокукын бирү мәсьәләсен карап тикшерергә тәкъдим итәм.  Мондый карар дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте арасында яңа дәрәҗәгә китереп чыгарачак. Палата белән ТР Дәүләт Советының үзара хезмәттәшлеген үстерү буенча өстәмә чаралар җәлеп итәргә кирәк. Ел саен республика парламентының сессияләрендә Иҗтимагый палатаның докладларын тыңлау тәҗрибәсен карау максатчан булыр иде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

         Шулай ук ул Иҗтимагый палата рәисенең палата әгъзаларының вәкаләтләрен рәттән икешәр срок белән чикләү турындагы тәкъдимен дә хуплады. Бу чара составны даими яңартып тору һәм әлеге вәкиллекле органны карап тоту буенча тагын бер механизмга әйләнәчәк, дип саный вакытлыча ТР Президенты в.б.

         “Иҗтимагый палатаның вәкаләтләрен киңәйтү министрлыкларда һәм ведомстволарда, муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советларның статусын ныгыту белән берлектә алып барылырга тиеш, дигән фикер белән тулысынча килешәм. Бу уңайдан ведомстволардагы иҗтимагый советларның рәисләрен тиешле дәүләт органнары коллегияләре составына кертүне файдалы дип саныйм”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

         Ул шулай ук иҗтимагый советларның составында элек җитәкче булганнарны һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең җаваплы хезмәткәрләрен чикләү турындагы инициативаны да хуплады. “Элеккеге булсалар да, иҗтимагый советларда түрәләрнең саны артыграк булырга тиеш түгел. Бу алар эшенең асылын алыштыруга китерәчәк”, – дип өстәде ул.

         Рөстәм Миңнеханов ММЧ эшенә аерым тукталды. Аның фикеренчә, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары социаль юнәлешле КБОның потенциалын ачу өчен җитәрлек игътибар бирмиләр. Ләкин иҗтимагый оешмаларның да күбесе мәгълүмат кырында үзләрен бик кыюсыз тота, дип билгеләде вакытлыча ТР Президенты в.б. Ул ел саен КБО эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештырырга кушты. “Бу иҗтимагый берләшмәләр белән гражданлык җәмгыятенең әһәмиятле институты булган ММЧ арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен өстәмә стимул булачак. Активистларның ирешкәнлекләрен күрсәтү җәмәгатьчелекне үстерү өчен бик тә мөһим дип ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

         Форум эшендә министр урынбасары Р. Гомәров, әйдәп баручы киңәшче Т.Галиев, “Лубян урман-техника көллияте” ДБББУ А.М. Данилов, Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзасы И. Зарипов, ТР Урман тармагы профсоюзлары хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе И. Гыймадиев составында Министрлык делегациясе  катнашты.

 

Биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Индира Томаева җитәкләгән эшлекле төркем составында “Спас” ДТКТ башлыгы Евгений Костин һәм “Чулпан” ДТЛЗ башлыгы Фәнил Гыймадиев бар иде. Командировканың максаты “Табигатьне саклау традицияләре һәм экологик туристлыкны үстерүдә аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эшендә катнашудан, шулай ук экотуристлык өлкәсендә “Бурятия Республикасының “Тункин районы” МБ хакимиятенең эш тәҗрибәсен өйрәнүдән гыйбарәт булды.

         Тункин районының Депутатлар советы рәисе Сыренов Аламжи Владимирович җитәкләгән “түгәрәк өстәл” эшендә Улан-Удэ шәһәре татарларының шәһәр милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, район территориясе буйлап туристлыкның җәяүле, атлы, таулы, сулы һәм велосипедлы төрләрен оештыручылар, МДЛУның Евразия лингвистика институты (Иркутск ш.) вәкилләре, ИрДТУның Минералогия музее директоры, Бурятия Республикасының Композиторлар берлеге рәисе, Хойтогол авылының этнографика музее җитәкчесе, культ урыны ламасы Бурхан-Баабай Дымшеев Дагба катнашты.

         Очрашу барышында “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны татарстанлылар Татарстан Республикасында МСТТ өлкәсендә алып барылган эшләр, шулай ук “Болгар” тарихи-архитектура комплексы турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. Семинардагы кунакларның һәм хуҗаларның китапханәләренә “Татарстанда Җир хартиясе”, “Урман дозоры” китаплары һәм башка басмалар тапшырылды.

         Бурятия Республикасының “Тункин районы” МБ хакимияте җитәкчесе  – башлыгы А.Г.Самаринов карары нигезендә, бурят һәм татар халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту өчен,  И.Ф. Томаева Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


18
август, 2015 ел
сишәмбе

Гадәткә кергән әлеге очрашуларга урман хуҗалыгы техникумының элеккеге директоры Мулланур Гобәйдуллин башлангыч бирде. Быел уку бинасы диварларында көллиятне моннан бер, 10, 20, 30, 40 һәм аннан да күбрәк ел элек тәмамлаган студентлар җыелды.

