Киңәшмәдә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, бизнес җәмгыятьләреннән, җәмәгать һәм фән оешмаларыннан вәкилләр катнаша.
“Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм торгызудагы роле турында” доклад белән ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев чыгыш ясаячак.
Митинг Меңьеллык мәйданында узды, анда политик партияләрдән, җәмәгать оешмаларыннан вәкилләр, ветераннар һәм яшьләр җыелган иде. Алар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады һәм Татарстан депутатларының Кырымдагы хәл уңаеннан беренчеләрдән булып борчылу белдерүләрен искә төшерде. Республика Дәүләт Советы Кырым Автономияле Республикасы халыкларына Мөрәҗәгать кабул иткән һәм парламент делегациясе җибәргән. Анда Кырым парламентчылары, кырым татарлары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
Митингта шулай ук “Татарстан профсоюзлары федерациясе” җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәфил Ногманов, РФКПнең ТР Дәүләт Советы фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады.
Митинг соңында резолюция кабул ителде.
Россия Федерациясенең Сәүдә-индустрия палатасында узучы киңәшмәнең беренче көнендә урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә алуның төп мәсьәләләре карала.
Киңәшмәнең көн тәртибендә төп эчтәлек булып РФ башкарма хакимият органнарының, региональ хакимиятләрнең һәм кадастр эшчәнлеге субъектларының дәүләти кадастр исәбен һәм урман фондының күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләти теркәүне тормышка ашырганда үзара хезмәттәшлеген нәтиҗәле оештыру; “Хокукларны теркәүнең һәм кадастр исәбенең бердәм дәүләти системасын үстерү (2014-2019 еллар)” Федераль максатчан программасын урман кадастры өлкәсендә тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерү торачак.
Лубян авылында үткәрелгән Урман спартакиадасында Әгерҗе урманчылыгы командасы 1нче урынны алып, кубок һәм телевизор белән бүләкләнде. Урманчылык коллективының карары буенча, җитәкче-урманчы А.М.Данилов телевизорны Әгерҗе районы Көләгеш урта мәктәбенә тапшырды.
Көләгеш урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада урманчылык җитәкчеләре, телевизорны тапшырудан тыш, О.А.Третьякова җитәкләгән мәктәп коллективын, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Е.В.Яркәевны һәм мәктәп урманчылыгының актив әгъзалары А.Изебаевны, А.Субаевны, В.Красноперованы, В.Щекинаны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Урманчылар үзләре белән балалар өчен зур торт та алып килгән иде.
Татарстанның Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системалы утырту материалын чәчү башлады. 1 миллион элиталы европа чыршысы орлыклары салынган кассеталарның беренче партиясе теплицага урнаштырылды.
Селекция-орлыкчылык үзәге Татарстан урманчыларын яхшыртылган токымлы утырту материаллары белән тәэмин итү өчен орлыклар чәчүне дәвам итә. Шулай итеп, урманнарны үстерү һәм тергезү эшендә яңадан-яңа технологияләр иңдерелә.
“Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсын социологик тикшеренүләргә һәм экономик анализларга махсуслашкан “Статэксперт” фәнни-тикшеренү институты оештырган иде. Белем бирүдә иң сыйфатлы һәм тотрыклы эшләгән оешмаларны ачыклау максатыннан ул ел саен физик затлардан сораштыру үткәрә. 2013 елгы лауреатлар арасында Лубян техник колледжы да бар.
РФ Хөкүмәтенең 25.12.2011 2359-р ФБОУ СПО әмере белән “Лубян урман хуҗалыгы техникумы” Татарстан Республикасына бирелгән һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында тора. 2012 елда ул “Лубян урман-техник колледжы” дәүләти мәгариф оешмасы итеп үзгәртелде. Колледж 93 ел дәвамында урман хуҗалыгы белгечләре әзерли. Шул елларда монда 8 822 урман мастеры, урман белгече ярдәмчесе, урман саклау инженеры, бухгалтер һөнәри белем алган, алар башлыча Татарстанда, Удмуртиядә, Чуашстанда, Киров өлкәсендә эшлиләр.
ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев ЮНИДОның халыкара экспертлары – шул оешманың Халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәге проекты координаторы Борис Мельничук, халыкара эксперты Евгений Добровольский һәм ЮНИДО фонды штаб-квартирасы вәкиле Кристиан Сюзан белән киңәшмә уздырды. Анда шулай ук ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Татарстан һәм ЮНИДО фонды арасында республиканың эре елга ярлары (су саклау) зонасына урманнар утырту буенча хезмәттәшлек мәсьәләсе тикшерелде.
Бу экологик проект республикабыз өчен Идел, Кама, Зөя һәм Нократ елгалары ярларында эрозиядән саклагыч урманнар утырту мәсьәләсендә әһәмиятле, бу эш, республика чараларыннан тыш, ЮНИДО чараларын җәлеп итеп тә эшләнәчәк.
Лубянда (Кукмара районында), Лубян урман-техник колледжы базасында узган Урман спартакиадасында биш йөзләп кеше катнашты. “Урман чаңгы юлы 2014”, волейбол, өстәл теннисы, армреслинг ярышларында катнашу өчен үз командаларын ТР Урман хуҗалыгына караган барлык оешмалар һәм мәктәп урманчылыклары, “Рослесинфорг”ның Казан филиалы, “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе”, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Лубян урман-техник колледжы җибәргән иде.
Спартакиаданы ачу тантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Кукмара район башлыгы Равил Рәхмәтуллин анда катнашучыларга спорт уңышлары теләде.
Спорт ярышлары белән бергә, Лубян буасында халык күңел ачулары һәм Май чабу, атларда һәм снегоходларда йөрүләр булып узды. Урманчылыклар һәркемне тәбикмәк һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.
Комплекс базасында узучы форум кысаларында “Куркынычсызлык”, “Элемтә”, “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау” дигән махсус күргәзмәләр һәм “Тормыш куркынычсызлыгы проблемалары: бүген һәм киләчәктә” дигән III Халыкара фәнни-практик конференция” уздырыла. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында узган чаңгы ярышларында Министрлык командасын Альбина Әлмиева (финанс һәм бухгалтерия хисабы бүлеге), Раушания Камалова (юридик бүлек), Нияз Таҗмиев һәм Наил Мирсаяпов (урман фондын саклау секторы) тәшкил итте. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км дистанциядә узыштылар. Ярышларда 25 команда катнашты.