Казан район-ара табигать саклау прокуратурасының дәүләти контроль һәм күзәтчелек, юридик бүлекләре белгечләре, тармак оешмалары хезмәткәрләре белән бергә, үз көченә керүче “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” 28.12.2013 №415 ФЗ федераль законын тормышка ашыру барышын тикшерделәр.
Акциядә Татарстанның 12 гомуми белем бирү оешмасы катнашты, республиканың төрле районнарында кече һәм өлкән класс укучыларына лекцияләр укылды.
Яңа ел алдыннан “Әгерҗе урманчылыгы” ДКИның Красный Бор участок урманчылыгы белгечләре Илдус Мөдәрисов һәм Виталий Коробейников агачтан аю сыны ясап, аны балалар приютының тәрәзә астына урнаштырдылар. Аю – урман сакчысы, көч һәм кыюлыкны гәүдәләндерә.
Красный Бор участок урманчылыгы белгечләре балалар приютына ел буе шефлык иттеләр, анда еш кунак булдылар, урман, анда яшәгән хайваннар һәм кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. “Кышын кошлар ашат” акциясендә катнашып, балалар белән бергә урман сукмаклары буенда җимлекләр элделәр, аларга җим салып торалар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2014 елгы эшчәнлеккә беренчел йомгаклар ясалды. Киңәшмәне министр Алмас Назыйров алып барды, анда “Урманчылык” дәүләти казна оешмаларының җитәкче-урманчылары, “Урман” дәүләти бюджет оешмалары директорлары, министрлык белгечләре катнашты.
Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү эшләре, аренда мөнәсәбәтләре, республика урманнарында дәүләт контролен һәм күзәтчелеген башкару турында хисап доклады белән министрның беренче урынбасары Харис Мусин чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының хуҗалык эшчәнлеген анализлады.
Видеокиңәшмәнең көн тәртибендә урманнардан файдаланган өчен федераль бюджетка түләүләр керү, бурычларны юллап алу, шулай ук ИФО урманнарында зарарлы бөҗәкләрнең таралышын чикләү һәм аларны бетерү чаралары, РФ субъектлары территориясендә 2015 елгы сезонда урман янгыннарын сүндерү планнарын әзерләү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашты.
2002 елда Шәһәр яны урман хуҗалыгын җитәкләгән Харис Мусин оештырган “Урман дозоры” мәктәп урман хуҗалыгы башлыча Казан мәктәпләренең 6-8 класс укучыларыннан тора. Аның шөгыльләре программасында, хәзер “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” ДКИ җитәкче-урманчысы Илнур Кашафиев һәм урманчылыкта, питомникта эшләүче белгечләр үткәрә торган тикшеренүләрдә һәм гамәли шөгыльләрдә шәһәр үзенчәлекләре, экологиягә һәм яшеллеккә шәһәр йогынтысы исәпкә алына. Үз эшчәнлеге чорында мәктәп урманчылыгы күп кенә республика, төбәк һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчелерне тәрбияләп үстерде, аларның байтагы соңыннан урманчы я эколог һөнәрләрен сайлады.
“Урман дозоры” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр министр Алмас Назыйровны үзләренең быелгы эш йомгаклары белән таныштырдылар, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аңа үзләре ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Министр, үз чиратында, балаларга укуда уңышлар, мәктәп урманчылыгында яңа кызыклы эшләр теләде, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Мәсәлән, Биләр урта мәктәбе укучыларына табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш турында “Биләр урманчылыгы” ДКИ урманчы-җитәкчесе урынбасары Рәмил Нуруллин сөйләде.
Министрлык заводка агач бушатуны һәм барлык утыз “Урман” дәүләти бюджет оешмасындагы агач әзерләү комплексларының эшен көн саен күзәтеп тора. Әлегә кадәр завод мәйданнарына 339 062 кубометр агач китерелгән.
Акциянең башы, халык календаре буенча, кышлаучы кошлар якчысы Зиновий Синичкин көненә туры китерелде. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКИ белгечләре урманга Красный Бор мәктәбендә укучыларны чакырып, аларны Әгерҗе районында кышларга калучы кошлар белән таныштырдылар. Мәктәп урманчылыгында укучылар “Табигать белән тату” дип аталган экологик урман сукмагына чыгып, агачларга үзләре ясаган кош җимлекләрен элделәр, анда өйдән алып килгән иген бөртекләрен салдылар. Алар, урманчылар белән бергә, кошларны бөтен кыш дәверендә ашатып торачак.
2014 елның 23 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ситуацияләр үзәгендә ил территориясендә урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәне Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской алып барды.
Киңәшмәдә 2014 елның урман янгыннары сезонына йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.