13 майда, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы белән, барлык гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия оешмаларында “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелә. Оештыручыларның әйтүенчә, акция яшь буында экологик белемнәр таратуны, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүне, дөньяга экологик караш формалаштыруны, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын яклау һәм үстерүне күздә тота.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митингта чыгыш ясады, анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды, Норлат халкын Җиңү көне белән котлады.
Урман торгызу һәм үрчетү бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Әлки, Мамадыш һәм Норлат урманчылыкларында урман культураларын, эрозиядән саклану агачларын утырту эшләре төгәлләнгән.
Республика урман хуҗалыгы буенча урман торгызу эшләре тулаем 80%ка – 1300 гектарда үтәлгән (план буенча 1658 га), эрозиядән саклану агачлыклары 81%, 1785 гектарда утыртылган (план буенча 2194 га). Барлык эшләр 15 майда төгәлләнәчәк.
Бөек Ватан сугышында катнашкан 66 урманчының фотолары министрлык фойесында, сугыш чорында Кара диңгез флотының Дунай хәрби флотилиясе катеры командиры булып хезмәт иткән беренче ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев һәйкәле янында урнаштырылды. Ул сугышның барлык авыр сынауларын халык белән бергә үткән, җиңеп чыккан, киләсе буыннарга тыныч тормыш яулаган батырларның портретларыннан тора. Күбесе хәрби хезмәттән соң да урман хуҗалыгында эшләгән, җирдә игелекле эз калдырган. Чөнки урманчы эшеннән дә тынычрак һөнәр юк.
Яугирләрнең барлык фотолары Урман музее архивыннан алынды, аларны берничә ел буе республиканың урман хуҗалыгы ветераны Илгиз Зарипов җыйган.
“Адымнар” программасында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең 1943 елның ноябрендә “Моабит дәфтәре”нә язган “Җырларым” шигыре яңгырады. Аны яздыруда тармак җитәкчеләре һәм иҗади интеллигенция катнашты. Программаны 9 майда, шимбә көнне 9.00дә һәм 13.00дә карарга мөмкин, 10 майда 6.00дә ул кабатланачак.
Министрлык тарафыннан 18.3 километрлы Р-239 авто-юлының ике ягына да саклау агачлары утыртылды. Бу эшне Татарстанның “Лаеш урманы” дәүләти бюджет оешмасы башкарды. Утырту материалы итеп канада чыршысы, чәнечкеле чыршы, серб чыршысы, европа чыршысы һ.б. кулланылды. Юл буена агач утырту 2015 елның 30 апрелендә башланып, 8 майда бетте, бу урман үсемлекләренең оптималь тернәкләнү дәверенә туры килә.
Министрлык тарафыннан 18.3 километрлы Р-239 авто-юлының ике ягына да саклау агачлары утыртылды. Бу эшне Татарстанның “Лаеш урманы” дәүләти бюджет оешмасы башкарды. Утырту материалы итеп канада чыршысы, чәнечкеле чыршы, серб чыршысы, европа чыршысы һ.б. кулланылды. Юл буена агач утырту 2015 елның 30 апрелендә башланып, 8 майда бетте, бу урман үсемлекләренең оптималь тернәкләнү дәверенә туры килә.
Икеайлык барышында ТР дәүләти урман инспекторлары һәм ТР әйләнә-тирәлекне саклау инспекторлары урман массивларында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлауны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрә. Нәтиҗәдә республика территориясендә 23 бозу ачыкланган, 22се бетерелгән. РФ КоАП 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 физик затка, РФ КоАП 8.39 ст. буенча 1 физик затка карата беркетмәләр төзелгән. 4.8 мең сумлык штрафлар салынган. 3364 кв.м мәйданда 46 кубометр күләмле 24 каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланган, шулардан 3364 кв.м.лы 22 чүплек бетерелгән, 44 кубометр калдык чыгарылган.
Аннан тыш, урман юллары, трассалары буйларындагы 664,93 га мәйданнан 1783 кубометр коры-сары җыештырылган.
Укыту эше буенча директор урынбасары Ирина Богомолова “Георгий тасмасы – символ тарихы” дигән кичә оештырды. Колледж студентлары Георгий тасмасының тарихы, андагы төсләрнең символикасы, илдә “Георгий тасмасы” проектының ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сөйләделәр.
Шул ук көнне студентлар һәм укытучылар тыл эшчәннәренең өйләренә барып, аларга хуҗалык эшләрендә булышты, бераз бүләкләр тапшырды.
Профессорның Урман хуҗалыгы халыкара үзәге галимнәре һәм студентлары төркеменең визитын оештыру уңаеннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменә язган рәхмәт хатында: “Визит программасы күләмле булды, урман политикасының мөһим аспектларын колачлады. Сездә булган чакта очраткан кешеләрнең кунакчыллыгы безгә тирән тәэсир итте. Бу визит безне күп яңа һөнәри белемнәр һәм мәдәният белән баетты”, – диелгән. В.Брукас шулай ук визитка министр Алмас Назыйровның, министрның беренче урынбасары Харис Мусинның, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның игътибарын аерым бәяләгән.
Республикабызга март аенда килгән халыкара төркемдә Швеция Авыл хуҗалыгы институтыннан өч укытучы, Австралиядән, Франция, Кытай, Финляндия, Германия, Польша, Латвия, Литва, Румыния, Испания, Швеция һәм Бөекбританиядән 38 студент бар иде.