ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Лубян урман-техник колледжы базасында үткәрелгән семинарда министр в.б. Харис Мусин рәислек итте. Семинар эшендә республика урман хуҗалыгының 200ләп белгече катнашты. Аның беренче, теоретик өлешендә сүз урман культуралары сезоны һәм янгын куркынычы дәверенә әзерлек турында барды. Шул темаларга урманнарны яңарту һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов һәм урман саклау секторы мөдире Нияз Таҗмиев чыгыш ясады.

“Урта мәктәпләрдә уку елы тәмамлана, бу урман бистәләре һәм авыл җирлекләре мәктәпләре укучылары белән профориентация әңгәмәләре үткәрергә иң уңай вакыт”, – дип белдерде семинарда ясаган чыгышында дәүләти служба һәм кадрлар секторы мөдире Айрат Әхмәров. – “Аннан тыш, югары уку йортларында җитештерү практикасы башлана. Дипломлы белгечнең урман хуҗалыгында калу-калмавы студентны ничек каршы алуга, аның урманчылыктагы эше ничек нәтиҗәле оештырылуга бәйле.”

Семинар эшендә “Көнчыгыш Европа урман станциясе” ФБУ ВНИИЛМ филиалы директоры Айнур Пуряев та катнашты. Ул республика урман фондында агачны агрегат техника кулланып интенсив кисү алымнары турында сөйләде.

Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар, Лубян урман-техник колледжы директоры Афанасий Данилов белән бергә, урман питомнигына һәм янгын-химия станциясенә бардылар.


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Фестивальнең максаты – район мәгариф оешмаларының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, аларны чишүдә гамәли катнашу буенча инновацион идеяләрен күрсәтү иде. “Әкият” балалар бакчасында узган фестивальдә “Мин пластик шешәләр һәм аларны куллану турында ниләр беләм” дигән темага экологик идеяләр һәм аларны яклау күрсәтелде, “Кирәксез әйберләрнең могҗизалы үзгәрешләре” дигән мастер-класс үткәрелде, балаларның ташландык һәм икенчел материаллардан эшләгән әйберләре күргәзмәсе оештырылды.

Фестивальдә “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин һәм 1нче категорияле белгеч Т.А.Никитина катнашып, балалар белән үткәрә торган экологик агарту эшләре турында сөйләде. В.П.Никитин балалар бакчасы мөдире Т.Н.Яшуковага хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, аңа “Озын Алан” тыюлыгы дипломын һәм балаларның “Урман дозоры” дигән иҗади эшләр җыентыгын тапшырды.

“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКИ, “Өйрәнү-тәҗрибә шәһәр яны урман хуҗалыгы” ДБИ һәм “Урман янгыннары үзәге” ДБИ хезмәткәрләре җыелышында урман хуҗалыгы елы нәтиҗәләре анализланды, оешмаларның эшен һәм эш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтелде. Аннары урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде, иң яхшы җитештерү участоклары билгеләп үтелде. Бүләкләрне дәүләт службасы һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Айрат Әхмәров тапшырды.

Шахмат ярышлары өч көн буе Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге республика шахмат мәктәбе базасында узды. Команданы аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең башкаручы белгече Эльмира Наумова, урманнарны яңарту һәм урман үрчетү бүлегенең башкаручы белгече Тимур Галиев, урманнарны яңарту һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең башкаручы консультанты Андрей Артамонов, урман саклау секторы мөдире Нияз Таҗмиев тәшкил итте.


3
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген министр в.б. Харис Гайнетдинович Мусин Балык Бистәсе районы Күки урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Үсмерләргә ул урманның күптөрле әһәмияте, республика экономикасындагы, һәр кеше торышындагы роле турында сөйләде.

Мәктәп укучылары белән очрашуның төп темалары булып тере табигать белән аралаша белү, урман бүләкләрен аңлы куллану, урманчы һөнәренең күркәм сыйфатлары торды.

Дәрес вакытында безнең якта кышлаучы һәм язын көньяктан кайтучы кошлар, ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында күп кызыклы нәрсәләр аңлатылды. Укучылар ата-аналары һәм класс җитәкчесе И.Ю.Михеев белән бергә сыерчык оялары ясап, тыюлыкка бүләк иттеләр. “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин класска кошлар турындагы плакатлар, китаплар бүләк итте, актив табигать саклау эшчәнлекләре өчен диплом тапшырды. Ясалган барлык кош оялары табигать тыюлыгы территориясендә эленәчәк.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россия Кошларны саклау берлеге җыелышы белән Ел кошы билгеләнеп, ел буенча шул кошны өйрәнү һәм саклау оештырыла. 2015 елда шул “ихтирам” кечкенә генә уткойрык дигән кошка бирелде. Татарстанда берничә төр уткойрык яши, алар барысы да кешегә илегүчән, ояларын паркларда, бакчаларда һәм хәтта индустрия зоналарында, гыйбадәт йортлары янында коралар.

Урманда янгын сүндерү аерым осталык сорый, янгын куркынычы сезонына әзерлек шуңа күрә дә бик җаваплы эш булып тора. Урманчылыкларда моны бик беләләләр.

“Буа урманчылыгы” һәм “Буа урманы” идарәләрендә янгын сүндерү техникасының һәм инвентареның әзерлеген, янгын сүндерү часте белән оператив бәйләнешләрне, янгын сүндерүнең тизлеген һәм нәтиҗәлелеген тикшерү буенча күнекмә үткәрелде.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Ул 1927 елдан башлап бәйрәм ителә һәм Россиядә һөнәри орнитологлар арасында да, табигать сөючеләр, укучы балалар, укытучылар арасында да киң танылган. Кошлар көнендә мәктәпләрдә сыерчык оялары ясап эләләр, балалар иҗаты конкурслары, тамашалар, балаларда туган як табигатенә мәхәббәт уята торган шөгыльләр үткәрәләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Яшел Россия” экологик җәмәгатьчелек хәрәкәте илнең бөтен территориясендә “Җиңү урманы” акциясе үткәреп, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллионнан артык илдәшебез истәлегенә берәр агач утыртырга ниятли.

Татарстанда акция 25 апрельдә, Бөтенроссия агач утырту көнендә үткәрелә. Күпләп агач утыртуны Казан Каенлыгында, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International