         1921 елдан башлап көллиятне урман хуҗалыгындагы 9 меңнән артык белгеч тәмамлаган, аларның күбесе һөнәрләренә тугры калып, урманчылыкларда, урман тармагы предприятиеләрендә эшли.

         Уку йортын 1965 елда тәмамлаучылар 50 еллык юбилей билгеләп үтте. 50 ел элек техникум тәмамлаган 50 студентның 90%ы үзләрен әлеге күркәм хезмәткә баглаган. Аларның 9ы – урман хуҗалыгы директорлары, 18е урман хуҗалыгында баш белгечләр булып эшләгән, 3се галим булган, 2се – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстан Республикасының урман кардәшлегендә аларның исемнәре һәркемгә таныш: Н. Кузнецов, В. Хисамов, В. Гуськов, Ф. Солтанов, Н. Лисов, А. Петров һәм башкалар. Бу очрашуга алар 20 кеше составында килгән иде.

         Көллиятнең 1975 елдагы чыгарылыш укучылары уку йортын тәмамлауның 40 еллыгын билгеләп үтте. Очрашуга 26 элеккеге студент килгән иде. Әлеге чыгарылыш составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белем алган.

         1979 елда тәмамлаучылар тулы составта күреште.

         Очрашу кичәсенә Татарстан Республикасыннан, Удмуртиядән, Чиләбе, Свердлау, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 тирәсе чыгарылыш студенты килде.

         Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге чыгарылыш укучылары мөгаллимнәренең каберләрен зиярәт кылды, чәчәкләр салды, элеккеге сыйныф җитәкчеләре һәм курсташлары белән очрашты.

         Көллият адресына һәм андагы укытучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучы чыгарылыш укучылары катнашкан концерт программасын ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г. Мусин, Кукмара муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х. Галиева һәм көллият директоры А.М. Даниловлар ачып җибәрде.

         Кичә бәйрәм салюты һәм дискотека белән тәмамланды. Ул онытылмаслык чара булды – хатирәләр һәм яшьлек елларына онытылмаслык сәяхәткә әверелде. Мондый көндә артка карап, үткән елларның иң бәхетле минутларын яңадан кичерү бик тә рәхәт иде.

         О. Сидоренко, Лубян урман-техника көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

 

165 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк наратлар Иске Ялан кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Батрас елгасы янәшәсендә үсә. Кызганыч, әмма карт агачлар, яшьләре арту белән, зәгыйфьләнгән һәм корып бара.  Урманчы Д. Миндрахманов җитәкләгән Кәләй урманчылыгы комиссиясе урман культураларын тикшерде. Нәтиҗәдә комиссия урман кишәрлеген, өлешчә коры-сарыдан чистартып, чүп-чардан арындырырга дигән карарга килде, шул ук вакытта наратларның гомерен озынайту һәм кишәрлектәге кабатланмас экосистеманы саклау өчен урманчылык хезмәткәрләре хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәк.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

Семинар кысаларында мәктәп урманчылыкларының иң алдынгы вәкилләре урман питомникларының эш ысуллары, федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) нигезләре, урман торгызу чаралары белән танышты.

Балалар өчен мәдәни программа, психологик тренинглар да оештырылган иде. Чаралар “Крутушка” шифаханә комплексы территориясендә урнашкан балалар өчен палаткалы алан базасында узды.


14
август, 2015 ел
җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының 2015 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елның 2 яртыеллыгы өчен бурычлары” темасына коллегия утырышы булды. Киңәшмәне министр Нәзиров Алмас Әмин улы алып барды. Чарада “Урманчылык” дәүләти казна учреждениеләре җитәкчеләре-урманчылары, “Урман хуҗалыгы” (“Лесхоз”) дәүләти бюджет учреждениеләре директорлары, Министрлыкның структур бүлекчәләрендәге башлыклар катнашты.

         1 яртыеллыкка куелган дәүләт бурычларын үтәү турында һәм алдагы чорга булган бурычлар, урман хуҗалыгындагы җитешсезлекләр, урманнарны саклау һәм яклау һәм алда башкарыласы чаралар хакында хисап доклады белән министрның беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы чыгыш ясады.

         Министр урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы “Урман хуҗалыгы” дәүләти бюджет учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясады.

         Шулай ук докладлар белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

         дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Таҗмиев Нияз Марат улы “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы  415-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру турында;

финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлеге бүлеге башлыгы Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы Министрлык буйсынуында булган учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе торышы һәм әзер продукцияне исәпкә алу, төп фондлар һәм товар-матди кыйммәтләр турында сөйләде.

         Киңәшмәне йомгаклап, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры: “Бүгенге киңәшмәнең нәтиҗәләре игътибарга гына алынып калмыйча, учреждениеләребезнең конкрет гамәлләрендә дә чагылыш табар дип ышанам”, – дип ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International