Министрлыкта һәм аның тармак оешмаларында янгын куркынычына әзерлек буенча оештыру чаралары комплексы үткәрелде.
“Идел буе урманчылыгы” ДКИ, “Идел буе урманы” ДБИ хезмәткәрләре җыелышында узган урман хуҗалыгы елы йомгаклары анализланды, оешмаларның эшчәнлеген һәм эш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтелде. Аннары урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр бирелде, иң яхшы җитештерү участоклары билгеләп үтелде. Шулай ук РФ Президентының “Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медальләре тапшырылды.
“Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медаленә “Идел буе урманчылыгы” ДКИ җитәкче-урманчысы Ибраһим Исмәгыйлев, “Идел буе урманы” ДБИ директоры Фәнис Исхаков һәм Чулпан участок урманчылыгының урман белгече Равил Галиуллин лаек булды.
Бүләкләрне Министрлык исеменнән урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов тапшырды.
Видеоконференциядә РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, статс-секретарь – Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владимир Артамонов, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, РФ субъектларының урман бәйләнешләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачканда Александр Хлопонин: Россиядә авыл хуҗалыгы җирләрендә каудан яндыру закон белән тыелырга тиеш, дип белдерде. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ярашлы йөкләмә бирелде.
Биектау районындагы тыюлык территориясендә мәктәп балалары хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган 97 сыерчык оясы эленде. Акциядә Олы Кавал, Әлдермеш, Коркачык мәктәпләрендә укучылар катнашты.
Урманчылар балалар белән җылы бәйләнешләр тота. Тәбәрле мәктәбе укучылары ел саен урманчыларга чокыр ныгыту агачлары утыртуда ярдәм итәләр. Участок урманчысы Алмаз Шәйхетдинов бу юлы аларга урманның кеше тормышындагы әһәмияте, якынлашып килгән янгын куркынычы сезонында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тулаем урман саклау проблемалары турында сөйләде. Урман мастеры Татьяна Егорова исә мәктәптә һөнәри юнәлтү эшен алып бара, аның белән бер очрашудан соң балалар Лубян урман-техник колледжына танышу экскурсиясенә барырга дигән теләк белдерделәр.
14 апрельдәге селектор киңәшмәсендә РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, РФ субъектларының урман бәйләнешләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашачак.
Татарстаннан киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров катнаша.
Урман культурасы сезоны алдыннан Идел буе урманчылыгында участок урманчыларын һәм урман мастерларын яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү үткәрелде.
Программада урманнарны янгыннан нәтиҗәле саклау системасын үзләштерү, янгын сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү, Идел буе урманчылыгы территориясендә дәүләти урман контролен башкарырга, урманнарны саклауга һәм яңадан торгызуга күзәтчелек итәргә өйрәнү каралган.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация советы әгъзалары, Россия Федерациясе субъектларының урман бәйләнешләре өлкәсендәге хакимият органнары, бизнес-берләшмәләр, җәмәгать оешмалары һәм фән вәкилләре катнашты.
Министр в.б. Харис Мусин рәислегендә узган утырышта Комиссия әгъзалары – Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама дәүләти биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибендә берничә сирәк төрнең статусын төгәлләү һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
“Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2014 елгы төп эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары” дигән бөтенроссия киңәшмәсе Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәренең Хөкүмәт йортында уза.
Киңәшмәдә башкарма хакимият органнарының урман бәйләнешләре өлкәсендәге 2014 елгы эшенә йомгак ясалачак, 2015 елга бурычлары билгеләнәчәк.
Киңәшмә эшендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, ТР табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе Иван Валентик, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, бизнес һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Хөкүмәт йортында тармакның тормышка ашырылган һәм перспективадагы төп үсеш проектларыннан экспозиция урнаштырды.