Балтач районы Балтач, Норма урта мәктәпләрендә һәм Чапшар башлангыч мәктәбендә Уран белемнәре көне үткәрелде. Инспекторлар балаларга урман һәм аңа кешенең йогынтысы, Россиянең урман хуҗалыгы тарихы, урманчыларның язгы эшләре турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр, аларга Татарстан укучыларының туган як табигатенә багышланган иҗат эшләреннән торган “Урман күзәтчесе” җыентыгын бүләк иттеләр.
Укучылар белән очрашулар Сөкәй урта мәктәбендә, Сөкәй авыл китапханәсендә, Монастырь мәктәбендә, Монастырь авыл китапханәсендә үткәрелде.
Белгечләр төрле яшьтәге балаларны урман турында белемнәр белән Халыкара урман көнендә генә түгел, төрле-төрле форматтагы башка чаралар: күргәзмәләр, конкурслар, ачык дәресләр, викториналар, уеннар, тыюлык музеена экскурсияләр үткәреп тә таныштыралар. Бу чараларда иң актив катнашучыларга призлар һәм дипломнар бирелә.
Традицион ярышлар РФ һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры, ТР дәүләт премиясе лауреаты Н.М.Миңнехановның туган көне алдыннан үткәрелә.
Байлар Сабасы бистәсенең спорт комплексында узган ярышларда Татарстанның 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россиянең 16 төбәгеннән, Украинадан һәм Казахстаннан килгән 200дән артык спортчы катнашты.
Ярышларның мөхтәрәм кунаклары арасында ТР Саба районы хакимият башлыгы Р.Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры А.Назыйров, ТР буенча ГИБДД МВД идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов бар иде.
Ярышта катнашучыларны Россия Өстәл теннисы федерациясенең күзәтү советы рәисе Игорь Левитин тәбрикләде. Бүләкләрне тапшырганда ул бу өстәл теннисы турнирының торган саен популяррак була баруын да билгеләп үтте.
Традиция буенча, яңа урман культурасы сезоны алдыннан Урман хуҗалыгы бистәсендә бәйрәм оештырып, узган елда иң зур уңышларга ирешкән урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлыйлар, иң яхшы җитештерү участокларын билгелиләр. Быел да оешма алдынгыларына исемле күкрәк билгеләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Үзешчән сәнгатьчеләр алар өчен концерт программасы да әзерләгән иде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләрен Саба урманчыларына урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең башкаручы киңәшчесе Тимур Галиев тапшырды. Шул ук көндә Саба урманчылыгы профсоюз комитеты белән эш бирүче арасындагы коллектив килешүгә дә кул куелды.
Тантананы ачып, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин: “Бу конкурста катнашучыларның елдан-ел арта баруына бик шатмын, без бу традицияне арытаба дәвам итеп, аңа тагы да күбрәк балаларны җәлеп итәрбез”, – дип белдерде.
“Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында республиканың Казан, Биектау, Арча шәһәрләрендә һәм районнарында укучы балалар катнашты. Яшь табигать сөючеләр ел буе конкурска берничә номинация буенча материаллар әзерләгән, алар арасында тикшеренү һәм иҗат эшләре дә бар. Иң күркәм һәм оригиналь материаллар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнде. 60тан артык приз тапшырылды.
Чара вакытында балалар һәм педагоглар белән экологик культураны пропагандалау, урманнарны һәм Җирнең экологик тигезлеген саклау турында әңгәмәләр дә үткәрелде.
Мәсәлән, “Ашыт”, “Кичкетаң”, “Зөя буйлары” дәүләти табигать тыюлыклары башлыклары һәм белгечләре Урман белеме көнендә мәктәпләргә барып, үзләре башкарган мөһим эшләр, Җирнең экологик тигезлеген саклау турында сөйләделәр. Укучыларны аеруча урманда яшәүче, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр кызыксындырды. Балалар викториналарда да актив катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Зөя буйлары” тыюлыгы башлыгы Илнур Гыйбадуллин белән Урман көнендә очрашудан соң мәктәп ишегалдына сыерчык оялары элү үткәрелде.
Укучылар белән очрашуга җитәкче-урманчы Д.Миңдрахманов һәм урманнарны яңарту инженеры, Татарстанның атказанган урман үстерүчесе М.Тимербаева килеп, Россиянең урман хуҗалыгы тарихы, республикабызда урман хуҗалыгын алып баруның үзенчәлекләре, Кәләй урманчылыгының байлыклары, урманчыларның язгы эшләре турында сөйләде. Очрашу азагында алар укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Бу санда – министр Алма Назыйровның сәламе, Казан губернасы имәнлекләренә тарихи экскурс, үз гомерен имәнлекләрне яңадан торгызуга багышлаган Б.Гузовский турында истәлекләр, министрлыкның Кырым Республикасы урманчылары белән хезмәттәшлеге турында сәхифә, мәктәп урманчылыклары тормышыннан яңалыклар һәм “Татарстан урманнарын саклыйк!” республика конкурсына әзерлек.
БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан ике ел элек, 2013 елда гына игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя.
Халыкара урманнар көнендә ел саен халыкара, төбәк һәм аерым ил күләмнәрендә гамәли һәм белешмә-агарту чаралары үткәрелә, аларда, урман хуҗалыгы экспертлары белән бергә, политика һәм мәдәният эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укучылар катнаша.
Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфераны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен әһәмиятле. Урманнарның бу функцияләре дөнья халыкларының тормыш сыйфатына да турыдан-туры йогынты ясый.
Иң зур урманнар иле, һәр кешенең тормышы урманнарга бәйле булган Россия өчен Халыкара урманнар көне аеруча, традицион әһәмияткә ия. Бу көн кысаларында быел илебез территориясендә “Бөтенроссия урман белемнәре көне”, ә Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә Урман дәресләре үткәреләчәк.
Составында Татарстан урман хуҗалыгы министры А.Ә.Назыйров һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы И.Н.Зарипов та булган Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 17-19 мартында эш визиты белән Финляндия Республикасында булып кайтты.