Студентлар Лубян авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп ятып калган авылдашлар обелискы тирәсен җыештырды, ветераннар, тыл эшчәннәре белән бергә Җиңү паркына нигез салуда катнашты.
Урман утырту көне алдыннан “Озын Алан” табигать тыюлыгының барлык эшчәннәре Сөкәй авылына барып, “Троица мәхәлләсе” православие оешмасы чиркәве тирәсендә агач утырту өчен урын әзерләде. Урманчылар Тәмте питомнигыннан чыршы үсентеләре китерде, аларны авыл халкы белән бергә утырттылар. Акция дәвам итәчәк – бу территориядә тагын каштан аллеясы утырту күздә тотыла.
Бу көнне колледжда Тукай шигырьләре яңгырады, күп кенә группаларда башка милләт кешеләре белән тату яшәү, гаилә кыйммәтләре турында әңгәмәләр уздырылды.
Быел акциягә республика буенча 60 меңнән артык кеше кушылды, 374 гектар мәйданда 1.2 миллионнан артык яшь агач утыртылды.
А.Ә.Назыйров башкарма комитетлар, муниципаль берәмлекләр, министрлык тармаклары башлыкларына агач утырту акциясенә кушылган өчен рәхмәт хатлары юллады, арытаба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
26 апрельне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Каудан яндыруны – контрольгә!” бөтенроссия янгынга каршы агитация көне дип игълан итте. Бу көндә халык арасында янгынга каршы күмәк пропаганда чаралары үткәреләчәк.
Агитациянең максаты – халыкка коры үләннәрне контрольсез яндырырга ярамау, урманнарда һәм урман буе территорияләрендә янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында аңлату.
Алар, ТР Президенты аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты белгечләре белән бергә, Су спорты сараеннан “Казан-Арена” стадионына илтә торган аллеяда 186 күк чыршы утырттылар.
Сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе хөрмәтенә берәр агач утырту буенча бөтенроссия акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы былтыр көз үк хуплап чыккан иде. Кыш дәверендә урманнарны яңадан торгызу бүлеге белгечләре муниципаль берәмлекләрдән җыйган белешмәләргә күрә, Җиңү урманнарына 2015 елда 400 мең үсенте утыртылачак.
Урман утырту көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Югары Советы депутатлары белән бергә, Каенлык территориясендәге истәлек аллеясына 200 каен һәм 4 мең ылыслы агач утыртты. Агач утырту алдыннан тантаналы митинг үткәрелде, анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм министрның беренче урынбасары Харис Мусин чыгыш ясады. Римма Ратникова: урманнарның матурлыгы тынычлыкның кыйммәтен искәртеп торачак, дип белдерде һәм катнашучыларны Җиңү көне белән котлады. Харис Мусин да халыкны бәйрәмгә әверелеп киткән Урман утырту көне белән котлады. Каенлыкта республиканың башка министрлык һәм тармакларында эшләүчеләр дә агач утырттылар.
Агач утыртучылар өчен үзешчән артистлар чыгыш ясады, кыр кухнясы эшләп торды.
ТР Югары суды, Шәһәр яны урманчылыгы белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашында балалар хосписы территориясендә яшь агачлар утыртылды, бу эштә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондын нигезләүче Владимир Вавилов та катнашты. Барлыгы 70 миләш һәм 70 чыршы утыртылды. Моннан тыш, акциядә катнашучылар соравы буенча, аларга үз ишегалларында утырту өчен 1 мең карагай үсентесе таратылды.
25 апрель көнне 200 гектардан артык мәйданда 1 миллион агач һәм куак утырту күздә тотыла. Бу эштә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР министрлыклары һәм тармаклары, укытучылар, укучылар һәм студентлар, предприятие эшчәннәр катнашачак.
Акцияне үткәрү өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының тармак питомникларыннан ылыслы һәм йомшак яфраклы агач токымнары үсентеләре бирелә.
26 апрельне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Каудан яндыруны – контрольгә!” бөтенроссия янгынга каршы агитация көне дип игълан итте. Бу көндә халык арасында янгынга каршы күмәк пропаганда чаралары үткәреләчәк.
Агитациянең максаты – халыкка коры үләннәрне контрольсез яндырырга ярамау, урманнарда һәм урман буе территорияләрендә янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында аңлату.