ЯҢАЛЫКЛАР

19
май, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Кырым эшләре министры урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендәге Россия Федерациясенең Кырым эшләре министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.

Делегация составында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре дә бар.

Хезмәттәшлек кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Кырымның Бакчасарай районы урманчылары белән уртак чаралар үткәрә. Августта Татарстан делегациясенең ярымутрау урман хуҗалыкларына баруы каралган, анда агач утыртулар, безнең республикадан китерелгән утырту материалы белән эш итү буенча консультацияләр күздә тотыла.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе

“Уылдык чәчү” табигать саклау акциясе башыннан алып дәүләти тыюлыклар инспекторларына беркетелгән Идел-Кама бассейны акваториясендә 110 рейд үткәрелеп, шуларда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 № 453 боерыгы белән расланган Балык тоту кагыйдәләр бозуның 74 очрагы ачыкланды. 67 тоту коралы йолып алынды. 22 административ эш һәм 5 җинаять эше кузгатылды.

15
май, 2015 ел
җомга

Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм әйләнә-тирәлекне саклау инспектор­лары урман массивларында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлауны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрә. Нәтиҗәдә РФ КоАП 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 физик затка, РФ КоАП 8.39 ст. буенча 1 физик затка карата беркетмәләр төзелгән. 14.14 мең сумлык штрафлар салынган. Әлегәчә 5174 кв.м мәйданда 67.7 кубометр күләмле 28 чүплек бетерелгән.

Аннан тыш, урман юллары, трассалары буйларындагы 891.8 га мәйданнан 2591.9 кубометр коры-сары җыештырылган.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

13 майда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти табигать тыюлыклары инспекторлары “Бердәм экологик дәрес” республика акциясен үткәрде. Аның максаты – экологик белемнәрне пропагандалау, яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру иде. Акциядә Татарстанның 14 урта мәктәбендә укучы 300ләп бала катнашты.

“Уылдык чәчү” табигать саклау акциясе башыннан алып дәүләти тыюлыклар инспекторларына беркетелгән Идел-Кама бассейны акваториясендә 72 рейд үткәрелеп, шуларда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 № 453 боерыгы белән расланган Балык тоту кагыйдәләр бозуның 55 очрагы ачыкланды. 38 тоту коралы йолып алынды. 15 административ эш һәм 2 җинаять эше кузгатылды.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Рослесхоз үткәргән бу конкурс Тверь өлкәсендә 18-22 майда уздырыла. Үз эшләрен 90нан артык кеше, шул исәптән Татарстаннан ике кеше: “Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгыннан Илназ Шәяхмәтов (“Урман белемнәре” номинациясендә “ТР Арча урманчылыгы шартларында чыршы үсентеләренең һәлакәтле табигать күренешләренә тотрыклылыгы” эше белән) һәм Лубян урман-техник колледжы студенты Павел Алексеев (“Урман хуҗалыгында һөнәри эшкә әзерлек” номинациясендә “Себер карагаеның экологик функцияләрен бәяләү һәм аларны яхшырту буенча ТР Алабуга урманчылыгында үткәрелгән чаралар” эше белән) яклаячак.

2014 елда “Үсенте” конкурсында Гран-прины Арча урманчылыгыннан Марат Зәйнуллин яулаган иде (хәзер ИФУ студенты). Ул Халыкара “Үсенте” конкурсында да Россиядән катнашты, анда да беренчелекне алды.

Дәүләти тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин дәрестә балаларга планетабызда булган экологик проблемалар, аларның ничек чишелүе турында сөйләде. Шуннан соң балалар ике төркемгә бүленеп, экология темасына уен үткәрделәр.

Бердәм экологик дәрестә “2015 елгы Парклар маршы” бөтендөнья акциясенә үз эшләрен җибәргән укучылар да катнашты. Иң активларына “Кичкетаң” тыюлыгы тарафыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

12
май, 2015 ел
сишәмбе

Ясалма урман торгызу эшләре барлык урманчылыкларда 1658 га мәйданда (тулы планда), комбинацияле урман торгызу планда каралган 31 гектарда үтәлде. Базислы урман питомникларында 21.6 гектарда орлык чәчелде, бу да план йөкләмәләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International