Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Урман
хуҗалыгы министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы идарәсе дәүләт органына 100 ел
Эшчәнлек
Элемтә өчен мәгълүмат
Органнар һәм оешмалар
Кире элемтә
Ачык мәгълүматлар
Планнар һәм программалар
Табигать саклау акцияләре
Иҗтимагый совет
Мәктәп урманчылыклары
Дәүләт хезмәтләре
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Урманнарны үзләштерү проектлары
Файдалы мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы)
Документлар
Урманнан файдаланучыларга (урман кишәрлекләре арендаторларына) мәгълүмат
Компенсацияле урман торгызу
Норматив документлар
Аналитик материаллар
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Законнар
Еш бирелә торган сораулар
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны шәхсән кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Интернет-кабул итү
Матбугат хезмәте
Атналык план
Матбугат релизлары
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Массакүләм хәбәр чаралары вәкилләре игътибарына!
Министрлык коллегиясенең республика һәм Рослесхоз җитәкчелеге катнашындагы “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары” дип аталган киңәйтелгән утырышы 30 январьда 14.00 сәгатьтә, Х.Ямашев пр., 37А адресындагы административ бинада үткәрелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Казахстанда булды
Визит сәүдә-экономик, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча беренче Татарстан-Казахстан эшчәнлек форумы кысаларында узды Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Астанада һәм Карагандада булды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин КР авыл хуҗалыгы вице-министры Е.Н.Нысанбаев, Караганда өлкәсе хакиме урынбасары Г.Ашимов белән очрашты, Казахстанның дәүләт хакимияте органнары һәм хуҗалык итү субъектлары җитәкчеләре белән үзара отышлы хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр үткәрде.
28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
ТР УХМ Биологик төрлелеккә һәм аеруча саклаулы территорияләрнең торышына контроль инспекциясе белгечләре күзәтчелек чаралары үткәрә
Сулыкларның биологик ресурсларын саклау һәм браконьерлыкны булдырмау буенча рейдларны берсе “Зөя” табигать тыюлыгында үткәрелде. Министрлыкның махсус инспекциясе башлыгы Александр Гуляев, тыюлык белгечләре, ТР буенча МВД һәм ТР буенча Россия балык тоту бүлеге хезмәткәрләре Идел акваториясендә законсыз балык тотучы ике браконьерны тоткарлады. Аларның балык тоту җәтмәләре йолып алынды, җинаять эшләре кузгатылды.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин Астанада сәүдә-экономик, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Казахстан-Татарстан эш төркеменең беренче утырышында катнаша
Татарстан делегациясенең Казахстан башкаласы Астанага визиты эш төркеменең беренче утырышы программасы кысаларында уза. Ул утырышта Казахстанның дәүләт хакимияте һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре белән ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне арытаба үстерү турында сөйләшенәчәк. ТР делегациясе Казахстан предприятиеләрендә булырга да ниятли.
27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
ТР урман хуҗалыгы ветераны Миргазыян Шәйхетдиновка 90 яшь
Миргазыян Насретдин улы Шәйхетдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны. 1986 елга кадәр Азнакай урманчылыгында урманчы булып эшләгән. Төп эшләре территорияләрне күзәтү һәм контрольдә тоту: урманны янгыннан, башбаштак кисүдән саклау, урманнан файдаланучыларны тикшерү булган. Урманчы көн саен иҗади эштә булган, һәр агачка хуҗаларча караган, ул эшне һәрчак сыйфатлы башкарган. Ветеранны юбилее белән “Азнакай урманчылыгы” ДКИ җитәкче-урманчысы И.Р.Кашапов котлады, урманчылык коллективы һәм профсоюз оешмасы исеменнән аңа сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Дәүләти табигать тыюлыклары һәм һәйкәлләре территорияләрендә ТР МК билгеләгән аеруча саклау режимын үтәүне 45 инспектор күзәтә
Моның өчен инспекторлык хезмәтендә 51 транспорт чарасы, шул исәптән 22 автомашина, 9 моторлы көймә, 2 катер, 18 снегоход бар. Татарстан дәүләти табигать тыюлыклары инспекторлары 2014 елда уз бурычларын үтәгәндә 2122 рейд үткәрде, шул вакытта табигать саклау законнарын бозуның 745 очрагы ачыкланды. Шул фактлар буенча 669 беркетмә, шул исәптән административ хокук бозу турында 535 беркетмә һәм табигатьтән законсыз файдалану коралларын йолып алу турында 134 беркетмә төзелде.
«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре кошлар тормышы буенча викторина үткәрде
Викторина Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә үткәрелде. 7 класс укучылары, ике командага бүленеп, республикабызда яшәүче кошлар тормышы турында кызыклы итеп сөйләргә, викторина сорауларына җавап бирергә тиеш иде. Инспекторлар, балаларга өстәп, үз күргәннәре турында сөйләделәр, командаларның әзерлегенә бәя бирделәр. Иң актив катнашучылар “Ашыт” табигать тыюлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Урман үстерү һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (ВНИИЛМ) галимнәре бөҗәкләр белән көрәшнең яңа биологик алымнарын эксперименталь әзерләүне дәвам итәчәк
Шундый әзерләүләрнең берсе Һиндстаннан китерелгән дөньяда иң зур күбәләкне – Тутыйкүзне лаборатор шартларда үрчетү белән бәйле. Методика уңышлы гына түгел, күркәм дә булып чыкты: институт лабораторияләрендә әледән-әле, кешеләрдән курыкмыйча, “коңгырт күзле” бик зур тутыйкүзләр оча, кулга да куна. Методның авторлары һәм эшләүчеләре – ВНИИЛМ Урманнарны биологик яклау алымнары лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Юлия Сергеева һәм лабораториянең фәнни хезмәткәре Андрей Загоринский хәбәр чаралары вәкилләре өчен махсус акция үткәрде.
26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
ТР УХМның кадрлар составына кертелүгә конкурс игълан ителде
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләр идарәчесе һәм дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлегенең башкаручы консультанты вазифалары буенча Министрлыкның кадрлар резервына кертелү хокукына конкурс игълан итә.
«Балтач» тыюлыгы инспекторлары җәнлекләргә кышны үткәрергә булыша
Балтач районы буенча ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе инспекторы А.Г.Хәкимҗанов белән бергә тыюлыкның табигать һәйкәле булган Нормабаш кишәрлегендә җәнлекләрне тукландыру үткәрелде. Барлыгы 300 кг арпа салынды, аны “Азык” ҖЧҖ директоры С.М.Исрафилов иганә буларак бирде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз