“Озын алан” ДТКТ территориясендә әнә шундый эшләр алып барыла, тыюлык белгечләре яфрак кимерүче корткычлар тарафыннан ылыслы агачларга зыян салынуның берничә очрагын ачыклады. Нигездә яшь нарат агачларын гөблә һәм келәшчә актив яулап алган. Зыян салынган урыннарны тыюлык хезмәткәрләре эшкәртте, ә зуррак агачларны, нигездә Молоствовларның утарын ямьләндереп торучы һәм Бөтенроссия әһәмиятендәге тере табигать ядкәре булган Горно-Алтайск чыршысын яклау өчен җитәкчелек Тәтеш урманчылыгындагы коллега-урманчыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Бөтенроссия басмасы корреспонденты Д.Назаркинга биргән әңгәмәсендә А. Нәзиров министрлыкның якын киләчәктәге һәм перспективалы планнары, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Кастамону Интегрейтд Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы ачылу белән ведомство эшендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Министр шулай ук урман торгызу, аны саклау, яклау белән берлектә урман-чимал ресурсларыннан рациональ файдалану арасында баланс булдыруны урман белгечләренең бүгенге көндә әһәмиятле бурычы итеп атады. “Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә файдаланылмый торган барлык җирләрдә дә урман үсәргә тиеш”, – дип ассызыклады сөйләшү барышында Алмас Нәзиров.
Июнь аендагы һава шартлары күп итеп чүп үләннәре үсүгә һәм агач токымындагы чәчкеннәрне һәм үсентеләрне чиргә сабыштыручы факторларның (патогеннарның) артуына зур йогынты ясый. Киләчәктә урман үстерү өмете белән утыртылачак үсенте һәлак булмасын өчен күп хезмәт куярга кирәк. Урман белгечләре үзләре тәрбияләп үстерүче үсентеләрне саклыйлар: барлык урман питомниклары плантацияләрендә чүп үләннәре утала, су сибелә, кояш нурларында пешмәс өчен ышык булдырыла һәм чир барлыкка килмәсен өчен эшкәртү чаралары башкарыла.
Мондый рейдлар Апас районында яңадан торгызылган табигый ядкәрләр: “Бүрекле маршалл тавыгы яшәгән урын”, “Петр почмагы” һәм “Зөя дугае” территорияләрендә уздырылды. Әлеге объектларның чикләрендә кышкы чорда аншлаглар урнаштырылды, аларда территориянең картасы сурәтләнгән һәм махсус режимлы пунктлар турында язылган. Карарлар җирле һәм республика басмаларында басылып чыкты.
Ләкин, кисәтүләргә карамастан, закон бозучылар очрап тора. Әйтик, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары “Зөя дугае” табигать ядкәре территориясендә балык тоту кагыйдәләре бозылу очрагына тап булды. Нәтиҗәдә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм штраф рәвешендә административ җәзага тарту турында карар чыгарылды.
Узган ял көннәрендә, 2015 елның 15 июнь көне иртәсенә карата, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.
Урманда янгын күргән очракта урман янгыннары буенча бердәм бушлай кайнар линия номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз: 8-800-100-94-00
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүлекләре башлыклары, теоретик белемнәрне арттыру һәм урман хуҗалыгы чараларындагы төп юнәлешләрдә хезмәткәрләргә гамәли киңәшләр бирү максатында, урман мастерлары һәм кишәрлек урманчылары алдында чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин семинарга йомгак ясады.
Акцияне үткәрү барышында Министрлык тарафыннан урманнарны чүп-чардан һәм урман кишәрлекләрен пычраклардан чистарту оештырылды, акциягә авыл җирлекләре башлыкларын, бакчачылык ширкәтләре хакимиятләрен, урман кишәрлекләрен арендалаучыларны, урта һәм югары уку йортларында укучыларны җәлеп итеп, кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде һәм тәртипкә китерелде.
Татарстан Республикасының Дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан урман биләмәләрендә һәм махсус саклана торган табигый территорияләрдә каты көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыруны ачыклау һәм булдырмый калу буенча 68 рейд үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәсендә шундый 21 чүплек урыны ачыкланды һәм бетерелде, 1255 кубометр каты көнкүреш калдыгы һәм башка төрле калдыклар тиешле чүплек урыннарына озатылды.
2015 елның 25 апреленнән башлап 10 июненә кадәрге чорда Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының саклана торган акваторияләрендә табигатьне саклау законнарын бозуның 190 очрагы ачыкланды. РФ КоАП 8.39 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 70 беркетмә төзелде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җинаять эше кузгату өчен 10 материал тапшырылды.
Операция барышында табигатьне саклау законнарын бозучылардан табигатьтән законсыз файдалануның 228 коралы, шул исәптән 151 ятьмә, шулай ук 39,2 кило балык һәм 6 йөзү чарасы тартып алынды.
Операция барышында физик затларга барлыгы 171 мең сумлык штраф салынды, хокук бозучыларга карата 56,1 мең сумлык зыян дәгъва ителде.
“Дала” (“Степной”) тыюлыгы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрен “РосНефтеКомплект” ҖЧҖ (Лениногорск ш.) тарафыннан ЕС Европа регламентлары нигезендә билгеләнгән экологик җитештерү таләпләренә туры килүенә карата сертификацияләү үткәрелде.
Туфракның уңдырышлылыгын, үсемлекләрнең, хайваннарның, кешеләрнең сәламәтлеген саклау; югары биологик төрлелеккә теләктәшлек күрсәтү; үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен пестицидлар һәм башка төрле химик матдәләр файдаланудан баш тарту; ГМО куллануны тыю, химик ашлама һәм ионлаштыру нурлашын кулланудан баш тарту җирне органик эшкәртү принциплары булып тора.
Сабантуй мәйданы Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында оештырылган иде. Татарстан делегациясе составына Лубян урман-техника көллияте вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көллият экспозициясенә сәяхәт кылды. Өлкә губернаторы Юрий Бергның һәм башка рәсми затларның көллият эшчәнлеге һәм урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү турындагы сорауларына директор Афанасий Данилов җавап бирде.