Россия Федерациясе Урман кодексының 50.5 статьясының 1 өлеше нигезендә үзагач белән алыш-биреш башкарган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр 2015 елның 1 июленнән башлап үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС операторына үзагач белән алыш-биреш турында электрон документ рәвешендә декларация тапшыра. Үзагач белән алыш-бирешләр турында декларация анда катнашучы һәр тарафтан тапшырыла. Үзагач белән алыш-биреш турындагы декларациянең рәвеше урманнан файдаланучының шәхси кабинетында урнаштырылган.
Гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнгән үзагачны исәпкә алу Россия Федерациясе Урман кодексының 81-84 статьялары нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләрен төзү буенча вәкаләт бирелгән дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла. 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, үзагачны исәпкә алу РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 26 декабрендәге 1525 номерлы карары белән расланган Үзагачны исәпкә алу кагыйдәләре нигезендә башкарыла.
Моннан тыш, вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вазифаи затларының мәгълүматны үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тапшырмавы яки вакытында тапшырмавы, шулай ук үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына белә торып ялган мәгълүмат тапшыруы –
биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Котлауда болай диелә: «Кадерле дуслар!
Бүген сезнең тормышыгызда тантаналы көн – сезгә Лубян урман-техника көллиятен тәмамлау турында дипломнар тапшырыла. Чын күңелдән сезне шушы әһәмиятле вакыйга белән котлыйм!
Шушы көннән башлап сез урман хуҗалыгы белгечләре булып саналасыз, ә бу – бик тә җаваплы. Сезгә безнең планетадагы иң күркәм һәм әһәмиятле табигый байлыкларның берсе булган урман тормышына бәйле карарларны мөстәкыйль кабул итәргә туры киләчәк.
Сез – безгә, тәҗрибәле осталарга алмашка килә торган яшь буын һәм сезнең алдагы тормышыгыз һәм урманнарның имин торышы үз язмышыгызны ни рәвешле коруыгыздан, һөнәрегезгә ничек каравыгыздан тора. Биредә, көллияттә, сез теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алдыгыз. Ләкин бик күп еллар эшләгәннән соң гына, өлкән остазларның һәр киңәшенә колак салып кына чын урманчы булырга мөмкин. Мин моны үземнән чыгып әйтәм.
Лубян урман-техника көллияте укытучыларына аеруча зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең югары профессионализм, эшегезгә карата тугры, рухи яктан юмарт булуыгыз һәм ата-аналарча кайгыртуыгыз аркасында студентлар булачак белгечлекләренә әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана ала. Мин ышанам, Лубянда үткән студент еллары алар өчен бәхетле яшьлекнең бик тә якты, файдалы һәм кызыклы чоры булып истә калыр.
Теләк буларак шуны әйтә алам, хөрмәтле чыгарылыш студентлары, ныклы һәм хәерле юл сезгә, чын һәм тугры дуслар, уңышлар! Үзегезгә һәм белемнәрегезгә ышаныгыз!»
Узган ял көннәрендә, 29 июнь иртәсенә карата, 2015 елның 15 апреленнән игълан ителгән янгын куркынычы янаган чор башыннан бирле, Татарстан Республикасы урманнарында янгыннар теркәлмәде.
Эко-фестивальгә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре килде. Чарада йөзләрчә Аксубай малайлары һәм кызлары, күрше районнардан килүчеләр катнашты. Бәйрәмнең максаты – үсеп килүче яшь буында экологик культураны үстерү, табигатькә карата сакчыл һәм гоманлы караш тәрбияләү.
Министрлык вәкилләре Аксубай муниципаль районы хакимияте башлыгына Аксубайда барлыкка киләчәк Александр Гуляев аллеясына утырту материаллары өчен сертификат тапшырды.
(Аксубай муниципаль районы хакимияте материаллары һәм фотосы файдаланылды)
Киңәшмәләрнең көн тәртибендә – Россия Федерациясе субъектларының янгын куркынычы арткан чорга әзерлеген бәяләү. Киңәшмәләрдә катнашучы дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Рамил Шәйхетдиновлар хәбәр иткәнчә, республикада урман янгыннары тәүлек әйләнәсе күзәтеп торыла, төбәктәге 31 урманчылыкның һәркайсында янгын-химия станцияләре җиһазланган, моннан тыш, Республика Урман-янгын үзәге дә даими режимда эшләп тора.
Селектор киңәшмәләрендә билгеләп үтелгәнчә, урман янгыннары гадәттә кешеләр гаебе белән килеп чыга, профилактика эшләренә һәм халык арасында янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Фестиваль Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Александрович Гуляевка багышланды. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, бу чорда ул Кара диңгез флоты составында Дунай хәрби флотилиясе катерының командиры була, демобилизацияләнгән Александр Гуляев урман саклау инспекторы, аннан соң Аксубай урман хуҗалыгында урманчы булып эшли.
Фестивальдә катнашучыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. Чарада Дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторы җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм биотөрлелек һәм МСТТ торышын контрольдә тоту буенча махсус инспекция башлыгы, А.А.Гуляевның оныгы Александр Гуляев катнашты.
Фестивальдә катнашучылар конкурсларда һәм викториналарда, спорт ярышларында көч сынашты, Осталар шәһәре мәйданнарында эшләде, Яшел концертны һәм “Эко-мода” дефилесын тамаша кылды. Чарада районның “Сыерчык оясы” конкурсындагы яшь осталарны бүләкләделәр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән ТР Аксубай хакимиятенә Александр Гуляев аллеясына нигез салу өчен утырту материалларына Сертификат тапшырылды.
Киңәшмә барышында Баулы муниципаль районын төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре каралды. Министрлыкның урманнарны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев киңәшмәдә “Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы үткәрү турында” доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Үз чыгышында министрлык командасы (мөлкәти идарә һәм техник үсеш бүлеге башлыгы Нияз Имамиев, урманнарны яңадан үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев, дәүләт контрольлеге бүлегенең әйдәп баручы консультантлары Андрей Атаманов һәм Наил Мирсияпов, юридик бүлекнең әйдәп баручы консультанты Раушания Камалова) Инвестицион үсеш агентлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Роспотребнадзор командаларын узып, беренче урынга лаек булды.
Узган ял көннәрендә, 2015 елның 22 июненә карата, Татарстан Республикасының урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.
Үз эшчәнлеге дәверендә Лубян көллияте (урман хуҗалыгы техникумы) Татарстан Республикасы өчен генә түгел, шулай ук Россия Федерациясе өчен дә берничә урманчы буынына һөнәри белем бирү базасы булып тора. Йөзгә якын студент 2015 елда “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” һәм “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” белгечлекләре буенча диплом алачак.
Имтихан комиссиясе рәисләре – министрның беренче урынбасары Харис Мусин (урман юнәлеше) һәм министр урынбасары Рәис Гомәров (икътисади юнәлеш).