ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

“Лубян урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы былтыр январь аенда оештырылган иде. Урманчылыкның административ бинасында җитәкче-урманчы Ф.Хәбибрахманов министр А.Назыйровны урманчылык коллективы белән таныштырды, аңа үз оешмасының беренче елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннары министр Алабугадагы “Кастамону Интегре” заводы өчен агач әзерләү кишәрлекләренә юнәлде. Анда ул агач әзерләүче кече комплекслы бригаданың эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынды. Шулай ук Лубян агач эшкәртү заводы цехларында булды, 2012 елда эшкә кушылган пилорама продукциясен карады.

Үзенең беренче урынбасары Харис Мусин һәм Лубян колледжы директоры Афанасий Данилов белән бергә А.Ә.Назыйров аудиторияләрне һәм лабораторияләрне карады, 90 елдан артык тарихы булган колледжның музее белән танышты.


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

“Чыршы” операциясе чорында урман хуҗалыгы белгечләренең 142 мобиль төркеме төзелде, алар 388 рейд тикшерүе үткәрде. Беренчел белешмәләр буенча, тикшерүләр нәтиҗәсендә урман хокукларын бозу турында 32 акт төзелгән, зыян 55218 сумлык булган. Хәзергәчә 3335 сумлык зыян ирекле рәвештә түләнгән.


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Республика урманчылыкларында вахта алымы белән агач әзерләүче комплекслы бригадалар 2015 елның беренче атнасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданына 9518 кубометр агач чималы озаткан. 2015 елда план буенча 500 мең кубометр агач ташылырга тиеш.


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Яңа елның беренче атнасында А.Ә.Назыйров министрлыкның күп кенә тармак оешмаларын карады, аларда урман хуҗалыгын алып бару кимәле белән танышты һәм узган ел нәтиҗәләре буенча эш киңәшмәләре уздырды.


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның ноябрендә, аңлы рәвештә яндырулар нәтиҗәсендә, республика районнарында берничә православие гыйбадәтханәсе зыянлаган иде.

Татарстан Президенты каршындагы Милләт-ара һәм конфессия-ара мөнәсәбәтләр советы утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән, яндыручылар кулыннан зыянлаган храм һәм чиркәүләр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан 2014 елда тулысынча торгызылды.

Нардуган гыйбадәтләре Әлмәт урманчылыгы һәм “Әлмәт урманы” ДБИ эшчәннәре Яңа Чишмә районы Ленино авылында яңадан торгызган Олы газаплы Дмитрий Солунский храмында, Кама урманчылыгы һәм “Кама урманы” ДБИ эшчәннәре торгызган Албай авылы чиркәвендә, Кызыл Йолдыз урманчылыгы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБИ эшчәннәре Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында торгызган Терек Өчлек храмында уздырылды.


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президентының “2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турындагы” 4.09.2014 ел № УП‑837 боерыгына ярашлы рәвештә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Елның логотибын әзерләү йөкләнгән иде.

ТР урман хуҗалыгы министры А.Назыйров боерыгы белән расланган логотипта яфраклы токымлы агач астында урнашкан гаилә сүрәтләнгән, бу кешенең табигать саклавында булуын, әйләнә-тирәлек белән ярашлылыкны, үсеш перспективасын гәүдәләндерә. Логотипның колоритында Татарстан Республикасы флагы төсләре кулланылган.

Парклар һәм скверлар елы җәмгыять игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, кеше тормышы өчен кулай шартлар булдыру проблемаларына юнәлтергә тиеш.

Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4 статьясының 1, 2 бүлекләренә ярашлы рә­вештә теләсә нинди транспорт төре белән агач ташу озату документы булганда башкарыла. Озату документын агачның иясе булган юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр тутыра.

2015 елның 1 январеннан урман законнарында каралган тәртиптә озату документларын тутырмыйча агач ташу вазифалы затларга 30-50 мең сум административ штраф салуга, агачны һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләүгә, яисә аннан башка; юридик затларга агачны һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләү белән бергә 500-700 мең сум административ штраф салуга китерә (Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше).


2
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Ярашлы боерыкка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров оештыру комитетына кертелде. Министрлыкта Ел кысаларындагы чаралар планы эшләнде, алар территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү, яшелләндерү, халык өчен уңай шартлар булдыру мәсьәләләрен популярлаштыруга юнәлтеләчәк.


1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Яңа 2015 ел белән Татарстан халкын Президент Рөстәм Миңнеханов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International