ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Чаралар ике этапта – 1 апрельдән 1 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак һәм структура оешмалары, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бу этапта урманнарны чүп-чардан һәм пычрактан чистарталар, кече архитектура объектларын ремонтлыйлар. Урманнарны чистартуга бакчачылык оешмалары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, урта һәм югары уку йортларында укучылар җәлеп ителә.

2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары тоташтырылган видеоконферен­ция рәвешендә узды.

Брифингта шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов катнашты.

2014 елгы икеайлык чорында республикада тулай мәйданы 556 мең кв.м.дан артык булган 1217 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган. Санитар-экологик икеайлык кысаларында быел, беренче тапкыр буларак, күзәтчелек органнары ачыклаган рөхсәтсез калдык ташлау урыннары “Татарстан Республикасының экологик картасы” геоинфор­мация системасына кертеләчәк (karta.tatar.ru). Шул яңалык ярдәмендә барлык муниципа­литетлар стихияле чүплекләр барлыкка килүне көн саен контрольдә тота алачак.

Урман фондында 2014 елда 112 гектарда көнкүреш чүп-чары, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылган, 511 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

1 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә башлана, ул ике этапта: иртә язда һәм көзен үткәрелә. Акция барышында урман янгыннарын профилактикалауга юнәлтелгән санитар чаралар да үткәреләчәк.

 (ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча)


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

Урман утырту сезоны алдыннан үткәрелгән бу киңәшмәнең көн тәртибенә тармак оешмаларының базис питомникларында утырту материалын үстерүне арттыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа ярашлы рәвештә Император питомнигының декоратив утырту материалы үстерү тәҗрибәсе өйрәнелде.

ТР Хөкүмәт Йортының киңәшмәләр залында сишәмбе көнне, 31 мартта 10.00 сәгатьтә ТР шәһәрләрен һәм муниципаль районнарын чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг башлана. Анда министрның беренче урынбасары Харис Мусин катнашачак.


27
март, 2015 ел
җомга

Конгрессны Социаль-экономик үсеш агентлыгы үткәрә. Анда су объектлары янында хуҗалык итүне көйләү мәсьәләләре тикшереләчәк. Министрлык белгечләренең һөнәри интересларын исә, Конгрессның көн тәртибенә кертелгәнчә, табигать законнарын һәм су биоресурсларын саклауны тикшерү тәшкил итә.

Конгресс май аенда үткәрелә.


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Биологик төрлелек бүлеге белгечләре әзерләгән 8нче санлы бу җыентык урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйровның яшь табигать сөючеләргә сәламе белән ачыла. Арытаба анда “Парклар маршы-2014” конкурсында катнашучыларның иҗат эшләре: татар һәм рус телләрендәге хикәяләре, шигырьләре, рәсем һәм фотолары урын алган.

Аларның Татарстанга килүе ЕВРОФОРЕСТЕР халыкара белем бирү программасы кысаларында, С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университе­тының министрлык җитәкчеләренә мөрәҗәгате буенча оештырылган иде.

Көнбатыш Европаның һәм Кытайның урман вузлары укытучылары һәм студентлары Шәһәр яны, Саба урманчылыкларында булып, Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару белән таныштылар.

Маршрутның соңгы пункты – Лубян урман-техник колледжы иде. Колледж бинасына илтә торган Гашыйклар аллеясында кунакларны директор Афанасий Данилов, укытучылар, студентлар икмәк-тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Делегация аудиторияләрне, җитештерү цехларын, колледж музеен карады, студентлар ашханәсендә төшке аш ашады.

Очрашу лубянлылар әзерләгән концерт белән тәмамланды, аңа швед һәм кытай студентлары да катнашты.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

15 апрельдән башланачак язгы урман культурасы сезоны өчен Буа урманчылыгында кышкы тупыл чыбыкчалары әзерләнеп, кар өемнәре астына саклауга салына.

Республика урманчылыкларында урман питомникларының чәчү бүлекләре өчен туфрак эшкәртелә, утырту материалын саклау, урман үсемлекләре орлыкларын стратификациягә салу өчен кар өемнәре ясала.

Быел ул 23 марттан 22 майга кадәр “Туфраклар – табигатьнең тиңсез мирасы” дигән девиз астында, Парклар һәм скверлар елы кысаларындагы табигать саклау акциясе буларак, яшь буында Татарстанның табигать мирасына сак караш тәрбияләү максатында үткәрелә.

12 майга кадәр Министрлыкның биологик төрлелек бүлеге балаларның районнарда үткәрелгән конкурсларда призлы урыннарны алган иҗат эшләрен һәм түбәндәге чараларны үткәрү буенча хисапларны кабул итә:

– белем бирү этабы (экскурсияләр, лекцияләр, балалар өчен экологик чаралар, тематик күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, радио- һәм телетапшыруларда катнашулар), ул дәүләти табигать тыюлыкларының табигать саклау эшчәнлегенә яңа теләктәшләр җәлеп итүгә юнәлтелә;

– конкурслар этабы (“Кыргый табигать утраулары” фотоконкурсы, “Тыюлыклар дөньясы” балалар рәсемнәре конкурсы, балаларның “Лукоморье” әдәби эшләр конкурсы);

– хезмәт этабы (паркларны һәм скверларны яшелләндерү һәм чистарту, ясалма кош оялары кору буенча ирекле, түләүсез ярдәм);

– бәйрәм этабы (күргәзмәләр).

“Кичкетаң” тыюлыгы инспекторлары катнашындагы шундый бер чара Кичкетаң авылының “Кояшкай” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме белән бергә үткәрелде

Балалар кышны озатып һәм язны каршылап шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, күңелле уеннар уйнады. Алар үз куллары белән тиздән җылы яклардан кайтачак кошлар өчен оялар да ясаган иде.

Балалар алдында чыгыш ясап, дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин: “Илебез территориясендә 700дән артык кош төре яши. Аларны теләсә нинди табигать почмагында очратырга мөмкин, алар игътибарны матур итеп сайраулары, бизәкле каурыйлары, кызыклы гадәтләре белән җәлеп итәләр. Барлык кошлар да диярлек кешегә файда китерәләр, күбесе авыл хуҗалыгы корткычларын – бөҗәкләрне яисә кимерүчеләрне юк итә, кайберләре ит, каурый, күкәй бирә. Кошлар булмаса, урманнарда, паркларда, бакчаларда күңелсез булыр иде. Канатлы дусларыбыз табигатьне җанландыра, аның байлыгы булып тора”, – дип сөйләде. Бәйрәм соңында балаларга дипломнар һәм бүләкләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International