Вузның юбилеена “Урман хуҗалыгында инновацияләр 2014” дигән фәнни конференция багышлана, ул 26-27 майда уздырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы институт белән хезмәттәшлек итә, шул сәбәпле министр Наил Мәһдиев та юбилейга чакырылган, һәм ул конференциядә катнашып, “Татарстан Республикасы урман хуҗалыгындагы инновацияләр” дигән доклад укыячак.
Кама Тамагы районындагы «Лобач тавы» табигать тыюлыгы территориясендә тыюлык режимын бозуларны ачыклау буенча алты рейд үткәрелде. Авто-мото транспортның юллардан чыгып тукталуы очраклары ачыкланды. Табигать саклау инспекторлары һәр бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр, шулар нигезендә штраф салу турында карарлар чыгарылды. Режим бозу буенча штрафларның тулай суммасы май аенда 12 мең сум тәшкил итте.
Россия Фәннәр Академиясенең Экология һәм эволюция проблемалары институты һәм «Дөнья балалары» халыкара хәйрия фонды, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән, «Фауна» хәйрия проектын тормышка ашыра башладылар.
Проектның максаты – Россия Федерациясе Кызыл Китабына кертелгән хайваннарны өйрәнү. Тагы бер мөһим бурычы – халыкның табигать буенча белемнәрен күтәрү программасы булдыру. «Фауна» проектында катнашучыларның барсына да проектның http://www.faunarusi.ru/ рәсми сайтында үз төбәгенең хайваннары, табигате турында фотолар һәм видеолар урнаштыру мөмкинлеге бирелә.
Табигать Фонды акциясенең максаты – ил гражданнарында патриотизм хисе һәм экологик культура тәрбияләү. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан символы булган үсемлекләрнең якынча исемлеге әзерләнеп, акциянең оештыру комитетына тапшырылган. Исемлек башында – төп урман формалаштыручы токым булан сабакчалы имән. Исемлектә шулай ук чыршы, каен, юкә, миләш, дүләнә, балан, артыш, сирень, тау нараты һ.б.лар бар.
Оештыру комитеты белән килештерүдән соң исемлектә калган ике-өч кенә символлы үсемлек җәмәгать сайлавына чыгарылачак. Он-лайн сайлау 1 июльдә башлана һәм августка кадәр дәвам итә. Сентябрьдә, Урман хуҗалыгы эшчәннәре көнендә, Россия Аллеясын ачу – сайлап алынган агачларны утырту уздырылачак.
Хәзерге вакытта “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салып бетерде, төп бура һәм алтарь бурасы әзер. Чиркәүнең гөмбәзе корыла, түбәсе ябыла. Авыл халкының соравы буенча эшләр июль башына, керәшеннәрнең Питрау көненә кадәр төгәлләнергә тиеш. Чиркәү төзү белән бер үк вакытта истәлекле нарат һәм чыршылар утыртылды.
Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКО һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБО чиркәүнең төп бурасын, алтарен һәм ике чаң манарасын корып бетерде. Идән һәм түшәм өчен агач материаллары әзерләнә. Аннан тыш, бу атнада Казиле чиркәвен салу урынына бура китерүне төгәлләү күздә тотыла.
Яңа Чишмә районы Ленино авылы чиркәве өчен дә төп бура буралган (башкаручысы – Әлмәт урманчылыгы һәм “Альметлес” оешмасы), идән һәм түшәм өчен агач әзерләнә.
«Минзәлә урманчылыгы» ДКО җитәкче-урманчысы М.М.Минһаҗев Минзәлә шәһәр гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Анда ул гимназиянең мәктәп урманчылыгы эшендә катнашкан укучыларына рәхмәт белдерде, алда торган имтиханнарда уңышлар теләде, нинди генә һөнәр сайласалар да табигатьне, урманны яклаучылар булып калырга чакырды.
Татарстан Гидро-метео-үзәге белешмәләре буенча, республика территориясендә аномаль эссе һава хөкем сөрә, температура 29-31 градуска җитә. Мондый эсселек 27 майга кадәр сакланачак.
Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 ел 23 май №959-р күрсәтмәсе белән республикада янгыннарга каршылыкның аерым режимы кертелде. Шул сәбәпле урманнарга гражданнарның баруы һәм транспорт чараларының керүе чикләнде.
25 апрельдән алып уылдык чәчү чоры тыюлары гамәлгә керде, бу чорда балык тотулар чикләнелә. Ләкин браконьерлар ул чикләүләрне үтәргә бик ашкынып тормыйлар. Мондый хокук бозуларга каршы көрәш өчен Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балык ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле файдалану. Моны дәүләт инспекторлары игътибар белән күзәтеп тора.
Мәсәлән, бер рейд барышында ТР ЭЭМ Яшел Үзән район бүлеге хезмәткәрләре һәм «Зөя» дәүләт тыюлыгы инспекторлары Чуашстаннан килеп тыелган рәвештә җәтмә салу белән балык тотучыларны тоткарладылар. Браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны – 8 мең сум. Тикшерү эшләре алып барыла.
Дәүләт инспекторларының рейдлары «Уылдык чәчү» операциясе беткәнче – 10 июньгә кадәр барачак.
25 апрельдән алып уылдык чәчү чоры тыюлары гамәлгә керде, бу чорда балык тотулар чикләнелә. Ләкин браконьерлар ул чикләүләрне үтәргә бик ашкынып тормыйлар. Мондый хокук бозуларга каршы көрәш өчен Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балык ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле файдалану. Моны дәүләт инспекторлары игътибар белән күзәтеп тора.
Мәсәлән, бер рейд барышында ТР ЭЭМ Яшел Үзән район бүлеге хезмәткәрләре һәм «Зөя» дәүләт тыюлыгы инспекторлары Чуашстаннан килеп тыелган рәвештә җәтмә салу белән балык тотучыларны тоткарладылар. Браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны – 8 мең сум. Тикшерү эшләре алып барыла.
Дәүләт инспекторларының рейдлары «Уылдык чәчү» операциясе беткәнче – 10 июньгә кадәр барачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Наил Мәһдиев «Кастамону Интейгред Вуд Индастри» заводы мәйданнарына республиканың урман хуҗалыкларыннан агач ташу турына киңәшмә үткәрде.
Җитәкче-урманчылар һәм тармак оешмалары директорлары үз оешмаларында агач әзерләү һәм аны Урман транспорт компаниясенең Алабугага ташуы турында хисап бирделәр.