ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Иң мөһим бурычларның берсе булып 2015 елгы янгын куркынычы сезонына нәтиҗәле план әзерләү тора. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты каравына февраль башында 2015 елда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары тапшырылды.

Урман янгыннарын сүндерүнең ТР Урман хуҗалыгы белгечләре әзерләгән җыелма планы Департаментта уңай бәя алды, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында аның җитәкчесе Иван Валентик имзасы белән килештерелде, ТР премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланачак.

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов 16-17 февральдә Карелия Республикасында эш визиты үткәрә, аның барышында Хезмәттәшлек килешүенә кул кую күздә тотыла.

Индустрия һәм мәдәният объектларын караудан тыш, сәфәр программасына Янгын роботехникасы инженерлык үзәге һәм Ориентлы йомычка плитәләре ясау заводы белән танышу кертелгән.

Карелия агач җитештерү күләмнәре буенча Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәкләрендә алдынгы урында тора. Республиканың агач әзерләү һәм эшкәртү буенча тәҗрибәсе Татарстанның үсә барган урман индустриясе өчен дә файдалы булырга мөмкин.


14
февраль, 2015 ел
шимбә

Республиканың урман хуҗалыгында һөнәри белем алу эзлекле тәртиптә – Лубян урман-техник колледжында һәм арытаба Казан дәүләт аграр университетының урман факультетында уку аркылы тормыш ашырыла. Шуңа күрә колледж укытучысы Г.Г.Гаянова җитәкчелегендә килгән студентларны бигрәк тә аграр университетка багышланган бүлек, ул уку йортына керү кагыйдәләре һәм анда уку шартлары кызыксындырды.


13
февраль, 2015 ел
җомга

ТР МК карары белән Татарстанда Парклар һәм скверлар елының логотибы һәм аның аңлатмасы расланды.

Логотип текст һәм графика өлешләреннән тора. Классик шрифт белән җыелган куе көрән текст графикадан аста урнашкан һәм Елның тулы атамасын бирә. Графика өлеше заманча шәһәр паркының стильле сүрәтеннән тора, аңда парк ландшафтының төп элементлары – арка рәвешендәге капка, агач утыргыч, фонарь, фонтан урын алган. Кошлар һәм болытлар логотипның рәвешен тулыландырып, җиңеләйтеп, паркларның шәһәр өчен “яшел үпкә”, “оазис” булуын ассызыклап тора. Композициянең арткы планын ылыслы һәм яфраклы агачлар тәшкил итә, һәм бары шул фон логотип графикасының төсле бизәлешен тәшкил итә. Алты төрле яшел төсмер игътибарны ел тематикасына юнәлтә һәм, үзәктәге Сөембикә манарасы белән бергә, логотипка Татарстанның милли колоритын бирә. Композициянең кырый элементлары – тимераяк һәм велосипед логотипка динамика биреп һәм Татарстанның егәрлеген, хәзерге яшьләрнең спорт потенциалын күрсәтеп тора.

Ярышларның зона этабы Саба аграр колледжы базасында узды. Аделина Терентьева, Анастасия Гостева, Михаил Гусев, Андрей Николаев тәшкил иткән Лубян командасы анда III урынны алды

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, V Республика Яшьләр форумын үткәрә.

Бишенче Форум “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге” “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмәт агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчыкта үткәрелә.

Форумда 16-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнаша.

Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Татарстан җитәкчелегенә Форумның күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, алар арытаба ярдәм итү һәм алып бару өчен профильле министрлык һәм тармакларга йөкләмәләр исемлегенә дә кертелгән.

Сездән Татарстан яшьләренә белешмәләр җиткерүдә, Татарстан министрлык һәм тармакларының рәсми сайтларында Форум турында белешмә баннеры урнаштыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Форум турында белешмә материаллар http://forumtatarstan.ru/files/info.zip адресында.

Өстәмә белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 259-40-29.


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аларга көн саен чыпчыклар, песнәкләр, үрмәләчләр, күкшәләр һәм хәтта көртлекләр килә. Аларга җимне, тыюлык белән килешү нигезендә, “Кама Тамагы” ҖЧҖнең Сөкәй тармагы бирә.

