ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың Үсеш стратегиясен “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-экономик тикшеренүләр үзәге әзерли.

Министрлык хезмәткәрләре Стратегиянең беренче редакциясен тикшерде, – аңа транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү, җитештерү көчләрен арттыру кертелгән, һәм территорияләрне тотрыклы үстерү мәсьәләләренә өстенлек бирелгән, “экологик иминлекне саклаган хәлдә табигать ресурсларын куллану шартлары” билгеләнгән.

Тәкъдимнәр ТР Экономика министрлыгына юнәлтелде.


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Илдус Мөнир улы Мәгыйзов һөнәри белемне Лубян урманчылык техникумында һәм Мари политехник институтында алган. Республиканың урман хуҗалыгында кырык елдан артык эшләгән. 14 ел Биләр урман хуҗалыгы директоры булып торган. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырылгач дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеген җитәк­ләгән. Югары һөнәр иясе И.Мәгыйзов күп тапкырлар һөнәри бүләкләргә лаек булган.

И.Мәгыйзовны бөтен коллектив исеменнән юбилее белән министрның беренче урынбасары Х.Мусин котлады һәм аңа Министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

“Спас” табигать тыюлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Россия Балык тоту идарәсе, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе, ТР буенча МВД белгечләре катнашында рейд үткәрелде. Нәтиҗәдә законсыз балык тоту факты буенча җинаять эше кузгатылды. 24 мең сумлык зыян салынган.

Үткәрелгән рейдлар турында белешмәләр Казан район-ара табигать саклау прокуратурасына җибәрелгән.

Киңәшмәне дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Айрат Әхмәров алып барды. Ул хезмәткәрләр регламентына өстәмәләр турында хәбәр итте, урманчылык тармагындагы коррупцион һәм башка хокук бозуларга, коррупциягә каршылык законнарындагы яңалыкларга аерым тукталды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә шулай ук керемнәр, коррупциягә каршылык законнары таләпләрен, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары әзерләгән методик киңәшләрен исәпкә алып, министрлык хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә карата мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы бурычлар турындагы еллык белешмәләрне тутыру мәсьәләсе дә каралды.

Җәмәгать советының төп темасы – урман хуҗалыгын интенсивлаштыру иде. Урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны саклау, урман хуҗалыгына заманча технологияләр иңдерү мәсьәләләре белгечләрне һәм җәмәгатьчелекне нык кызыксындыра.

Җәмәгать советы әгъзалары – җирле хакимият органнары, бизнес, фәнни һәм иҗти­магый оешмалар вәкилләре – шул проблемаларны чишү буенча үз фикерләрен әйттеләр.


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

“Сәләт” үзәгендә Үзидарәне үстерү буенча беренче бөтенроссия конкурсының республика этабы булып узды. Анда Арча районын Зәлия Саттаров, Булат Галимҗанов һәм педагог-оештыручы Э.Лотфуллина тәкъдим итеп, “Табигать варислары” проектын күрсәтте һәм жюри сорауларына җавап бирде. Мәктәп урманчылыгы чыгышының нәтиҗәләре соңрак билгеле булыр.

Татарстанның Атказанган урманчысы исеме Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе” филиалының фәнни хезмәткәре Шамил Исмәгыйлевкә, “Лениногорск урманчылыгы” дәүләти казна оешмасының җитәкче-урманчысы урынбасары Ралиф Ибраһимовка, “Алабуга урманы” дәүләти бюджет оешмасы питомнигы мастеры Константин Парамоновка бирелде.

Аларга бүләкләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошкин тапшырды.


1
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов Татарстан урманчыларына Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Урман хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен югары Россия бүләкләренә “Идел буе урманчылыгы” дәүләти казна оешмасының Чулпан участогының урман белгече Равил Галиуллин, Лубян урман-техник колледжының өйрәнү урман хуҗалыгы җитәкчесе Николай Костин, “Әлмәт урманчылыгы” дәүләти казна оешмасының Поташ Аланы участогының урман белгече Геннадий Горбунов лаек булды.


