ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

“Россия урманнарында янгын сезоны йомгаклары һәм 2015 елда урман янгыннарын профилактикалау һәм кисәтү буенча бурычлар” дигән мәсьәлә буенча видеоконференция кысаларында узган киңәшмәне Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской алып барды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры А.А.Назыйров та катнашты.

Профилактик чаралар, оештыру эшләре һәм урман контроле һәм күзәтчелеге чаралары нәтиҗәсендә республика территориясендә дүрт ел рәттән урман янгыннары булмады.

12 айга – 12 вакыйга. Бөтенроссия күзәтүендә республикабызның урман хуҗалыгы өч тапкыр искә алынган. Берсе – май аенда агач утырту, анда Кемерово өлкәсе, Белгород өлкәсе һәм Татарстан иң алдынгы булган. Сентябрьдә исә юниорларның халыкара “Үсенте” урман конкурсында гран-прины Урман хуҗалыгы урта мәктәбен бетергән Марат Зәйнуллин яулаган. Ноябрь аенда Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясенең (БМОның ЕЭК) Урманнар һәм урман тармагы комитетының 72нче сессиясе уздырылган, ул чара Комитет тарихында беренче күчмә утырыш булган. Анда 35 илдән 167 эксперт катнашкан, алар Саба урманчылыгында да булып киткәннәр.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстанлыларны йортларын 20835 урман сылуы бизәп торачак. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, картлар йортларына, дәвалау оешмаларына исә чыршылар, урманчыларның игелек традициясе буенча, бушлай китереләчәк. Казанда ылыслы агачлар муниципаль оешмалар белән килешенгән нокталарда – Ямашев пр.-Адоратский ур. чатында (Арча урманчылары), Дәрвишлар базарында (Шәһәр яны урман хуҗалыгы питомнигы), Идел буе районында (Лаеш урманчылары), Соц.шәһәр базарында (Лаеш урманчылары), Академик Павлов урамында (Яшел Үзәннәр), Мәскәү базарында (“Идел буе урманы”) сатылачак.

Яңа ел шәлкемнәре һәм композицияләре өчен исә 58 тонна ылыслы ботак әзерләнгән.

Акциянең максаты – экологик белемнәрне тарату, яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.

Республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында чисталык дәресләрен урманчылык һәм табигый тыюлык белгечләре үткәрә.


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән “Татарстан Республикасының югары культуралы урман питомнигы” званиесе “Арча урманы” ДБИнең Тукай җитештерү участо­гының, “Кызыл Йолдыз урманы” ДБИнең Арыш җитештерү участогының базислы питомник­ларына бирелде, “Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБИнең Матюшино җитеш­терү участогына бирелүе расланды.


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Министр А.А.Назыйров Калуга өлкәсе урман белгечләре делегациясенә республика урман хуҗалыгының торышы, узып баручы ел йомгаклары турында сөйләде, аларны Министрлыкның структурасы белән таныштырды.

Үз җавабында В.В.Макаркин Калуга өлкәсе Министрлыгының дүрт ел элек кенә оештырылуын әйтте, үзенең, нәселле урманчы буларак, күптәннән инде урман хуҗалыгы традицияләре яхшы сакланган Татарстанда булып кайтырга теләгәнен әйтте. Аңа монда бигрәк тә заманча проектлар иңдерелү, шул исәптән “Костамону Интегре Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы ошый икән. Ул Төркия предприятиесе якын киләчәктә Калугада да бер завод төзергә җыена ди.

Очрашу азагында ике тармак җитәкчеләре урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Россия урман индустриячеләре һәм урман экспортчылары берлеге һәм ТР Президенты арасындагы килешү буенча, чираттагы “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты 2015 елның 17-19 сентябрендә Татарстан территориясендә уздырыла.

Берлек президенты Мирон Тацюн Россия Федерациясе Хөкүмәтенә биргән белешмәгә караганда, чемпионатта РФнең 29 субъектыннан командалар катнашыр дип көтелә. Ярышлар беренче тапкыр ачык үткәреләчәк – аларда Беларусь, Финляндия, Эстония һәм башка Балтыйк буе республикалары командалары да катнашачак.

Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, биология укытучысы Галина Алексеевна Васильева, урманчылар белән бергә, Әгерҗе районында кышлаучы кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч материал, кошлар турында сәхнә тамашалары, күңелле викториналар, табышмаклар әзерләгән иде. Кече класс балаларына кышның кошлар өчен иң авыр чор булуы, аларның ачлыктан һәм суыктан интегүе, ул кошларга кешенең ничек ярдәм итә алуы турында сөйләделәр. “Без барыбыз да канатлы дусларыбызга булышырга тиешбез. Аларга күп кирәкми – бераз бөртек, ипи бирсәң дә җитә. Ә тук тәнгә суык үтми”, – диде, мәсәлән, уз чыгышында урманчылык остасы Татьяна Егорова.

Иң актив балаларга “Әгерҗе урманчылыгы”ның мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре бирелде. Бәйрәм мәктәп ишегалдында дәвам итте, анда балалар агач ботакларына җимлекләр элеп, кошлар өчен азык салдылар.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, илнең барлык дәүләт оешмаларында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итүче вәкаләтле затларның эш урыннары техник яктан әзер.

Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабулияткә (843) 221-37-02 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Комиссиянең көн тәртибенә Татарстанда биологик төрлелекне саклау буенча барлыгы алты мәсьәлә куелган иде. Аерым алганда, сүз көрән аю, кайбер умырткасызлар популяцияләренең торышы, Россия Федерациясе субъектларында Кызыл китапны алып баруның заманча яңа алымнары турында барды.

Министрлыкның бу өлкәдә узган чорда башкарган эшләре турында кыскача хисап белән министрның беренче урынбасары Х.Г.Мусин чыгыш ясады.

Шулай ук Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм кул­лану идарәсе, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре Ю.И.Павлов, Д.И.Иванов, Т.В.Рогова, Н.В.Шулаев чыгышлары тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International