ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Озын Ялан Татарстанның иң күренекле урыны булып китәргә мөмкин”, – дип белдерде Тәтеш районындагы “Озын Ялан” дәүләти табигать тыюлыгында булганнан соң Kohl&Partner Австрия компаниясе менеджеры Кристофер Хинтерегер. Компания Көнбатыш Европа илләре һәм Россия Федерациясе регионнары өчен туристик стратегияләр әзерли. Тәтеш районының туристик мөмкинлекләре белән танышканнан соң, К.Хитерегер тыюлык территориясендә урнашкан матур пейзажларны, уникаль табигать һәйкәлләрен атап үтте һәм аларны туристик Татарстан проектын тормышка ашыру өчен потенциал дип бәяләде.

(“Авангард” газетасының 06.02.2014 саны материаллары буенча)

Программа республиканың барлык муниципаль районнарында башкарыла һәм өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзгә якын авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә я реставрацияләнергә тиеш. Министрлыкка караган “Урман” дәүләти-бюджет оешмалары 2013 елда төзүчеләргә 46 авыл клубы өчен ферма конструкцияләре ясап тапшырдылар, шуның белән президент программасындагы үз өлешләрен үтәделәр.

2014 елның 1 мартына кадәр подряд оешмалары белән агач ферма конструкцияләре ясап бирү турында килешүләр төзеләчәк. Хәзерге вакытта министрлык оешмаларында агач әзерләү бара.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Урман белгечләре Әгерҗе коррекция интернат-мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә “Орешник” урман ял зонасына барып, кош җимлекләре элделәр. Балалар аларга үзләре белән алып килгән кош җимнәрен дә салып чыкты. Кышкы урманда алар өчен әңгәмә дә уздырылды. “Кышын кошлар ашатыгыз” акциясендә катнашучы һәркемгә татлы бүләк бирелде. Әгерҗе коррекция интернат-мәктәбенә, узган Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган чараларда актив катнашканы өчен, Әгерҗе урманчылыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, “Әгерҗе урманчылыгы” оешмасы башлыгы, урман белгече Афанасий Данилов: “Кошларның язмышы күбесенчә кешеләрнең рәхим-шәфкатенә һәм юмартлыгына бәйле. Тамак тук булса, суык өшетми, диләр, шуңа күрә, барыбыз да канатлы дусларга булышырга тиешбез. Аларга күп кирәкми. Кем орлык сипсен, кем ипи бирсен. Шулай итеп күпме кошны ач үлемнән коткарырга була! Шәһәрдә яшәүче күпләр “Орешник” ял паркына йөри, берсенә дә үзе белән азрак кош җиме алып килү кыен түгел бит. Алар бигрәк тә хәзерге вакытта безнең ярдәмгә мохтаҗ”, – диде.

ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Казан ш. тарихи үзәгендә шундый мәдәни мирас объектлары яңадан торгызылды: 1902 – 1933 елларда татар драматургы Г.Камал яшәгән йорт (Нариманов ур. 48 й.), Апанай мәчете янындагы йорт (К.Насыйри ур. 31 й.), Исәнбаевлар йорты (К.Насыйри ур. 33 й.), Изге Иосаф Удалов яшәгән йорт (Тихомирный ур. 31 й.), бертуган Кәримовларның типография һәм хәреф кою бинасы (Париж Коммунасы ур. 18 й.)

Сәүдәгәр И.Алафузов йорты да (Гладилов ур. 1 й.) баштагы хәленә кайтарылды, – ул архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу буенча президент программасына кергән агач корылмаларның иң зурысы. Аның буенча эшләрне Арча урманчылыгы һәм “Арчалес” оешмасы осталары төгәлләп килә.


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

“Татарстанда җирле үзидарә” журналы ТР муниципаль берәмлекләре советының информацион-аналитик басмасы булып тора. Аның быелгы беренче санында министрның Нияз Әхмәдуллин белән әңгәмәсе дөнья күрәчәк, ул Татарстанның урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә багышлана.


