Тыюлык белгечләре бакча балаларына кышкы суыкларда кошларның кеше яшәгән урыннарга якынрак җыелуы, бу вакытта алар өчен җимлекләр эләргә кирәклеге турында сөйләде. Шуннан соң балалар, олылар белән бергә җимлекләр ясап, аларны бакча ишегалдына чыгарып элделәр.
Азакта инспекторлар балаларга кошларны нинди көннәрдә ничек ашатырга кирәклеген, гел ашатып торсаң киләсе язда кошларның күбрәк булачагын, ә аларның агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклаячагын аңлаттылар.
Министрлыкта яңа урманнарга нигез салырга карар ителде. Күмәк Урман утырту көннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, сугыш ветераннарының истәлеген саклауга булышачак. Истәлек аллеяларын һәм скверларын нигезләү былтыр көздән үк башланган иде.
Әлегәчә муниципаль берәмлекләрдән белешмәләр җыелып анализланды, алардан күренгәнчә, 2015 елда Җиңү урманнарында 400 мең үсенте утыртылырга тиеш. Министрлык патриотик акциядә катнашырга теләүчеләрнең барысын да югары сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итәргә әзер.
Операция узган елның 10-31 декабрендә ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау максатында үткәрелде. Яңа ел чыршыларын һәм наратларын сату-алуга килешүләр төзү хокукына аукционнар нәтиҗәләре буенча сатуга 20.8 мең үсенте һәм 58 тонна ылыслы ботак чыгарылды. Урманчылык белгечләреннән торган мобиль төркемнәр билгеләнгән маршрутлар буенча ТР буенча РФ МВД территориаль органнары хезмәткәрләре белән бергә контроль ясап йөреп, ылыслы яшь агачларның сакланышын тәэмин итте. Нәтиҗәдә барлыгы 32 бозу очрагы ачыкланып, урман хуҗалыгына салынган зыян 55 мең сум дип билгеләнде. Хәзергәчә шуның 34 мең сумы ирекле рәвештә түләнгән.
Федераль дәүләти урман күзәтчелеген (урман саклауны) һәм янгын күзәтчелеген 658 дәүләти урман инспекторы башкарды.
Тикшерүләр барышында 56 хокук бозу ачыкланды, шулар буенча 55 административ җәза билгеләнде, шул исәптән 47 юридик һәм 7 вазифалы затка административ штраф салынды, 1 вазифалы затка кисәтү ясалды. Ел эчендә урманчылыкларның урман саклау службасы урманнарда патрульлек итү барышында 647 хокук бозу фактын теркәде.
Урман законнарын бозучы затларның ачыкланышы 98 процент. 2015 елның 1 январендагы торышта 19 материал буенча җинаять эше кузгатылып, 6 бозучы җинаять җаваплылыгына тартылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең республика һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән йомгаклау утырышы 30 январьда министрлыкның административ бинасында уздырыла.
Бу көндә барлык мәктәп урманчылыкларында “Кошларны ашатыгыз!” акциясе уздырылды. Хезмәт дәресләрендә йөзләрчә сыерчык оясы һәм җимлек ясалды, аларны балалар мәктәп яны бакчаларына, балалар бакчалары территорияләренә, юл буе агачлыкларына, урманчылар белән бергә урман яланнарына элеп чыктылар.
Россиядә бу көн язучы Евгений Носовның туган көнендә үткәрелә. Ул үзенең дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укып, көз саен кош җимлекләре элә, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябештерә торган булган. Ул шигырьдә: “Кышын кошлар ашатыгыз, төрле яклардан ишек төпләрегезгә канатлы дусларыгыз кайтып җыелсын” дигән сүзләр бар.
Тыюлыкларның инспекторлык службасы былтыр 2122 рейд үткәреп, ачыкланган бозулар буенча 669 беркетмә төзегән. 570 карар чыгарылган, барлыгы 1156 мең сумлык административ штраф салынган, шуның 688 меңе түләтелгән.
Бозучыларга 329.5 мең сумлык дәгъвә белдерелгән, шулардан 280.8 мең сумлык 57 дәгъвә түләтелгән. Дәүләти экологик күзәтчелек вакытында тыюлык инспекторлары 373 административ бозу коралын, шул исәптән 365 балык тоту ятьмәсен йолып алган.
Финанслар һәм бухгалтерлык хисабы һәм контроле бүлегенең башкаручы белгече Әлфия Әгъзәм кызы Җамалиева тармак оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген ревизияләү белән шөгыльләнде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин аңа үз эшенә җаваплы каравы, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.