Конкурсны “Авиалесоохрана” ФБО белән бергә Урман хуҗалыгы агентлыгы үткәрә. Максаты – урман янгыннарын булдырмау эшендә төп юнәлешләрнең берсе булган янгынга каршы пропаганданың ролен көчәйтү. Конкурс 30 октябрьгә кадәр бара.
Истәлекләр кичәсе алдыннан министр һәм урман хуҗалыгы ветераннары Бөек Ватан сугышында катнашучы, беренче ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев һәйкәленә чәчәк салдылар.
Кичәнең бәйрәм өлешен ачып, Алмас Назыйров республика урман хуҗалыгы эшчәннәренең җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләде. Сугыш барышында Татарстан урман хуҗалыклары тире эшкәртү индустриясен ашлау кабыклары белән тәэмин иткән, агач күмере, дегет, сумала, дару чималлары җитештергән. 1943 елда республиканың урман хуҗалыгы планнары 105%ка үтәлгән. Бөек Ватан сугышы яуларында Татарстаннан меңнәрчә урманчы, урман хуҗалыгы технигы һәм инженеры катнашкан. Сугыштан соң ук, илебез тыныч тормышка күчкәч тә, исән кайтучы элекке яугирләр җимерелгән хуҗалыкны торгызырга керешкән.
Очрашуга килүчеләрнең күбесе сугышка кадәр һәм аннан соң туган кешеләр иде. Һәркайсы үз эш урынында республика урманнарын елдан-ел арттыру, ил экономикасын ныгыту өчен тырышкан. Күбесе урман хуҗалыкларында һәм министрлыкта ничек эш итүләре турында истәлекләр сөйләде.
Очрашуда Казан музыка колледжы һәм Лубян урман-техник колледжы студентлары башкаруында сугыш чорында һәм сугыштан соң иҗат ителгән җырлар да яңгырадыПарклар һәм скверлар елы кысаларында үткәрелә торган “Парклар маршы” яшь буында Татарстанның табигый мирасына сак караш тәрбияләү максатында үткәрелә. Аның быелгы девизы – “Туфрак – кыйммәтле табигый мирас”.
“2015 елгы Парклар маршы”ның йомгаклау-күргәзмә этабын “Балтач” табигать тыюлыгы инспекторлары Балтач урта мәктәбендә үткәрде. Бәйрәмгә чакырылган, “Парклар маршы” конкурсларында актив катнашкан 93 актив укучыга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
5 майда урманчы-галим Бронислав Ильич Гузовскийның тууына 155 ел тулды. Ул Казан губернасы урманнарына хезмәт иткән. Урманчылыкның фәнни системасын төзегән, имәнлекләрне ясалма һәм табигый яңарту алымнары системасын нигезләгән.
Бронислав Гузовский 1914 елда Казанда үлеп, Арча зиратына җирләнгән. Галимнең каберен ТР атказанган урманчысы Василий Гуськов тапкан, ул каберне өмәләрнең берсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының хуҗалык бүлеге белгечләре төзекләндерде.
Аеруча саклаулы табигать территорияләрендә браконьерлыкны кисәтү буенча региональ дәүләти экологик күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биологик төрлелеккә контроль инспекциясе белгечләре, Балыкчылык федераль агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе һәм ТР буенча МВД хезмәткәрләрен җәлеп итеп, рейд чаралары үткәрә.
Бу чара Татарстанда аерым янгынга каршылык режимы кертелү, һава температурасы күтәрелү уңаеннан һәм ихтимал булган урман янгыннарын оператив сүндерү өчен күрелә.
Идел буе урманчылыгы оештырган Урман утырту көнендә Югары Ослан район хакимияте, башкарма комитеты эшчәннәре, хаким М.Г.Зыятдинов, мәктәп урманчылыклары катнашты.
Утырту материаллары “Идел буе урманчылыгы” ДКОның үз питомнигыннан һәм Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән китерелде.
Һәлак булган якташлар истәлегенә 300дән артык нарат һәм ак чыршы утыртылды. Шул ук көнне Кичкетаң авылының мәдәният һәм ял паркы территориясен җыештыру, агач һәм куакларны санитар эшкәртү, Ватан өчен һәлак булганнар обелискын һәм “Җир хартиясе” аллеясын төзекләндерү эшләре башкарылды.
Бу турыда һәм Татарстан территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелү турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш дәүләти янгын күзәтчелеге инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Журналистлар белән бу очрашуда катнашкан Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, үз чиратында, май бәйрәмнәрендә урманда теләсә нинди максатлы учак ягуларның тыелуын раслады.
Барлык булган урман янгыннары белән көрәш техникасы тулы әзерлеккә китерелгән. Урманнарның куркынычсызлыгын 23 янгын-химия станциясе тәэмин итә. Урманнарның торышын урманчылыклардагы 16 янгын манарасыннан, шулай ук космостан күзәтәләр.
Урманнарны күзәтү өчен 96 автомобиль кулланыла, янып китүләрне оператив ачыклау өчен “ГЛОНАСС+112” системасы куелган. Барлык оператив белешмәләр, тиешле чара күрү өчен, тәүлек буе эшләүче диспетчерлык идарәсенең региональ пунктына тапшырыла.
Урман янгыннарына каршы көрәш формированиеләре 824 кешедән тора. 203 ирекле янгын дружинасы төзелгән. 150 мобиль янгын сүндерү төркеме оештырылган, аларның максаты – расланган җир өсте маршрутлары буенча урманнарга даими патрульлек итү.
Аннан тыш, урманнарга авиация белән патрульлек итүнең тулай 15 мең км озынлыгы 3 маршруты расланган.
Гадәттән тыш очракта өстәмә янгын сүндерү подразделениеләрен һәм авария-коткару формированиеләрен җәлеп итү каралган. Аларда 565 янгын автоцистернасы, 67 янгын чаны, 3830 кеше бар.
Дәүләти урман инспекторлары Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча даими контроль һәм күзәтчелек алып баралар. Бозучыларны КоАП 8.32 статьясының 2нче өлеше буенча штраф көтә:
гражданнарга – 3-4 мең сум;
вазифалы затларга – 15-25 мең сум;
юридик затларга – 150-250 мең сум.
ТР буенча МЧСның матбугат хезмәте материаллары кулланылды)
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Парклар һәм скверлар елы кысаларында, “Буа урманчылыгы” ДКО, “Буа урманы” ДБО эшчәннәре, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп укучылары һәм укытучылары, Буа ветеринария колледжы студентлары 4 гектар җирдә истәлеккә нарат, чыршы, карагай, тирәк һәм шомырт үсентеләре утыртты.