ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Әгерҗе урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев Иске Эсләк авылы балалар бакчасында булып, анда тәрбияләнүчеләргә кошларның урманга китергән файдасы, кошларны кыш көне ашату турында сөйләде. Үз сорауларына белеп җавап биргән иң актив балаларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырды.

Әңгәмәдән соң барысы да йөрергә чыгып, бакча ишегалдында ата-аналары ясап биргән җимлекләрне элделәр, аларга көн саен җим салырга вәгъдә иттеләр.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Киңәшмә Түбән Новгородта “РФ Идел буе ФО субъектларының урман мөнәсәбәт­ләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар” дигән тема буенча үткәрелде, анда Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итте.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусинның доклады “2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар. Урманнарны янгыннан саклау, урман саклау чараларын планлаштыру һәм үткәрү” дип аталган иде. Үз чыгышы алдыннан Х.Мусин җәмәгатькә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны саклау буенча эшчәнлеге турында видеофильм тәкъдим итте, аннары урман мөнәсәбәтләре буенча бирелгән вәкаләтләрне Татарстанның аз урманлы булуын исәпкә алып үтәүнең хокукый һәм экономик аспектларына тукталды.

Түбән Новгород кирмәнендә узган бу киңәшмәдә Министрлык күргәзмә дә оештырды, анда исә төзергә ният ителгән “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге макеты һәм республиканың биш районында урнаштырылган, III типтагы урман-химия станцияләре булган “Татарстан урман янгыннары үзәге”нең эшчәнлек зоналары күрсәтелде.

Әгерҗе шәһәрендә Сочи олимпиадасының еллыгына багышланган Сәламәтлек көне үткәрелде. Анда “Әгерҗе урманчылыгы” командасы да катнашып, “сәламәтлек сукмагы”ның 800 м.га каршылыклар аша йөгерү, бер потлы герне 100әр тапкыр күтәрү, кулда күтәрелү, бау тартышу, аратада күтәрелү, хәттә киезката ыргыту кебек барлык сынауларын үтте. Ярышлар күмәк чаңгы старты белән төгәлләнде.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

“Россия чаңгы юлы” күмәк чаңгы ярышына төп старт Казанның “Кояшлы” лагерында бирелде. Ачу тантанасыннан һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның котлавыннан, катнашучыларга саулык һәм уңышлар теләвеннән соң чаңгы юлына 20 меңнән артык кеше чыкты.

Күмәк ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы чаңгычылары да катнашты.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итәчәк. Аның эшендә Идел буе федераль округы субъектларының урман хуҗалыгына күзәтчелек итүче вице-губернаторлары (губернатор урынбасарлары), Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Россия МЧСы, Россия генпрокуратурасы, “Авиалесохрана”, “Рослесинфорг”, “Рослесозащита”, урман хуҗалыгы өлкәсендә белем бирү оешмалары вәкилләре катнашачак.

Киңәшмә кысаларында Идел буе федераль округының региональ башкарма хакимият органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлегенә йомгак ясалачак, 2015 елга бурычлар каралачак, шулай ук урманнарны янгыннан саклау, урман торгызу чаралары үткәрү кебек көнүзәк проблемалар тикшереләчәк.


6
февраль, 2015 ел
җомга

“Россия аллеясы” акциясенең рәсми сайтында Татарстанның яшел символы булырдай үсемлек өчен он-лайн тавыш бирү үткәрелде. Акциянең беренче этабы йомгаклары буенча, тавыш бирүчеләрнең 40%ы төбәккә хас булган агач һәм үсемлекләр арасыннан вак яфраклы юкәне сайлаган.

Акция нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Севастопольдә һәм Владивостокта “Россия аллеясы” табигый-патриотик парк зоналары нигезләнеп, аларда Татарстанның да мини-бакчасы урнаштырылачак.

Табигать бакчасын нигезләү өчен төп урман токымнарының сыйфатлы утырту материалы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы питомникларыннан биреләчәк.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә үткәрелгән оештыру киңәшмәсендә сүз форумның эш юнәлешләре турында барды. Урман хуҗалыгы вәкилләре “Куркынычсызлык” секциясендә автомобиль юллары буйлап кардан саклау урманлыклары утырту буенча “Саклау урманнарын үстерү” проекты белән катнашачак. Бу нәтиҗәле алым юлларны карауга чыгымнарны берничә тапкыр киметә.

Киң күләмле физкультура-савыктыру хәрәкәтен Татарстанда тарату, халыкны актив ялга, физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә күнектерү максатыннан 8 февральдә “Татарстан чаңгы юлы – 2015” күмәк ярышлары уздырыла.

Татарстан чаңгы юлына, традиция буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы да чыгачак, аны мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау идарәсенең бүлек башлыгы Нияз Имамиев җитәкләячәк.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казахстан премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге делегация һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводында булдылар, анда Татарстанның иң эре предприятиеләре һәм тармаклары күрсәтелде.

“КамАЗ” йөк автомобильләре, газ ягулыгы кулланучы автобуслар белән беррәттән, Казахстан делегациясенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башкаручы киңәшчесе Тимур Галиев Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең ябык тамыр системалы утырту материалларын, Саба агач эшкәртү комплексы эшләнмәләрен, икенчел урман продуктларын күрсәтте.

Югары кунакларга Урман үзәгенең продукциясе Астанада Татарстан көннәрен үткәргәндә дә күрсәтелгән иде инде. Утырту материаллары Казахстан башкаласын төзекләндерү өчен бүләк ителгән иде.

Конкурсны “Яшел Россия” иҗтимагый экологик хәрәкәте игълан итте.

Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала. Бурыч: “Җиңү урманы” проекты кысаларында утыртылган паркка, аллеяга, скверга керү урынында куелачак исемле такталарның дизайнын һәм техник йөкләмәсен әзерләү.

Конкурсның кагыйдәләре пресс-релизда бәян ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International