ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Традицион Урман спартакиадасы Лубянда (Кукмара районында) 2 мартта үткәрелә Чаңгы, волейбол, өстәл теннисы ярышларына үз командаларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар, “Рослесинфорг”ның Казан филиалы”, “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе”, КДАУны урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Лубян урман-техник колледжы җибәрә.

Урман спартакиадасын тантаналы ачу 11.00дә була.

Данияр Гатинның “Норлат районы халкы. Татарстан Республикасының башка районнары белән чагыштырма анализ” дигән тикшеренү эше Татарстаннан бердәнбер булды, һәм анда конференциянең биология, экология, география кебек өч фәнни юнәлеше берләштерелгән иде. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Т.И.Чибидина җитәкчелегендә башкарылган бу эштә халыкның демографик проблемаларына һәм структурасына җентекле анализ бар, шуңа күрә ул Татарстан мәктәпләре өчен укыту әсбабы буларак аерым брошюра итеп тә әзерләнә. Данияр Гатин жюриның барлык сорауларына да җавап бирде һәм үз эшенә югары бәя алды.

Мәскәүгә бару Норлат урманчылыгы җитәкчесе И.Й.Усманов ярдәмендә мөмкин булды. Ул Норлат мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә актив булыша.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Конкурс урман законнарын куллану мәсьәләләре буенча иң яхшы эшне билгеләячәк, ул 3 этапта үткәрелә. Аның турында төгәлрәк белешмәләр Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының рәсми сайтында, “Анонслар” яки “Яңалыклар” бүлегендә бирелгән – http://www.rosleshoz.gov.ru/media/actions/20

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда катнашучылар 2013 елгы эшкә йомгак ясаячак һәм 2014 елга планнарны тикшерәчәк.

Геологик тикшерү эшләрен башкару һәм линия объектларын төзү өчен нефтьчеләр урман кишәрлекләрен дә арендалыйлар. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм кече нефть компанияләре арасында тулаем 797.13 гектар урман кишәрлекләрен арендалау буенча 66 килешү төзелгән, 65 килешү буенча уңай дәүләти экспертиза нәтиҗәләре нигезендә урманнарны үзләштерү проектлары эшләнгән.

Республиканың барлык урманчылыкларында язгы-җәйге сезон өчен 130га якын яңа ял урыны булдырыла. “Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсы шартлары буенча, урман территориясендәге архитектур корылмалар төрлечә булырга һәм халык өчен уңайлы җирдә урнашырга тиешле.

2013 елда 140 шундый урман мәйданчыгы төзелгән иде, иң яхшы төзекләндерүчеләр дип Кызыл Йолдыз, Бөгелмә һәм Минзәлә урманчылыклары танылды.

Сессиянең көн тәртибендә – районның 2013 елгы социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга планнары. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В.Макаров катнашачак.

Әгерҗе районында ТР Урман хуҗалыгына буйсынган Әгерҗе урманчылыгы, “Әгерҗе урманы” дәүләти бюджет оешмасы һәм “Кичкетаң” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы бар, алар сессия узган Мәдәният йортында үз күргәзмәләрен оештыра.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен яклау Башкортстан дәүләт аграр университетында узды. Республика урманчылыкларында зур гамәли эш тәҗрибәсе булган Харис Мусин үзенең фәнни кызыксыну өлкәсе итеп Урта Идел буенда урманнарны рекреация өчен файдалануны алган. Зур шәһәрләр һәм индустриаль үзәкләр тирәсендәге рекреация ресурсларын киеренке үзләштерү урманнарның сыйфаты төшү белән хәвефле. Х.Г.Мусинның диссертациясендә исә урманнардан бәрәкәтле, баланслы, табигый тирәлекне саклап файдалану нигезләре эшләнелгән.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дипломы Х.Г.Мусинга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән бирелде.


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Тәтеш районы Нармонка авылы мәктәбе укучылары “Озын Алан” тыюлыгында булдылар. Тыюлык белгечләре аларны тыюлык территориясе буйлап табигать һәм күренекле урыннар белән таныштырып йөртте. Укучылар карагай аллеялары һәм “Ташлы алан” буйлап чаңгыда уздылар, анда яңа куян, кабан, төлке эзләре күрделәр, кайсы җәнлек икәнен тиз таныдылар.

Экскурсиядән соң балалар “Озын Алан” тыюлыгының экологик агарту кабинетына кереп, рәсемнәр күргәзмәсе, “таш почмак” экспонатлары, ТР Кызыл Китабына кертелгән, шушы табигый тыюлыкта очрый торган сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштылар. Очрашу азагында барысы бергәләп балалар үзләре ясаган һәм тыюлыкка бүләккә алып килгән кош җимлекләрен элеп чыктылар.

Шуннан соң исә “Елизавета” чишмәсе суында шифалы үләннәр кушып пешерелгән чәй эчтеләр. Озын Аландагы очрашу турында тәэсирләрен Истәлек китабына язып калдырдылар.


21
февраль, 2014 ел
җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов Норлат муниципаль районына эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри»  заводының ихтыяҗлары өчен товарлыгы түбән булган агач материалларын әзерләү процессын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов агач материалларын әзреләү барышында кулланыла торган техниканы карады. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев товарлыгы түбән булган агач материалларын механикалаштырылган әзерләү проекты турында хәбәр итте.  Ул шулай ук бүгенге көндә «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри»  заводының ихтыяҗлары өчен агач материалларын әзерләү республиканың берничә урманчылыгында алып барылганын искәртте.

Норлат районында бу эшне "Норлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясендә "Нурлатес" дәүләт бюджет учреждениесе алып бара. Барысы 2013 елда биредә 26 мең кубометр агач материаллары әзерләнде, шул исәптән механикалаштырылган ысул белән - 22 мең кубометр, аз комлектлы бригадалар тарафыннан - 4 мең кубометр агач материаллары. 2013 елның декабрь аенда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри»  заводына 4,8 мең кубометр агач материаллары җибәрелгән, складларда җибәрергә дип 6,1 мең кубометр агач материаллары әзер.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советының муниципалитетның 2013 елдагы социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International