Х.Г.Мусинның фидакарь хезмәте, Россия урман байлыкларын бәрәкәтле куллану, саклау һәм арттыру мәсьәләләрен чишүгә керткән шәхси өлеше шулай бәяләнде.

Рослесхозның Иде буе федераль округы бүлекчәсенең Түбән Новгородта узган күчмә утырышында бүләкне тапшырганда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик Харис Мусинга эшендә уңышлар теләде.


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Ярышлар Лубян бистәсе буасында үткәрелде. Стартка колледж студентлары һәм укытучылары гына түгел, Лубянда һәм Кукмара районында яшәүчеләр дә чыкты. Иң яхшы чаңгычылар дип урман-техник колледж студентлары танылды: I урынны Аделина Терентьева, II урынны Анастасия Гостева, III урынны Андрей Николаев алды.

Бу турыда Рослесхоз җитәкчесе Идел буе федераль округы буенча Түбән Новгородта булып узган күчмә киңәшмәдә белдерде.

“Без 2014 елда бирелгән вәкаләтләрне үтәүнең төп күрсәткечләре буенча тулаем яхшы гына нәтиҗәләргә ирештек, – диде ул, киңәшмәне ачканда. – Бу елда шартларның үзгәрәчәген дә аңлыйбыз, чөнки бүген үк инде бюджет бурычы лимитлары РФ субъектларына 90 процент күләмдә бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә, тапшырылган вәкаләтләрне оптимальләштерү буенча тиешле чаралар үткәрергә кирәк. Үз структураларыгызны бик карарга киңәш итәм, аларда барлык субвенцияләрнең 70 проценттан артыгы идарә органнарын асрауга, 30 процентка якыны гына турыдан-туры урман хуҗалыгы чараларын үтәүгә тотыла бит. Катгый рәвештә барлык урманчылар дәүләти гражданлык хезмәткәрләре булырга тиеш дип таләп итәбез.”

Иван Валентик игътибар юнәлткән тагын берничә мәсьәлә оптимальләштерү мәсьәләсенә кагылышлы булды.

“Барлык урман янгыннарын сүндерүдән урман янгыннары белән идарә итүгә күчү тема­сы да шул ук контекстта ята. Хәзерге вакытта без баруы кыен булган ерак районнарда булган, торак пунктларга, экономика объектларына янамый һәм экологиягә зур зыян сал­мый, ләкин шул ук вакытта нигезсез финанс чыгымнарына китерә торган янгыннарны сүндерүдән баш тартуны күздә тотып территорияләрне яңадан зоналарга бүлү буенча “пи­лот” проектлары кысаларында эш итәбез. Монда көчләрне һәм чараларны куллануны, ави­ация күзәтчелеген оптимальләштерергә мөмкин”, – дип тәкъдим итте Рослесхоз башлыгы.

Урман ресурсларының инвестицион кызыклылыгы турында исә Иван Валентик болай диде: “Бүген без Россия Федерациясе Хөкүмәтендә кече һәм урта бизнесны урман ресурсларына кертә торган закон өстендә эшләүне асылда төгәлләдек. 12 февральдә ул Хөкүмәттә каралып, шуннан соң билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына биреләчәк. Законның концепциясе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ярашлы региональ дәүләт программалары нигезендә сату-алу килешүләре буенча урман ресурсларына кертүне күздә тота. Бу вакытта бәя минималь ставка плюс урманнарны саклау һәм яңадан торгызу чараларына тулай чыгымнарга туры килүче коэффициент белән билгеләнә. Бу тулай чыгымнарны һәм ярашлы коэффициентларны регионнар үзләре билгеләргә тиеш. Закон аларны билгеләү тәртибе турында субзакон актлары чыгаруны да күздә тота. Без РФ субъектларына эшкә керешергә һәм хәзер үк Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментына шул норматив чыгымнарны исәпләү алымнары буенча ярашлы тәкъдимнәр бирергә киңәш итәбез.  Бу безгә тәкъдимнәрне анализлау, гамәлдә карау өчен мөһим, Хөкүмәт актында соңыннан законны кулланучыларны аптыратырлык нәрсәләр булырга тиеш түгел. Закон кабул ителгәннән соң Хөкүмәт карары чыгарылгач, безгә шунда ук сату-алу килешүләре буенча эш башларлык булсын.”

(ФАЛХның матбугат хезмәте)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International