ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2013 ел
шимбә

Яшел Үзән шәһәре «Маяк» спорт комплексы  базасында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды.

Ир-атлар арасында 3 км, хатын-кызлар арасында 1 км арага ярышларда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы – яшь белгечләр Зәлия Миңнуллина, Рушания Камалова, Наил Мирсияпов һәм Тимур Галиев яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Кайбыч имәнлекләре «Тере урман» журналы геройлары булды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев статьясында имәнлекләрнең коруы, имән массивын саклау проблемалары, республикада бу агач токымына игътибар турында сөйләнә.  

Кайбыч имәнлекләре тормышы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Илгиз Хаффазовның ярты гасырлык эшчәнлеге үрелеп бара. Аның хезмәтенә «Мәңге сакларга» статьясы багышланган.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Урман хезмәткәрләренең бөтенроссия форумында түгәрәк өстәлләр эшләячәк: «Россиянең урман тармагы глобаль ресурс һәм бөтендөнья мирасы буларак», «Россиянең урман тармагы: прогнозлар, стратегияләр һәм үсеш программалары», «Россия урман комплексына дәүләт ярдәме: өстенлекле инвестицион проектлар, субсидияләр», «Россия урманнарының киләчәге: комплекслы чишелешләр», «Аренда мөнәсәбәтләренең проблемалары һәм перспективалары», «Тәрбия, белем бирү, фән – үсеш кораллары һәм векторлары. Урман фәненең перспектив юнәлешләре, БИО-2020 программасы, урман биотехнологияләре», «Урман беркайчан да күп булмый».

Форум дәвамында урман фондының халәте һәм ведомствога караган оешмалар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат урнаштырылган күргәзмә эшләячәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Европада иң эреләрдән исәпләнгән инновацион комплекс ябык тамыр системалы үсентеләр үстерә торган Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәген күрсәтәчәк.

Мәскәүдә «Крокус - Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында урман тармагы хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы башланды.

Форумда катнашу өчен 1,5 меңнән артык урман хезмәткәре: РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, урман сәнәгате комплексы, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Шулай ук форумда Дәүләт Думасы, Табигать ресурслары министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

Форумда Татарстан Республикасы делегациясен министр Наил Мәһдиев җитәкли.  РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович форумны ачып җибәрде: "РФ Хөкүмәте исеменнән Форумның ачылуы белән котлыйм. Урманнарны саклау буенча файдалы эштә җаныгызның бер өлешен биреп, көн саен куела торган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Яңа технологияләр барлыкка килү яңача якын килүне таләп итә – һәм фән, шул исәптән урман фәне дә, бер урында тормый. Бу күпчелек дәрәҗәдә урман утырту материалын җитештерүгә кагыла. Урманны янгыннан саклау хезмәтен матди-техник җиһазлауда да шактый алга китеш бар. Без киләчәктә дә матди-техник базаны ныгыту буенча эшчәнлек алып барырга планлаштырабыз... Узган елда Урман хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителде. Мин ассызыклыйм: бу программа – минимум. Без бергәләшеп тагын зуррак эшләр башкарачакбыз ".

Шулай ук РФ Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской да форумда катнашучыларны сәламләде. Ул урман секторында гаять зур потенциал туплануын әйтте: "Булган багажны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде С.Донской.

Саба урманчылыгындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә технологик җиһазлар китерүче Швециянең BCC AB компаниясенең урман питомниклары буенча өлкән киңәшчесе Стеллан Карлссон үзәк белгечләре өчен лекцияләр һәм семинарлар циклын укыды. Үзәкнең уку классларында оештырылган дәресләрдә орлыкларны сыйфатлы итеп утырту, сертификацияләү һәм ябык тамыр системалы үсентеләрне үстерү буенча эшләр комплексының башка аспектлары каралды.

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән комиссия әгъзалары  Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең лицензия бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Павлов һәм Идел буе федераль университеты гомуми экология кафедрасы җитәкчесе Т.Рогова чыгышларын тыңлаганнан соң, тикшерелә торган сораулар буенча карар чыгарды.


26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Рlanetpics.ru  сайтында турыдан-туры эфирда актуаль темалар буенча форумда катнашучылар гына түгел, урманны төрле яклап белүчеләр – блогерлар, фотографлар да фикер алышачак. Ике ай ярымга якын  вакыт эчендә Planetpics.ru ресурсының аерым битендә темага кагылышлы видео һәм статьялар куелачак, бәйгеләр оештырылачак, актуаль мәсьәләр буенча фикер алышу һәм башкалар булачак. Проект азагында урман темасына иң кызыклы дип табылган фәнни тикшеренү эше өчен 30 000 сумлык грант биреләчәк.  


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

27 февральдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән урман секторы хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы узачак

Форум кысаларында «Россия урман секторы киләчәге: федераль һәм региональ перспективалар» темасына пленар утырыш була. Утырышта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович, Дәүләт Думасы, Табигать ресурслары министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы, регионнардан, урман сәнәгате комплексы, фән һәм җәмәгать оешмаларыннан делегатлар катнашачак. 

Заказник хезмәткәрләре кышлаучы кошлар, аларга ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләделәр, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Әлеге очрашулар балаларда зур кызыксыну уятты, алар урман хуҗалыгы белгечләре һәм экологлар белән кабат очрашырга теләк белдерде.


18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев «Татарстан Республикасы территориясендә урман файдалану өлкәсендә җинаятьләр һәм хокук бозуларны кисәтү чаралары турында» киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Казан табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры О.Дәминов, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры И.Гыйльметдинов катнашты.  Прокурорлар чыгышларында дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыкларда урман фондын саклау, яклау, урман контролен гамәлгә ашыруга бәя бирде.  Казан табигатьне саклау прокуратурасы күзәтүе астында оештырылган тикшерүләр вакытында арендаторлар закон буенча куелган бурычларны үтәргә мәҗбүр ителде. Урманнарда ягын куркынычсызлыгына һәм санитария халәтенә аеруча игътибар бирелде.      

Киңәшмәдә әйтелгән кисәтүләр урманчылыкларның 2012 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаганда исәпкә алыначак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International