28 апрельдә билгеләп үтеләсе Бөтендөнья хезмәт саклау көне кысаларында Татарстан Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Җәмәгать палатасы Казан ярминкәсендә “2015 елгы иң яхшы хезмәт саклау белгече” дигән VII республика конкурсын үткәрә. Урманчылык оешмаларыннан анда “Әлки урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Илсур Зәйнуллин, “Әлки урманы”ның урман мастеры Фәрит Садриев, “Кама урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Николай Афанасьев катнаша. Конкурста катнашучы башкалар белән бергә алар тест үтеп, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы сораулары буенча ярышачак.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Урман экспедициясе” проектын башлый. Ул 1 сентябрьгә кадәр хәбәр чараларында уникаль урман объектлары, урман турында аз билгеле фактлар буенча мәгълүмәт бирүне күздә тота. “Урман экспедицияләре” иң борынгы урман, урман һәм культура, урман һәм халык йолалары, урман кәсепләре, урман фольклоры, төбәкнең иң эре урман массивлары, чүл урманнары, урман һәм тундра, урман бүләкләре, урман турында билгесез фактлар, урман шифасы, тарихи һәйкәл булган агачлар темасына булырга мөмкин.
Иң кызыклы репортажлар “Российские лесные вести” рәсми газетасында, федераль хәбәр чараларында урнаштырылачак, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының призларын алачак.
Янгын сезоны алдыннан барлык урманчылыкларда янгынга каршылык эшләре оештырылды. Министрлыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын башкару, урман янгыннарын сүндерү, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләти экологик күзәтчелек йөкләнде.
Хәзерге вакытта минераль полосалар һәм янгынга каршы ерымнар ясау дәвам итә, алар 3111 км.га сузылачак. Бер үк вакытта узган сезонда ясалган 6888 км озынлыгы минераль полосалар да яңартыла. Аннан тыш, урман фондында 16 км юл салу, 195 км юлны ремонтлау, 73 гектар квартал ярузларын чистарту күздә тотыла.
Татарстанның дәүләти гражданлык хезмәткәрләре спартакиадасы бара. “Олимп” стадионының спорт мәйданчыгына Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Югары суды, Тарифлар буенча дәүләт комитеты командалары чыкты. Командаларда һәвәскәрләр генә булуга да карамастан, югары нәтиҗәләр күрсәтелде.
Тарифлар комитеты волейболчыларын җиңеп, ә Югары суд командасыннан җиңелеп, Урман хуҗалыгы командасы ярышларның 1/8 финалына чыкты.
Безнең команданы яклашырга министр урынбасары Харис Мусин да килгән иде.
“Сау корпоратив рух – Спартакиаданың төп казанышы” дип саныйлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы спортчылары.
Министрлык белгечләре һәм хезмәткәрләре территориядә чүп-чар җыештырды, бордюрларны буяды, администрация бинасы каршындагы бакчада Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгыннан китерелгән имән үсентеләрен утыртты.
Комиссия утырышы ТР Премьер-министрының беренче Алексей Песошин рәислегендә узды. Көн тәртибенә республика территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек куелган иде.
Конкурсантлар дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифасын биләүгә һәм экономика, дәүләт заказын һәм административ түләүләрне урнаштыру бүлегенең башкаручы консультанты вазифасына резервка кертелүгә дәгъвә итәләр.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислегендәге комиссия ТР Президенты каршындагы Дәүләт службасы һәм кадрлар департаменты һәм Урман хуҗалыгы ветераннары советы вәкилләреннән тора.
Мартта Швеция авыл хуҗалыгы университеты студентлары һәм укытучылары, Еврофорестер халыкара белем бирү программасы кысаларында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкларында, Лубян урман-техник колледжында булып киткән иде. Үзенең рәхмәт хатында Андрей Селиховкин, бу программа Татарстанда урман хуҗалыгын алып баруның төрле якларын үз эченә алды, дип бәяләгән һәм арытаба хезмәттәшлеккә өмет белдергән.
Тыюлыкның күп урыннарында әле кар ята, шуңа күрә кыштан соңгы территория чистартуны белгечләр тарих сөючеләргә киң билгеле Молостовлар утарына илтә торган карагай аллеясыннан башлады.
Арытаба санитар чистарту язгы-җәйге сезонда туристлар һәм табигать сөючеләр йөри торган экологик сукмак буйлап узачак. “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре агит-пропаганда аншлагларын, баннерларны, янгынга каршы шлагбаумнарны яңарттылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының № 451-р 20.03.2015 күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның 25 апрелендә республикада традицион “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе үткәрелә.
Урманнарны яңадан торгызу бүлеге белгечләре агач утырту урыннарын билгеләде, министрлыкларга, тармакларга, оешмаларга акциягә кушылу һәм урман фондында истәлекле агачлыклар нигезләү турында мөрәҗәгатьләр юллады. Министрлык ягыннан агач утырту эшен оештыру һәм консультацияләр бирү өчен җаваплылар билгеләнде.