ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет учреждениесе (ТатЛОС) белән берлектә, берничә ел дәвамында Тарандт урман мәктәбенең (Дрезденның техник университеты) галим-урман белгечләре белән ныклы хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Саксония урман белгечләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге аркасында “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” проектын тормышка ашыру карары барлыкка килде.

         Проект нигезендә, катнаш (имәнле-юкәле) имән утыртмалары булдыру, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы югары продуктлы агачлар формалаштыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән агачларын комплекслы тикшерү күздә тотыла.

         Хәзерге вакытта урманчылыкта үткәреләчәк тикшеренүләр өчен имәнле-юкәле утыртма кишәрлекләрен сайлау эшләре башкарыла.


11
август, 2015 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең юбилей елында Казанның Суворов училищесы командованиесе Урман хуҗалыгы министрлыгына яшелләндерүдә ярдәм итү гозере белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр яны урман хуҗалыгы питомнигыннан киләчәктә әлеге территориядә яхшы гына үсеп киткән һәм әйләнә-тирәлеккә ямь өсти торган үсентеләр китерелде һәм утыртылды.

Училище башлыгы В. Миронченко  министрлык җитәкчелегенә территорияне яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Семинар кысаларында анда катнашучыларны урманчылыкларның, урман питомникларының гамәлдәге эш ысуллары, федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендәге инновацион карарлар, урман торгызу чараларын өйрәнү юллары белән таныштырачаклар.

Семинар эшендә һәр урманчылыктан мәктәп урманчылыклары вәкилләре катнашачак. Атна дәвамында алар “Крутушка” шифаханә комплексы территориясендә урнашкан балалар өчен палаткалы алан базасында шөгыльләнәчәк.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья бал кортларын саклау фонды (WSBFe.V/), “Бал кортын сакласак – планетаны сакларбыз” дигән балалар өчен халыкара рәсем конкурсында катнашуны оештырган өчен,  министрның беренче урынбасары Харис Мусинга рәхмәтен белдерде.

Конкурска “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре җибәрелде. Фонд тарафыннан оештырылган балаларның рәсем конкурслары сабыйларда табигатькә карата игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.

Фондның штаб-фатиры Дрезденда (Германия) урнашкан, фондның максаты – бал кортлары үлүне чикләү һәм дөньяви табигый экологик балансны саклау.


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Ел саен, августның икенче шимбәсендә, көллият каршындагы фонтан янындагы мәйданда үткән елларда көллиятне тәмамлаучылар җыелыша. Алар Татарстаннан, Мари Иленнән, Чуашиядән, Киров өлкәсеннән, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килә.

Лубян урман хуҗалыгы техникумына 1921 елда нигез салына, 2002 елда ул республика юрисдикциясенә тапшырыла, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кертелә. Шул вакыттан бирле урман-техника көллияте буларак атап йөртелә. Шушы чорда көллиятнең матди-техник базасы яңартылды һәм Лубян поселогы төзекләндерелде.

Уку бинасы төзелгәннән бирле анда 9 мең тирәсе урман остасы, урманчы ярдәмчеләре, урман сагы инженерлары, ландшафт дизайнерлары, бухгалтерлар һөнәр үзләштерде.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Узган атнада, 2015 елның 3 август иртәсенә карата, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгындагы Раифа урманының 37 кварталында үсүче Гади наратка (Pinus silvestris L.) карата мондый карарны РФ Федерация Советында Милләтнең табигый мирасын саклау советының сертификацияләү комиссиясе кабул итте.

         “Агачлар – тере табигать ядкәрләре” бөтенроссия программасында республикабызның тагын бер “илче”се катнашты: 2013 елда “Озын Алан” дәүләти табигый тыюлыгында, Советның башкарма дирекциясе эгидасы белән, горно-алтайск чыршысына табигый ядкәр статусы һәм махсус тамга  бирелде. Нәкъ менә шушы агачтан башлап Бөтенроссия программасы старт алды да инде.

Хәзерге вакытта бүлектә Саба һәм Минзәлә урманчылыкларында үсүче башка истәлекле агачларга карата да документлар әзерләнә.

 


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Делегация составына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре – министрның беренче урынбасары Харис Мусин, урманнарны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев һәм “Саба урманнары” ҖЧҖнең коммерция директоры Азат Миңнехановлар керде.

         Визит барышында Татарстанның урман хуҗалыгы вәкилләре Төркмәнстанның Табигатьне саклау министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты һәм тармакның торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләште. Төркмәнстанның зур шәһәрләрен яшелләндерү буенча киң кырлы планнарны исәпкә алып, Ашхабадтан килгән хезмәттәшләр яшелләндерү һәм саклык урманнарын үрчетү өлкәсендә ике республика арасындагы хезмәттәшлеккә карата кызыксынучанлыклары барлыгын белдерде.

Төркмән җирендә Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән чәчкеннәр утыртылды.

27 июль иртәсенә карата, узган атна дәвамында республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәде.

Синоптиклар фаразынча, киләчәк атна аз болытлы булачак, коры, эссе һава торышы әйләнеп кайта. Шуңа бәйле рәвештә Министрлык гражданнарга һәм республика кунакларына гозер белән мөрәҗәгать итә: урманда булган чакта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә. Россия Федерациясенең барлык территориясендә урман сагы буенча туры элемтә телефоны 8-800-100-94-00 (шалтырату бушлай).


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан Федераль университетының Алабуга институты белән ике арадагы килешү нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә елга каракошы, кабер каракошы һәм тавышлы зур каракош ояларын мониторинглау эшләре дәвам итә.

         Эш барышында ояларда кошлар булу, аларның нәтиҗәле үрчеме ачыклана, кошларны боҗралау башкарыла. “Спас”, “Чиста болыннар”, “Свияжски”, “Кичке таң”, “Иван наратлыгы”, “Лобач тавы” ДТКТ территорияләрендә, “Чуртан таулары” (“Щучьи горы”) табигый ядкәрендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге утрауларда төп эшләр башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International