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Коллегия эшендә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары М.Клинов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошин, Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесенең ИФО буенча урынбасары Н.Кузьмин, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары советы рәисе М.Шакиров, ТР АП, ТР МК, министрлыклар һәм тармаклар, территориаль һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, коллегия әгъзалары, хәбәр чаралары вәкилләре, Министрлыкның структур тармаклары башлыклары, тармак оешмаларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты. Үзенең хисап докладында министр А.Назыйров урман хуҗалыгының төп еллык йомгакларына тукталды. 2014 елда урман торгызу чаралары 2576 гектар мәйданда үткәрелгән. Барлык урман культура-хуҗалык чаралары тулы күләмдә үтәлгән. 1517 кг ылыслы һәм 1485 кг яфраклы токым орлыклары, 78 т имән чикләвеге әзерләнгән. 2314 га мәйданда урман утыртылган. 55 базислы урман питомнигында 30 млн стандарт утырту материалы, 174 меңнән артык җиләк-җимеш һәм декоратив культура үстерелгән. Урманнарны саклауның төп бурычы – янгыннарны булдырмау. Татарстанда дүрт ел рәттән урман янгыннарына юл куелмаган. Федераль дәүләти урман сагы һәм янгын күзәт- челеге белән 658 дәүләти урман инспекторы шөгыльләнә. Табигать тыюлыкларының инс- пекторлык службалары 2014 елда 2122 рейд үткәреп, 669 беркетмә төзегән. 570 карар чы- гарылган, тулаем 1156 мең сумлык штраф салынган, шуларның 688 мең сумы түләтелгән. Чыршы, каен һәм усакларның күпләп коруы – РФның Европа өлеше урманнарында иң кискен проблема. 2014 елда зарарлы организмнар (парсыз ефәкче һәм нарат көясе) учакларын локальләштерү һәм бетерү буенча тулаем 25319 га мәйданда эш башкарылган. “Кастамону Интегре” заводына 344 мең кубометр агач ташылган. А.Ә.Назыйров: кадрлар политикасына министрлык элеккечә үк өстенлек бирә, дип ассызыклады. 2015 елда планлы урман торгызу һәм агач әзерләү эшләре, Парклар һәм скверлар елын үткәрү күздә тотыла. Антикризис чаралары буларак алда халык хаҗәтләре өчен товарлар җитештерүне яңарту, түбән сортлы һәм вак товарлы агачны эшкәртү цехларын эшкә кушу тора. Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Р.Газизов үз чыгышында Татарстанны кишәрлекләрне арендага бирмичә, хезмәтне кварталлап оештырып интенсив-сайланма кисүләрне гамәлгә кертү буенча пилот регионы дип карарга киңәш итте. Шәһәр яны урманчылыгының участок урманчысы Н.Гыйбадуллин зур рекреацион йөкләнеш кичерүче Казан яны урманнары проблемаларын бәян итте: “Урман кишәрлекләрен кулланышка тапшыруны тыярга, саклау урманнарын, урман-паркларны сату-алуны чикләргә кирәк дип саныйм. Нәкъ менә шул кишәрлекләрдә бөтен урман системасына тискәре йогынты ясала”, – дип белдерде.2 Россия урман хуҗалыгын үстерүнең милли программасы турыда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары М.Клинов сөйләде. Азакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошкин: Хөкүмәт арытаба да урман хуҗалыгына, табигать тыюлыкларына ярдәм итәчәк, дип белдерде, Рослесхоз ярдәме белән, республика финансларын да җәлеп итеп, “Россия имәнлекләре” фәнни- җитештерү үзәге проекты тормышка ашырылыр, дип ышандырды. 
Аэропортта Михаил Клиновны ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров каршы алды. М.Ю.Клинов төштән соң ачылачак “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары” дип аталган киңәйтелгән коллегия утырышында катнашачак. Иртәнге якны Рослехсоз кунагы һәм министр А.Назыйров Саба урманчылыгында үткәреп, анда урман хуҗалыгы комплексы объектларын карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International