ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе

Делегацияне Бакчасарай урман хуҗалыгы вәкилләре – директор Александр Березнев, баш бухгалтер Любовь Загороднюк, юрист-консультант Дарья Стоборева, шулай ук Куйбышев урман хуҗалыгы директоры Андрей Волков тәшкил итә.

Кырым коллегаларын сәламләп, министр Алмас Назыйров республика урман хуҗалыгының экономик куәте турында сөйләде, ике республика урманчылары арасында уңышлы хезмәттәшлек теләген белдерде. Киңәшмәләр залында җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм директор Андрей Волков “Арча урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләти автоном оешмасы арасында урманнарны яңадан торгызу, урман үрчетү, яшелләндерү, утырту материалы һәм агач орлыклары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Татарстанда булу дәверендә кырымлылар Арча, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкла­рын да караячак.

Лидия Васильевна Захарова 1960 елдан алып гомере буе Әгерҗе урман хуҗалыгында урман культуралары мастеры булып эшләде. Хезмәттәшләре аны эш сөючән, игелекле, ярдәмчел, урман яратучан кеше дип беләләр.

Әгерҗе урманчылыгы эшчәннәре исеменнән аны 85 яше белән җитәкче-урманчы Р.У.Иманголов һәм аның урынбасары В.Л.Ишморатов котлады, юбилярга урман хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

Табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районы “Горняк” төбәгендә “Вепрь” ҖЧҖ егерьлары җәнлекләрне соңгы кышлау аенда тукландырып торалар. Әле урманда кар бик күп, тирән, көпшәк, һәм җәнлекләр, бигрәк тә яшь кабаннар анда авырлык белән йөри. Тыюлык территориясенә әледән-әле азык китереп тарату шуңа күрә бик мөһим.

Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы базасында узган чаңгы ярышында Татарстан министрлыклары һәм тармакларының 27 командасы катнашты.

ТР Хөкүмәт Йортының киңәшмәләр залында 12.00дә урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйровның брифингы уздырыла. Темасы – “Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы үткәрү турында”.


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Спас” тыюлыгы белгечләре һәм “Средневолжрыбвод” ФДБИ ихтиологлары Спас районы Өчкүл авылында урнашкан, табигать һәйкәле булган Чиста, Исемсез, Атаман күлләрендә балыкларны һәм башка су хайваннарын кислород җитмәүдән коткару чаралары үткәрде. Моторлы боз кискеч белән 60 бәке ясалды, кабат туңмасын өчен аларга салам тутырылды.


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вакантлы дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы вазифасын биләүгә конкурс үткәрә.

Конкурста катнашу өчен документлар 2015 елның 4-24 мартында кабул ителә.

Документлар Казан ш., Ямашев пр., 37а й., 411 каб., дәүләти служба һәм кадрлар секторы адресына кабул ителә, телефоннары: 221-37-23, 221-37-24.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Министрлыкның кадрлар резервына экономика, дәүләт заказын урнаштыру һәм административ түләүләр бүлегенең башкаручы консультанты вазифасы буенча кертелүгә конкурс игълан итә.

Документлар Казан ш., Ямашев пр., 37а й., 411 каб., дәүләти служба һәм кадрлар секторы адресына кабул ителә, телефоннары: 221-37-23, 221-37-24.

2015 елның 2-3 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе визит белән Кыргыз Республикасында булды. Визитның көн тәрти­бенә индустрия һәм мәдәният объектлары карау, шул исәптән Кыргызстан хөкүмәте каршындагы Әйләнә-тирәлекне саклау һәм урман хуҗалыгы дәүләт агентлыгының эше белән танышу кертелгән иде. Очрашу барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куелды.


27
февраль, 2015 ел
җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Россия Табигать министрлыгы оештырган, 2015 елның 26 февралендә булып узган “Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерүнең стратегик элементы буларак аеруча саклаулы табигать территорияләре” халыкара Интернет конференциясе эшендә катнашты.

Бу турыда Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы һәм идарәсе департаменты директоры Дмитрий Беланович шул конференциянең пленар утырышында ясаган чыгышында аерып әйтте. Арытаба исә: “Россия җәмәгатьчелеге тыюлыкларның һәм милли паркларның биологик төрлелекне саклауда гына түгел, төбәкләрнең социаль-экономик үсешендә дә зур роль уйнавын аңларга тиеш. Бу исә аеруча саклаулы табигать территорияләрен милли байлык объектлары буларак нәтиҗәле иҗтимагый яклауны тәэмин итәчәк”, – дип белдерде.

Конференция чараларында РФның Калининградтан алып Магаданга, Сочидан алып Архангельскига кадәрге 45 субъектыннан 50 докладчы, Исландиядән, Шотландиядән һәм АКШтан килгән алдынгы экологик туризм экспертлары катнашты. Аларда Россиядә экологик туризмның үстерүнең хәлиткеч мәсьәләләре каралды, инфраструктура, маркетинг, информатика буенча практик чишелешләр тәкъдим ителде. Конференцияне 1500дән артык кеше тыңлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International