ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Олы юл буйларында кече архитектура формалары корылмаган булса, урман котсыз күренә. Урманчылык белгечләре ел саен шундый корылмаларны булдыру буенча зур эшләр башкаралар. Беседка кебек кечкенә шундый объектны кору да шактый катлаулы: ул уңайлы урында торырга тиеш, аның янына янгынга каршы аншлаг һәм чүп контейнеры куелырга тиеш. Озын юлдан соң анда ял итүчедә урман яланына шундый конструкция корып куйган урманчыларга карата рәхмәт хисе уянырга тиеш.

2013 елда участок урманчылыкларында 135 уңайлыклы ял урыны корылган иде. Быел ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевтан раслатуга табигый стильдә эшләнгән шундый 130 яңа кече архитектура корылмасы проекты кертелде.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Халыкара Вәкиллек Үзәге һәм “Экономическая политика России” журналы “Россия яңалыклары” иҗтимагый белешмәләр агентлыгы булдыралар. Сайты – www.kremlinrus.ru

“Россия яңалыклары” агентлыгы региональ һәм муниципаль хакимият органнарының киң җәмәгать дискуссиясен үстерү буенча гамәли казанышлары турында белешмәләрне җәмәгать башлангычларын дәүләтнең социаль-экономик политикасының бер өлеше белән үзара килештерү максатыннан бушлай урнаштыра.

“Россия яңалыклары” илнең кадрлар потенциалын тулыландыру, яңарту һәм хакимият структураларына әзерлекле, максатка омтылучан һәм һөнәри осталыклы кешеләр китерүнең өстәмә механизмнарын эшләп чыгару өчен өстәмә ресурс булып тора.

Контакт белешмәләре: +7(495)201-45-82, +7(495)201-64-87, E-mail: proffnat@kremlinrus.su

Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, дәүләт комиссиясе рәисе Харис Мусин Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды. “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Экономика һәм бухгалтерия хисабы” белгечлекләре буенча дипломнарны быел 72 даими студент һәм 19 читтән торып укучы студент алды.

Колледжны (Лубян урман хуҗалыгы техникумын) тәмамлаучы күпләр безнең республикада гына түгел, Удмуртия, Чуашстан, Киров өлкәсе урман хуҗалыкларында да җитәкчеләр һәм башкаручы белгечләр булып хезмәт итәләр.

Университет ректоры Евгений Романов министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкләгән Татарстан белгечләрен уку йортының урманчылык юнәлешендәге белем бирү, фән һәм инвестиция потенциаллары белән таныштырды. Урман индустриясе һәм механика-машина факультетларында урманнарны яңадан торгызу һәм агач әзерләү өлкәсендәге эшләнмәләр тәкъдим ителде. Делегация шулай ук университетның биотехнология лабораторияләрен, ботаника бакчасын карады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Идел буе дәүләт технология университеты арасында Татарстан Республикасының урманчылык комплексын кадрлар белән һәм фәнни-техник яктан тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек ниятләре турында беркетмәгә кул куярга килешенде.

Быел җәй азагында Kastamonu Integre Төркия инвесторының йомшак яфраклы агач эшкәртү һәм агач плитәләр ясау заводының беренче чираты эшкә кушылачак. Бу проектны тормышка ашыру республикада табигый-экологик шартларны яхшыртырга, күп кенә табигатьтән файдалану һәм урманнарны тергезү проблемаларын чишәргә, агачны тирән эшкәртү буенча алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк, заманча һәм кирәкле эшләнмәләр чыгарырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Төрек предприятиесен эшкә кушу белән Татарстанда актив агач эшкәртү башлана, моның өчен Comatsu фирмасының заманча агач әзерләү машиналары сатып алынган, Урман транспорт компаниясе төзелгән, анда исә агачны урманчылыклардан завод мәйданнарына манипуляторлы КамАЗлар ташыячак.


27
июнь, 2014 ел
җомга

Урман хуҗалыгы, шул исәптән селекция-орлыкчылык комплексын үстерү өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатыннан, министр Наил Мәһдиев җитәкләгән Татарстан урман белгечләре делегациясе Ленинград өлкәсе Табигый байлыклар комитеты рәисе А.Эглит һәм Ленинград өлкәсе вице-губернаторы – Агроиндустия һәм балык хуҗалыгы комплексы комитеты рәисе С.Яхнюк белән очрашты.

Делегациянең эш программасына Выборг районындагы “Линдул карагай урманы”  – ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты булып торган аеруча саклаулы табигать территориясе белән танышу, Сосновка бистәсендәге “Русь” төзелеш компаниясенең агач эшкәртү фирмасына бару, рекреация һәм арендаторлар буенча, шулай ук Ленинград өлкәсе районнарында урман хуҗалыгын алып бару буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү кертелгән иде.

Луга урман селекция-орлыкчылык үзәге территориясендә Татарстан һәм Ленинград өлкәсе урман белгечләре Дуслык аллеясына нигез салдылар.

“Экодулкын-2014” икенче республика экология форумын Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы оештырган иде.

Форум эшендә экология берләшмәләре активистлары, экологик проектлар координаторлары катнашты. Аның барышында Татарстанның экологик хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча бәхәсләр, түгәрәк өстәлләр, мастер класслар үткәрелде. Шулар буенча яшьләр берләшмәләренең экологик агарту чараларын активлаштыру программасы проекты төзелде.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләти һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Министрлык белгечләренә “Җитештерү коррупциясе өлкәсендә дәүләт политикасы”, “Дәүләти һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә бухгалтерия исәбе һәм хисаплылык”, “Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының халыкара эшчәнлеге” программалары буенча квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

Тапшыру тантанасында тәбрик сүзләре белән ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм ВШМГУ җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясады. Алар хезмәткәрләрне белем алуга активрак җәлеп итү теләге белдерделәр, чөнки барлык белем алу программалары дәүләти гражданлык хезмәткәрләре эшендәге көнүзәк ихтыяҗларга туры китереп төзелгән.


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Россия Җәмәгать телевидениесе чыгарылышлары илебез халкын борчый торган иң кискен проблемаларга кагыла. Урман янгыннарына багышланган шундый бер программада Россия Федераль җыелышы Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты депутатлары, Авиалесохрана белгечләре, фән вәкилләре чыгыш ясаячак. Программаны әзерләүчеләр ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевтан да Министрлык һәм республика хөкүмәте күрә торган нәтиҗәле чаралар турында сөйләвен сорадылар: шул чаралар аркасында Татарстан территориясендә өч ел рәттән урман янгыннарының булганы юк.

“Прав?Да!” тапшыруының эфирга чыгуы турында өстәмә хәбәр ителер.


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Ленинград өлкәсе Табигый байлыклар комитеты рәисе А.А.Эглит чакыруы буенча 23-25 июньдә Татарстанның урман белгечләре, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә, Ленинград өлкәсе хуҗалыкларын һәм питомникларын карарга баралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International