Конкурсның бурычы – урман комплексында эшләүчеләр арасында Татарстан беренчелеген тергезү һәм тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү. Анда барлык «Урман» дәүләти бюджет оешмаларының агач аударучы яисә форвардер һәм харвестер операторы квалификациясенә ия булган эшчеләреннән торган командалар катнаша.
Ярышлар программасы берничә этаптан тора: урман кишәрлегендә агач аудару, бензин пычкысының чылбырын алыштыру, комбинацияле кисү юлы белән агач бунау, төгәл бунау, ботак кисү һәм команда эстафетасы. Йомгаклар буенча Кировта узачак Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы төзеләчәк.
ТР урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Харис Мусин республика урманнарында аеруча янгын куркынычы режимы кертелүгә багышланган брифингта катнашты. Ул журналистларга Татарстан территориясендә һава гадәттән тыш эссе тору һәм бишенче класслы янгын куркынычы барлыкка килү сәбәпле урман фондында профилактика чаралары үткәрелү, урманнарны җирдән һәм һавадан күзәтүләр турында сөйләде. Хәбәр чараларында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуны, урманнарга баруның һәм транспорт чаралары кертүнең чикләнүе турында белешмәләр бирүне сорады.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 10 апреле боерыгына ярашлы рәвештә үткәрелүче «Уылдык чәчү – 2014» операциясе барышында Татарстан дәүләти табигать саклау инспекторлары республика сулыкларында 244 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклады. РФ КоАП 8.39 статьясы буенча административ хокук бозу турында 98 беркетмә төзелде. РТ буенча Эчке Эшләр министрлыгына җинаять эше кузгату өчен 33 материал тапшырылды. Операция барышында табигать саклау законнарын бозучылардан 142 законсыз җиһаз, шул исәптән 133 җәтмә, шулай ук 172.4 кг балык йолып алынды. Физик затларга барлыгы 285 мең сумлык штрафлар салынды, 168.6 мең сумлык зыян дәгъвә ителде.
Аеруча янгын куркынычы режимы Татарстан Республикасы территориясендә һава гадәттән тыш эссе тору һәм бишенче класслы янгын куркынычы урнашу уңаеннан, халыкның тормышын һәм саулыгын саклау, әйләнә-тирәлеккә һәм мөлкәткә зыяннарны булдырмау, корылык нәтиҗәсендә ихтимал булган азык-төлек кытлыгыннан саклану максатыннан кертелде.
Әлдермеш авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Чулпан» тыюлыгы администрациясе оештырган өмәдә катнаштылар. 15 гектар мәйданда 6 кубометр чүп-чар җыелды.
Табигать саклау акциясендә 300дән артык кеше, бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнашты. 90 гектар чамасы мәйданда 50 кубометр чүп-чар җыелды. Иң зур игътибар елга ярларына, аеруча саклаулы территорияләргә бирелде.
Каты көнкүреш калдыклары муниципаль предприятиеләр транспорты белән ташылды.
Бу урманчылык территориясендә генә 350 яшьтән олырак, кәүсә диаметры 1.5 метр булган имәннәр сакланган. Өстәмә агачлар утыртыла, имән буенча даими орлык базасы булдырыла.
Шуңа күрә дә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән бергә, Татарстанда имән чикләвекләрен җыеп саклау буенча орлыкчылык комплексы төзү мәсьәләсе тикшерелә. «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәге имәнлекләрне яңадан торгызу эшендә дөньякүләм белем һәм тәҗрибәләрне берләштерүче халыкара мәйданга әйләнергә дә мөмкин.
Алар Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәген, Нургали Миңнеханов ис. дендро-бакчаны карадылар, агач үстерү кишәрлекләрендә булдылар. Аннары Урман хуҗалыгы бистәсендә конференциянең пленар утырышы үткәрелде.
Конференциядә катнашучылар иртәгә Кайбыч районына баралар, программада – имән плантацияләренең тәҗрибә объектларын, урман питомнигын һәм генетик резерватны карау. Аннары пленар утырыш һәм фәнни фикер алышулар дәвам итәчәк.
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне. Әһли Фәйзуллин җитәкләгән «Кичкетаң» тыюлыгы инспекторлары, мәктәп укучылары Иж елгасы ярында экологик өмә үткәрделәр. Елга ярлары пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар, иске покрышкалар һәм тутык тимерләр белән чүпләнгән иде. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать буе шул чүп-чарны капчыкларга җыйдылар. Эш беткәч, А.Г.Фәйзуллин укучыларга: «Без бик зур территориянең бер өлешен генә җыештырдык әле. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәр кеше гап-гади рәвештә чүп савытына барып җитәргә тырышса, планетабыз чистарак булыр иде!» – дип белдерде.
Ахырда бәйрәм үткәрелде – татар һәм удмурт милли киемнәре кигән балалар кечкенә концерт күрсәттеләр, аннары чәй эчтеләр.
Республика урманнарында 4-5 класслы янгын куркынычы игълан ителде. Азнакай урманчылыгы җитәкчесе И.Р.Кашапов, Азнакай районы дәүләти янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Б.А.Шәйхетдинов һәм Азнакай районы буенча ТР ГтХМ идарәсе башлыгы Р.Т.Хәйруллин журналистлар өчен урман янгыннарын булдырмау темасына брифинг үткәрделәр. И.Р.Кашапов республика урманнарындагы хәлләр турында сөйләде һәм хәбәр чаралары вәкилләреннән газеталарда, радио һәм телевидениедә белешмә бирүләрен, аңлату эшләре алып баруларын сорады.