ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Моның өчен министрлык буйсынуындагы “Урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан урманнар коры-сарыдан һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге автоюлларның буйлары чүп-чардан чистартыла. Барлыгы 251 гектар мәйданда 7 мең кубометр агач әзерләнде һәм чыгарылды. Ял урыннары һәм янгынга каршы аншлаглар яңартылды.

         Республика урманнарында санитар эшләр дәвам итә.

Хәзерге вакытта Министрлык белән Кырым Республикасының Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты арасында даими телефон элемтәсе эшләп тора, РФ Урман кодексының хокукый кырында эшләү буенча тиешле киңәшләр бирелә.

         Кырым студентларының квалификациясен үстерү буенча Казан (Идел буе) федераль университетының Икътисад һәм хокук институты базасында Министрлыкта Кырым Республикасы урман хуҗалыгы белгече Әхтәм Миметов стажировка үтте, ул урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең семинарлар эшендә катнашты һәм Арча урманчылыгы белән Арча урман хуҗалыгының урман һәм җитештерү кишәрлекләрендә булды.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Узган атнада, 2015 елның 20 июль иртәсенә карата, Татарстан Республикасының урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, селектор киңәшмәсендә чыгыш ясап, быел янгыннар чыгу күрсәткече 2014 елның шушы чоры белән чагыштырмача түбәнрәк, дип хәбәр итте. Бу урманнардагы янгыннар санына да, янгын чыккан урыннарның мәйданнарына да кагыла. РФ субъектлары тарафыннан тапшырылган мәгълүматларга караганда, урманнардагы янгыннар саны 31%ка, янгыннарның гомуми мәйданы 13%ка кимегән.

Киңәшмә эшендә Татарстаннан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча комплекслы башкарылган оештыру һәм гамәли чаралар нәтиҗәсендә, 15 июльгә кадәр булган мәгълүматлар буенча, республика территориясендәге урманнарда янгыннар теркәлмәде. Бүген урман янгыннарын сүндерү формированиеләренең саны 23 янгын-химия станциясендә 824 кеше тәшкил итә, бу станцияләрнең 18е – II типлы, 5се – III типлы.

            Хәзерге вакытта язын корылган янгынга каршы минеральләштерелгән полосаларны яңарту эшләре алып барыла.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

13.07.2015

Семинарга министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелек итте. Семинарда катнашучылар – җитәкче-урманчылар, кишәрлек урманчылары, урман осталары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, министрлык белгечләре.

         Семинар барышында Дәүләт йөкләмәсе нигезендә эшләр башкарылган урман кишәрлекләре, җитештерү кишәрлекләре, урман питомнигы, төзекләндерелгән ял урыннары каралды.

         Министрлыктагы бүлекләрнең башлыклары мәгълүмати чыгыш ясады һәм урман хуҗалыгы чараларының төп юнәлешләре буенча теоретик һәм гамәли киңәшләрен җиткерде.

 


7
июль, 2015 ел
сишәмбе

“Агачлар – тере табигать ядкәрләре” Бөтенроссия программасы буенча Тәтеш муниципаль районындагы “Озын Алан” табигый тыюлыгы территориясендә үсүче 125 еллык Горно-Алтайск чыршысы “Тере табигать ядкәре” статусына ия булды инде.

            Министрлыкның биотөрлелек бүлеге тарафыннан анкета – Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 37 кварталы территориясендәге гади наратка (Pinus silvestris L.) “Тере табигать ядкәре” статусы бирү буенча Сертификацияләү комиссиясенә гариза әзерләнде. Агачның яше – 250-270 ел, ул Раифа күле ярында урнашкан. Агач Емельян Пугачевның һәм аның көрәштәшләренең Казаннан качып китүенә шаһит булган. Риваятьләргә караганда, Раифа монастырена килеп җиткәч, ул аны яулап алмакчы була, әмма уңышсызлыкка дучар була.

 

2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 415 номерлы Федераль закон нормалары гамәлгә керү сәбәпле, “Идел буе урманчылыгы” ДКУ белгечләре тарафыннан, ЭЭМ бүлекчәләре белән берлектә, “Урман ташу” оператив профилактика операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә. Операциянең максаты – гамәлдәге законнарны бозу очракларын кисәтү, шулай ук законсыз төстә әзерләнгән агач транспортлау каналларын ябу.


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә, 2015 елның 6 июль көне иртәсенә карата, Татарстан Республикасының урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде. 


3
июль, 2015 ел
җомга

Махсус саклана торган хокукый статусны Шайтанка һәм Липовка елгалары тугайларындагы урман фонды җирләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы, Петровка авыл җирлегендә урнашкан табигый кишәрлекләргә бирү планлаштырыла.

Шайтанка, Димескәй, Липовка елгаларында сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган, РФ һәм ТР Кызыл китапларына кертелгән балыклар: елга керкәсе, Европа пәрдәсе, гади тупалакбаш, гади (елга) ләрге һәм мыеклы сагалак яши. Моннан тыш, аерып алынган территорияләрдә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән кош, бөҗәк һәм үсемлек төрләре тереклек итә.

Кыйммәтле табигый урман-дала комплексларын, үсемлек һәм хәйваннар дөньясы объектларын, аларның генетик фондын саклау максатларында табигый ядкәрләрнең чикләрендә хуҗалык эшчәнлегенең табигый объектларга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган, шулай ук аларны югалту куркынычына китерә алырдай кайбер төрләрен башкару буенча чикләмәләр һәм тыюлар билгеләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Бөгелмә муниципаль районы табигый объектларын төбәк әһәмиятендәге табигый ядкәрләр буларак игълан итү турында” карар проектының материаллары белән кызыксынган затлар һәм оешмалар Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Х. Ямашев проспекты, 37А, 404 номерлы кабинет, 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (көн саен, ял көннәреннән гайре), Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегенең “Норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” бүлекчәсендә, яисә Бөгелмә муниципаль районының Спас (тел.(85594) 5-90-06) һәм Петровка  (тел.(85594) 5-76-42) авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларында таныша ала.

         Җәмәгать тыңлаулары – гражданнар җыены яки сораштыру – әлеге игълан басылганнан көннән 30 көн узгач, 2015 елның 14 августында, 10.00 сәгатьтә, Бөгелмә муниципаль районы, Спас авылы, Спас урамы, 16 йорт адресы буенча һәм 2015 елның 14 августында 14.00 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы, Петровка авылы, Үзәк урамы буенча 8 йорт адресларында үткәреләчәк.

 

 


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Мансуров җитәкчелегендәге кунакларны көллиятнең директоры Афанасий Данилов каршы алды һәм көллият буенча озата йөрде.  Ул коллегаларны көллияттәге укытучылар һәм мөгаллимнәр белән таныштырды, алар барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Түгәрәк өстәл барышында бирегә җыелучылар көллияттә мәктәпне тәмамлаучыларга белемнәрен дәвам иттерү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылуы, шулай ук көнкүреш шартларының да яхшы булуын билгеләп үттеләр, үз мәктәпләрендәге чыгарылыш укучылары белән һөнәри юнәлеш эшен алып баруда әзер булуларын белдерделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International