ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

«Россия урманнарын тергезүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм Россия имәнлекләре» конференциясе кабул итүче як – Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевның тәбрикләве белән ачылды. Аның әйтүенчә, регион Россиядә алдынгыларның берсе, шул исәптән экология мәсьәләләренә югары игътибары белән аерылып тора. Экологиянең терәге булган урманнарны тергезүгә һәм саклауга Татарстанда аеруча игътибар ителә, республиканың урман хуҗалыгы – барыннан элек яңарышлар мәйданы булып тора.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы исеменнән конференциядә катнашучыларны Урманнардан файдалану һәм урманнарны яңадан торгызу идарәсе башлыгы М.С.Доронин тәбрикләде. Ул: галим һәм белгечләрнең мондый очрашулары илнең урман хуҗалыгындагы «авыру»ларны ачыклау өчен дә, хуҗалыкны камилләштерүнең нәтиҗәле чараларын әзерләү өчен дә бик файдалы, дип белдерде.

«Озын Алан» тыюлыгы башлыгы Василий Никитин болай аңлата: «Бу үсемлек ТР Кызыл Китабына кертелгән. Башмакчыклар 586 данә саналды. Аларның кечкенә генә мәйданда шулай оешып үсүе еш күзәтелми. Барысы диярлек чәчәк атып утыра, кайберләре генә инде чәчәк койган. Бу үсемлекнең орлыклары начар шыта, үсеп киткәннәре 8нче – 10нчы елда гына чәчәк ата, шуңа күрә бу үсемлеккә белгечләр нык игътибар итәләр.»

Ерткыч кошларны төсле тамгалау буенча RRRCN программасы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешү кысаларында орнитолог Ринур Бикмансуров һәм тыюлык белгечләре 21 ак койрыклы су бөркете баласын боҗралады.

Спас утравында узган боҗралауда Татарстанның Спас районы башлыгы К.А.Нугаев һәм Куралово авыл җирлеге башлыгы С.С.Романов та катнашты.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Конференцияләрне оештырырга Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни тикшеренү институты, Россия урманнарны саклау үзәге, Архангельск ш. Төньяк урман хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты алынды.

Конференциянең бурычы – пленар утырыштан һәм ТР урман хуҗалыклары белән танышудан соң Россия һәм Татарстан имәнлекләрендә урман яңарту һәм урман хуҗалыгын алып бару чаралары комплексын планлаштыру, оештыру, технологик тәэмин итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Пленар утырыш 4 июньдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында уздырыла, 5-6 июньдә конференциядә катнашучылар Саба һәм Кайбыч урманчылыкларына баралар.

Бөтенроссия дистанцион олимпиадасының «Бухгалтерия исәбе» номинациясендә Россия Федерациясенең 25 субъектындагы 57 һөнәри белем бирү оешмасында укучы 316 студент катнашты.

Анда III урынны алган Светлана Зайцеваның остазы – Лубян урман-техник колледжы укытучысы Татьяна Фахразиева.

Телеграммада В.И.Кашин Президентка Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты делегациясенең Татарстанга визитын оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергән. Аның сүзләренчә, Комитет «чараларны оештыруның тиңе булмаганча югары дәрәҗәсен» бәяләгән. В.Кашин Россия Федерациясенең табигый байлыкларны һәм табигатьне саклау турындагы законнарын камилләштерү юлында, табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендәге башка көнүзәк проблемаларны чишүдә арытаба да конструктив һәм уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерә.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм табигать саклау инспекторлары 2014 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр үткәрелгән рейдлар барышында урманнарда 120 рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклады, әлегә кадәр барысы да бетерелгән.

Рейдлар барышында административ хокук бозу турында 75 беркетмә, шул исәптән РФ КоАП 8.39 ст. буенча 9 физик затка һәм 1 вазифалы затка, РФ КоАП 8.31 ст. буенча 65 физик затка беркетмәләр төзелде. Барлыгы 188.7 мең сумлык штрафлар салынды. Хәзергәчә шуларның 6 мең сумы түләтелгән.

Хисап чорында тулай мәйданы 4045.5 кв.м һәм күләме 87 кубометр булган 65 рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыны ачыкланды, барысы да бетерелде, 87 кубометр чүп-чар рөхсәтле чүплекләргә күчерелде.

Моннан тыш, «Урманчылык» ДКО федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар, трассалар буендагы 8 гектар урман массивыннан 18 кубометр коры-сары җыештырды.

«Уылдык чәчү – 2014» операциясе кысаларында үткәрелгән рейдлар вакытында РФ КоАП 8.39 ст. буенча административ хокук бозу турында 86 беркетмә төзелде. 31 материал җинаять эше кузгату өчен ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгына тапшырылды. Закон бозучылардан 112 табигатьтән законсыз файдалану коралы, шул исәптән 106 җәтмә, шулай ук 160 кг балык йолып алынды. Физик затларга барлыгы 225 мең сумлык штрафлар салынды, закон бозучылардан 159.5 мең сум зыянны каплату билгеләнде.


1
июнь, 2014 ел
якшәмбе

Спартакиада Россия студентларының төзелеш отрядларына багышланган иде. Ярышларда Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсе, Пермь крае һәм Пермь шәһәре, барлыгы 168 спортчы катнашты. Татарстанның җыелма командасы Лубян урман-техник колледжы студентларыннан тора иде. Кросс буенча тулай команда зачетында Лубян командасы, ярыш хуҗаларын алга үткәреп һәм Оренбург студентларын узып, икенче урынны алды.

Спартакиада барышында, спорт ярышларыннан тыш, төрле төбәкләрнең студент отрядларын берләштерү буенча да төрле чаралар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International