Әтнә районында узган конференциядә республиканың 9 районыннан 140тан артык укучы, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәдәниятчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре катнашты.
Конференциянең эше 5 секциядә алып барылды. Тыюлык белгечләре экология секциясенең жюри составында катнаштылар, анда экология буенча докладлар тыңланды. “Ашыт” тыюлыгы адм
Әтнә районында узган конференциядә республиканың 9 районыннан 140тан артык укучы, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәдәниятчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре катнашты. Конференциянең эше 5 секциядә алып барылды. Тыюлык белгечләре экология секциясенең жюри составында катнаштылар, анда экология буенча докладлар тыңланды. “Ашыт” тыюлыгы администрациясе конференциядә актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Болгар ш. район мәдәният йортында Спас муниципаль районының 2013 елгы социаль-экономик үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча 38нче район советы утырышы булып узды, анда Премьер-министр урынбасары, Татарстан мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды” коммерциясез оешмасының башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Т.П.Ларионова катнашты.
Тыюлык башлыгы Евгений Костин Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховны тыюлыкның эше белән таныштырды.
Янгын куркынычы сезонына кадәр Идел буе ФО Урман хуҗалыгы департаменты урман янгыннарын сүндерүгә махсуслашкан оешмаларның лицензия таләпләренә ярашлылыгын контрольдә тоту максатыннан тикшерүләр үткәрергә ниятли. Алар Татарстан Урман хуҗалыгына караган оешмаларда янгын куркынычлы бөтен сезон буена барачак.
Республика урманчылыкларында “Кастамону Интегрейтд Вуд Индастри” заводы өчен агач әзерләү бара. Урман хуҗалыгы индустриясенең рентабельлеген тәэмин итү өчен урманчылык хезмәткәрләре бер үк вакытта орлыклы тубырчыклар да җыялар, бу исә 2014 елда төп урман токымнары орлыкларын әзерләү планын үтәргә булышачак.
Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе эскизлары буенча православие чиркәүләре өчен буралар бурау турындагы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салуны төгәлләде. “Әлмәт урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Әлмәтлес” дәүләти бюджет оешмасы Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен 150 кубометр агач әзерләде. Хәзерге вакытта 26 х 8.4 метрлы төп бураның 5 ниргәсе буралган, идән һәм түшәм өчен материаллар әзерләнә.
Идел буе ФО Урман хуҗалыгы департаменты янгын куркынычы сезонына кадәр урман янгыннарын сүндерүдә махсуслашкан оешмаларның лицензия таләпләренә ярашлыгын контрольдә тоту максатыннан тикшерүләр үткәрергә ниятли. Алар Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында янгын куркынычы сезонында да үткәреләчәк.
“Урман кисүче-2014” Россия чемпионатыннан тыш, Киров өлкәсендә “Иң яхшы урман кисүче” номинациясендә “Иң оста һөнәр иясе-2014” Бөтенроссия конкурсы һәм “БиоКиров-2014” халыкара форумы да уздырыла. Һәр субъект 5 кешедән торган команда җибәрергә тиеш.
Татарстан командасы агач аударучыларның “Урман кисүче-2013” Россия чемпионатында бензин моторлы инструмент һәм заманча агач әзерләү машиналары белән эш итүдә югары осталык күрсәтеп, катнашучы 13 команда арасында 6нчы урынны алган иде
“Кәләйлес” дәүләти бюджет оешмасының ике мобиль бригадасы Чишмә һәм Бота участок урманчылыкларында сменага уртача 20шәр кубометр агач әзерли, Агачны тракторлар өске складка тартып китерә. Хәзергәчә “Кәләйлес” 2115 кубометр агач әзерләгән, шуның 1100 кубометры “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ААҖ заводына ташылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы белән бергә Рослесхоз үткәрә торган тармак-ара оператив-профилактик операциянең максаты – законсыз агач әзерләү һәм сатуларны булдырмау, законсыз әзерләнгән агачны ташу каналларын табу һәм бетерү. Татарстан урманнарында һәм юлларда бөтен җирдә агач ташучы автотранспортны тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк.
“Лесовоз” операциясе 31 мартка кадәр үткәрелә.
Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский үткәргән киңәшмәдә “Авиалесохрана” федераль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Гришин, округтагы РФ субъектларының башкарма хакимият органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Урман хуҗалыгы министры катнашты.
А.Орнатскийның әйтүенчә, алдагы янгын куркынычы сезонына әзерлек чорында төп мәсьәлә булып оештыру эшләрен хәл итү, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын планлаштыру һәм урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау тора. Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында төзелгән эш төркеме урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары проектларын тиешлечә тикшереп, алар буенча нәтиҗәләр әзерләгән. Татарстанда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы барлык органнар белән килештерелгән һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.А.Лебедевка кул куюга бирелгән.
(Идел буе ФО матбугат хезмәте материаллары буенча)