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Тәтеш ш. “Рябинушка” балалар бакчасында алар, тәрбиячеләр белән бергә, безнең якларда кышлаучы кошлар, аларның файдасы һәм аларны саклау турында сөйләштеләр. Ә балалар һәм ата-аналар канатлы дуслар өчен җимлекләр ясап китергән иде. Очрашудан соң аларны бакча ишегалдындагы агачларга элделәр, көн саен аларга җим салырга, нинди кошларның тукланырга килүен күзәтеп барырга килештеләр. Тагы да 20 җимлекне табигый тыюлык белгечләренә бүләк иттеләр. “Озын Ялан” тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин балаларга: “Без бу җимлекләрне, кошлар салкын кышны исән уздырып җылы язга чыксыннар өчен, тыюлыктагы агачларга элеп куярбыз”, – дип белдерде.

“Яңа дөнья эко-шәһәре” үзәге, “Яшел Россия” бөтенроссия хәрәкәте һәм Россия Бакчачылар берлеге белән бергә, “Берәм-берәм орлыктан зур бакча үсәр!” акциясен алып бара.

Акциянең максаты булып Тула өлкәсе Чернский районында, тарихи Тургенев утарыннан ерак түгел урнашкан “Бежин болыны XXI гасыр” туризм-рекреация паркы территориясендә уникаль үсемлекләр үстерү тора. Проект беренче чиратта яшьләргә исәпләнгән һәм табигый, мәдәни, әдәби мирасны саклау һәм үстерү чаралары комплексыннан гыйбарәт.

Татарстан Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, министр урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендә, “Россия чаңгы юлы” XXXII ачык бөтенроссия күмәк чаңгы узышында катнаштылар. Ярышлар Урман арты бистәсендәге “Кояшлы” савыктыру лагеры янында уздырылды.

Быелгы чаңгы узышы шушы көннәрдә Сочи шәһәрендә бара торган XXII кышкы олимпия уеннарына багышланган иде, шуңа күрә Казан узышында катнашучылар өчен дистанция 2014 метр озынлыгы ителде.


7
февраль, 2014 ел
җомга

Министр Наил Мәһдиевның Берләшкән Милләтләр Оешмасы Индустриаль үсеш проектының (ЮНИДО - UNIDOUnited Nations Industrial Development Organization) Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашуында республика районнарының Куйбышев сусаклагычы янында, Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгаларының яр буе зоналарында урнашкан территорияләрендә урманлыклар үстерү чараларын күздә тоткан проект тикшерелде. Ул яңа урманлыклар ярларны эрозиядән саклау, яр буйларында экосистемалар формалаштыру өчен кирәкле. Проектның әһәмиятен исәпкә алып, министрлык ТР муниципаль берәмлекләренә шундый урманлыклар булдыру өчен яраклы җирләр буенча белешмәләр юнәлтте.

2014 елның 1 февраленнән үз көченә кергән “РФ Урман кодексына һәм РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” №415 федераль закон утын өчен яисә башка үз хаҗәтләре өчен агач бүлеп бирү буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итүче республика гражданнарына турыдан-туры кагыла. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов болай дип белдерде: “Закон урман кисүләр буенча төрле соры схемаларны туктатачак. Аерым алганда, хәзер үз хаҗәтләре өчен законлы рәвештә агач кискән гражданнар ул агачны сатып бизнес ясый алмаячак. Ел саен дәүләт гражданнарның үз хаҗәтләре өчен 20 млн кубометр чамасы агач бирә. Бу агачның барысы да яки зур өлеше чыннан да ул гражданнарның йортларын төзүгә я ремонтлауга китсә, илнең урманлы регионнарында иске торак проблемасы булмас та иде.”

Татарстанда утын әзерләүгә, йортлар һәм каралтылар төзүгә һәм төзәтүгә 2013 елда 198.5 мең кубометр чамасы агач бирелгән. Агач, барыннан элек, авылда уңайлы тормыш шартлары булдыруга хезмәт итәргә тиеш. Законнарга кертелгән үзгәрешләрнең иң мөһим бер мәгънәсе дә нәкъ шунда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International