2015 елның 25 апреленнән башлап 10 июненә кадәрге чорда Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының саклана торган акваторияләрендә табигатьне саклау законнарын бозуның 190 очрагы ачыкланды. РФ КоАП 8.39 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 70 беркетмә төзелде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җинаять эше кузгату өчен 10 материал тапшырылды.
Операция барышында табигатьне саклау законнарын бозучылардан табигатьтән законсыз файдалануның 228 коралы, шул исәптән 151 ятьмә, шулай ук 39,2 кило балык һәм 6 йөзү чарасы тартып алынды.
Операция барышында физик затларга барлыгы 171 мең сумлык штраф салынды, хокук бозучыларга карата 56,1 мең сумлык зыян дәгъва ителде.
“Дала” (“Степной”) тыюлыгы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрен “РосНефтеКомплект” ҖЧҖ (Лениногорск ш.) тарафыннан ЕС Европа регламентлары нигезендә билгеләнгән экологик җитештерү таләпләренә туры килүенә карата сертификацияләү үткәрелде.
Туфракның уңдырышлылыгын, үсемлекләрнең, хайваннарның, кешеләрнең сәламәтлеген саклау; югары биологик төрлелеккә теләктәшлек күрсәтү; үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен пестицидлар һәм башка төрле химик матдәләр файдаланудан баш тарту; ГМО куллануны тыю, химик ашлама һәм ионлаштыру нурлашын кулланудан баш тарту җирне органик эшкәртү принциплары булып тора.
Сабантуй мәйданы Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында оештырылган иде. Татарстан делегациясе составына Лубян урман-техника көллияте вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көллият экспозициясенә сәяхәт кылды. Өлкә губернаторы Юрий Бергның һәм башка рәсми затларның көллият эшчәнлеге һәм урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү турындагы сорауларына директор Афанасий Данилов җавап бирде.
Узган ял көннәрендә, 2015 елның 08 июнь көне иртәсенә карата, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.
Урманда янгын күргән очракта урман янгыннары буенча бердәм бушлай кайнар линия номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз: 8-800-100-94-00
Арча урманчылыгының Девятернә мәктәп урманчылыгы укучылары көннәрен әнә шулай үткәрде. Экскурсия урман музеена сәяхәт кылудан башланып китте. Бу кишәрлектәге урманчы И.Р.Мөдәррисов балаларга урманчыларның эше турында сөйләде, аларны кызыклы экспонатлар белән таныштырды, урмандагы питомникны күрсәтте.
Янгынга каршы инвентарьны, Красный бор урман кишәрлегендәге янгын каланчасын балалар аеруча зур кызыксыну белән өйрәнде. Аннан соң аларның ялы “Табигать белән аңлашып” исемле экологик сукмак белән тәмамланды.
Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль ассамблеясенең 27 нче сессиясе барышында гамәлгә куела һәм Стокгольм конференциясенең әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышлап кузгатылган эшенә багышлана. Һәр ел саен дөньядагы шәһәрләрнең берсе чаралар үткәргәндә үзәк мәйдан буларак сайлап алына. Моннан тыш, әлеге вакыйганың темасы, аның төп юнәлешен билгеләүче девизы билгеләнә.
Теләсә кайсы биологик төрнең табигатьтән югалуын кире кайтарып булмый, шунлыктан табигать тыюлыклары белгечләренең төп эш юнәлешләренең берсе булып ТР Кызыл китабына кертелгән хайван һәм үсемлекләрне күзәтү, алар турында белешмәләр җыю, аларны саклау тора.
Былтыр Лобач тавы территориясен тикшергәндә Венера башмакчыгы үсә торган яңа урын табылган иде. Быел “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре шул җиргә тагын барып, барлык үсемлекләрнең чәчәк ату хәлендә булуын, кайберләренең генә инде чәчәк койган булуын күрделәр. Венера башмакчыгына искиткеч матур булганы өчен генә шулай игътибар ителми. Аның орлыклары начар шыта, ә тернәкләнеп киткән үсемлекләр 8-10 елдан соң гына чәчәк ата.
Лобач тавы территориясенә биология фәннәре кандидатлары В.Г.Ивлев һәм Т.Н.Добрецова барган иде. Алар Венера башмакчыкларының шау чәчәктә утыруына сокланып, алар өчен үсеш шартларының уңай булуны күреп кайттылар.
Өйрәнүләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм хезмәткәрләре, Мамадыш муниципаль районының янгын сүндерү бүлекләре – барлыгы 70 кеше һәм 25 берәмлек махсуслаштырылган техника, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты катнашты.
Өйрәнүләрдә шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Марий Эл Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашты.
Өйрәнүләрнең сценариесе буенча, коры үләнгә ут төртү сәбәпле янгын телләре урман кишәрлегенә күчә һәм шуннан соң урман бистәсенә дә тарала. Хәвеф арту куркынычына карап, өйрәнүләрдә һәм янгынга каршы көрәшкә яңадан-яңа көчләр һәм техник чаралар җәлеп ителә. Бистәдә яшәүчеләр эвакуацияләнә.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров билгеләп үткәнчә, өйрәнүләрдә катнашкан барлык хезмәтләр дә куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәде.
Өйрәнүләр барышында Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм Федераль янгынга каршы хезмәтнең барлык янгын сүндерү хезмәтләре дә куелган максатларны үтәде. ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров әйтеп узганча, республикада урман янгыннарын сүндергәндә ведомство вәкаләтләренә бүлеп карау дигән нәрсә юк. Янгынга каршы көчләрне берләштереп көрәшергә кирәк.
2015 елның 25 апреленнән 27 маена кадәр Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау буенча дәүләт инспекторлары республика акваторияләрендә табигать саклау законнарын бозуның 138 очрагын ачыклады. РФ КоАП 8.39 статьясы буенча административ хокук бозу турында 49 беркетмә төзелде. ТР Эчке эшләр министрлыгына җинаять эшләре ачу өчен 5 материал тапшырылды. Операция барышында табигать законнарын бозучылардан 160 корал, шул исәптән 113 җәтмә, шулай ук 15 кг балык һәм 2 йөзү чарасы йолып алынды. Узган чорда физик затларга барлыгы 129 мең сумлык штрафлар салынды, 33.65 мең сумлык зыян салу буенча дәгъвә белдерелде.
Өйрәнүләрнең максаты – урман янгыннарын техника ярдәмендә сүндерү һәм халыкны эвакуацияләү алымнарын ныгыту. Киң күләмле өйрәнүләр, сценарий буенча, урман янгыны торак пунктка күчкән һәм халыкны эвакуацияләү таләп ителгән хәлләргә максималь якын китереп үткәрелә.
Өйрәнүләргә ТР Урман янгыннары үзәгенең, Татарстан буенча Россия МЧСының, ТР буенча МВДның, ТР Саулык саклау министрлыгының, Мамадыш муниципаль районының көч һәм чаралары җәлеп ителәчәк.