ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

“Яшел Россия” экологик җәмәгатьчелек хәрәкәте “Җиңү урманы” махсус проектын иң актив һәм кызыклы яктыртуга бөтенроссия конкурсы игълан итте. Аның бер максаты – журналистларның патриотик һәм экологик тематиканы һәм “Җиңү урманы” проектын яктырту буенча актив позициясен хуплау. Тулырак белешмәләр – Конкурсның пресс-релизында.


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы боерыгы белән “Бөгелмә урманы” дәүләти бюджет оешмасының Петровка урман хуҗалыгы участогының урман мастеры Любовь Васильевна Хикмәтова күпьеллык намуслы хезмәтләре, Россиянең урман байлыкларын бәрәкәтлек куллану, саклау һәм арттыру бурычларын чишүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Рослесхозның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


20
февраль, 2015 ел
җомга

Әтнә районында узган конференциядә республиканың 9 районыннан 140тан артык укучы, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәдәниятчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре катнашты.

Конференциянең эше 5 секциядә алып барылды. Тыюлык белгечләре экология секциясенең жюри составында катнаштылар, анда экология буенча докладлар тыңланды. “Ашыт” тыюлыгы администрациясе конференциядә актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Яңарыш” республика фонды төзелүнең 5 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында ТР дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Спас” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары белән очрашты.

Урман төзү дәүләти урман политикасының мөһим буыны булып тора. Ул урманнарны өйрәнү һәм аларның торышын исәпкә алу, республиканың бөтен урман комплексын арытаба үстерү өчен кирәк.

Министрлыкта дәүләти урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзү бүлегеннән, “Рослесинфорг” федераль предприятиесеннән белгечләр катнашында киңәшмә уздырылды. Анда Тәтеш, Буа, Норлат, Алабуга һәм Лаеш урманчылыкларында урман төзү эшләрен башкару йомгаклары тикшерелде.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның яшь галимнәре һәм белгечләренең региональ иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасы яшьләренең иҗат академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы V Республика яшьләр форумын үткәрә.

Урман хуҗалыгын форумда мәктәп урманчылыкларының өлкән класс укучылары күрсәтеп, “Кече Ватан” һәм “Киләчәккә старт” тематик мәйданчыкларында үз проектларын тәкъдим итәчәк.

Форумда катнашырга теләүчеләр өчен: гаризалар 2015 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.ru сайтының электрон почтасына кабул ителә.

Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетында В.И.Кашин рәислегендә “Россия Федерациясе урман комплексының нәтиҗәлелеген күтәрүнең һәм аны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектлары” дигән темага тыңлаулар үткәрелде. Аларда үз территорияләрендә урман ресурслары булган Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару һәм башкарма дәүләт хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Үзенең “Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүнең экономик стратегиясе” дигән докладында министрның беренче урынбасары Харис Мусин тармакта тормышка ашырыла торган өч проект: урманнарны яңадан торгызу, аларны саклау, урман чималларын рациональ куллану турында сөйләде.

Шулай ук аз урманлы булган Татарстан территориясендә урман хуҗалыгы чаралары комплексын башкарганда барлыкка килә торган проблемалы сорауларга тукталды, тармакны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектларына кагылышлы берничә тәкъдим кертте.


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Тыюлык белгече Татьяна Никитина Кама Тамагы районы мәктәпләрендә булып, кече яшьтәге балалар белән очрашты, аларга бездә кышлаучы кошларның әһәмияте, аларның азык табалмый интегүе турында сөйләде.

Сөкәй урта мәктәбендәге шундый әңгәмә соңында укучылар мәктәп бакчасына җимлекләр элеп, аларга өйдән алып килгән сыйларын салдылар. Татьяна Никитина исә, рәхмәт әйтеп, укучыларга һәм укытучыларга кошлар турында китаплар бүләк итте.

Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетында “Россия Федерациясе урман комплексын үстерүнең һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүнең хокукый һәм экономик аспектлары” дигән темага парламент тыңлаулары үткәрелә.


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Кукмара районы халык иҗаты фестивалендә үзешчән ансамбльләрдә шөгыльләнүче колледж студентлары да актив катнашты. Аеруча уңышка “Яшьлек” бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе Н.Козырева) һәм “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле иреште. Студентлар репертуарында сугыш чоры җырлары, хәзерге эстрада, ритмик биюләр һәм халык композицияләре яңгырады.

Лубян урман-техник колледжы студентлары катнашындагы гала-концерт район мәдәният йортында май аенда узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International