Казандагы министрлыклар һәм ведомстволардагы белгечләр һәм хезмәткәрләр Зәңгәр күл, Боровое Матюшино бистәсе янында урман утыртуда катнашты. Урман утырту көне акциясе Татарстанның барлык районнарында узды. Алдан билгеләп куелган участокларда 18 майда 1 миллион 248 мең агач үсентесе утыртылды. Яңа барлыкка килгән урманнар мәйданы 268 гектар тәшкил итә. Акциядә исә барлыгы 15 мең кеше катнашты. Бөтенроссия Урман утырту көне кысаларында, яшел эстафетага кушылып, туган республикабыздагы экологияне яхшырту өчен татарстанлылыр шундый өлеш кертте.
Заказник белгечләре балаларга инспекторлар эше үзенчәлекләре турында сөйләде, заказник тормышы турында фильм күрсәтте. Укучылар җимлекләр ясау һәм ясалма оялар төзү буенча проектларын тәкъдим итте, мастер-класслар оештырылды. Иң яхшы дип табылган проектлар һәм эшләр авторларына «Зөя» заказнигы дипломнары тапшырылды.
«Зөя» заказнигы белгечләре үз алдына әнә шундый максат куя. Туган як табигате, аны саклау, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә балалар бакчалары тәрбиячеләре методик берләшмәсе киңәшмәсендә заказник белгече Р.Гайнетдинова сөйләде. Рольле уенда балалар экология куркынычсызлыгын өйрәнде һәм урманда янгын сюжетын уйнап карады.
Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбендә әнә шулай фикер йөртәләр. «Бәхетле очрак» интеллектуаль уенын мәктәп укучылары белән «Ашыт» табигый заказнигы дәүләт инспекторлары Л.Әхмәтова һәм Р.Әхмәтҗанов уйнады. Уен барышында алар Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, аның символлары, республика табигый заказникларының флора һәм фаунаны саклауда эшчәнлеге турында сөйләделәр.
"Спасский" Дәүләт табигый заказнигында елга каракошының оя коруын өйрәнү дәвам итә. 4 һәм 5 мартта аның территорияләрен өстәмә өйрәнү вакытында бөркетсыманнар отрядының әлеге вәкиленең яңа оялау урыннары табылды. Соры торнаның оялар колониясе дә тикшерелде.
Боларның барысы турында, шулай ук Россия һәм Татарстанның тыюлыклар системасы турында, «Спасский» ДТКЗ һәм «Түбән Кама» НП белгечләре Болгар шәһәре мәктәбе укучыларына сөйләделәр.
Федераль, республика күләмендә әһәмияткә ия булган автомагистральләр уза торган урман буйларында, кешеләр ял итәргә йөри торган урыннарда юлчыларга туктап ял итәр өчен урыннарны төзекләндерү ничек башкарылырга тиеш? Ял итү урыннары буенча үз проектларын министрлыкка барлык урманчылыклар да бирде. Проектларга таләпләр – кече формадагы архитектура урманның гармониясен һәм аурасын бозмаска, кабатланмаска һәм халык өчен уңайлы урында булырга, урманның токымнарына туры килергә тиеш.
2013 елгы язгы-җәйге сезонга барлык урманчылыкларда 135 ял итү урыны ясалачак.
Министр Наил Мәһдиев, аның урынбасарлары Харис Мусин һәм Рамил Мәхмүтов рәислегендә комиссия әгъзалары ведомствога караган учреждениеләрнең – 30 дәүләт казна учреждениесе-урманчылыклар, 23 «Урман» Дәүләт бюджет учреждениесе һәм Лубян урман-техник көллияте 2012 елдагы эшчәнлеген анализлады һәм һәр учреждение эшчәнлеге буенча аерым киңәшләр бирде.
Ведомствога караган учреждениеләр тиешле вакытта министрлыкка күрсәтелгән кисәтүләрне төзәтү планын бирергә тиеш.Кар катламы эреп бетүгә үк, республика урманчылыкларында урман хуҗалыгы эшләре башлана. Шул сәбәпле, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкче-урманчылар һәм министрлык хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә орлыклар, урман питомникларының сыйфаты, янгын куркынычы булган ел фасылына әзерлек һәм урманнарда ял итү урыннарын әзерләү турында фикер алышынды.
«Российская газета» журналисты белән «Свои в доску. Лесная отрасль ждет притока инвестиций» дигән әңгәмәсендә Николай Кротов болай диде: «Закон кысаларында Татарстан Республикасы кулланган бик матур схема бар. Анда Төркия инвесторлары үзенчәлекле икътисад зонасында эре завод төзиләр. Ә төрекләргә Хөкүмәтнең №419 «Урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестицион проектлар исемлеген төзү һәм раслау турында Нигезләмә» дигән постановлениесе буенча да, аукцион аша да бер гектар җир дә арендага бирелми. Ләкин Татарстан Республикасы Президенты миллион кубометрга якын кирәкле чимал күләмен регион территориясендә башкарылган урман хуҗалыгы чараларын башкару хисабына бирәчәкләрен гарантияли».